-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яшьлек
5 декабрь 2025, 09:37

“Максатым — чын ир-егет булу!”

Иглин районыннан Арслан Сафин киләчәккә зур планнар белән яши.

“Максатым — чын ир-егет булу!”
“Максатым — чын ир-егет булу!”
2026 елда Башкортстанда “Яшьләр һәм балалар” гомум­дәүләт проекты буенча тагын сигез урта һөнәри белем бирү кластеры ачылачак. Тиешле килешүләр имзаланган инде, дип хәбәр иттеләр республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгында.

– 2022 елдан Башкортстан “Профессионалитет” проектын башлап җибәрүчеләрнең берсе булды. Агымдагы елның март-апрель айларында Русиянең Мәгариф министрлыгы үткәргән конкурс сайлап алу нәтиҗәләре буенча 2026 елда безнең төбәктә тагын сигез урта һөнәри белем бирү кластеры булдыру турында карар кабул ителде. Проект колледжлар инфраструктурасын яңартуны, заманча укыту-җитештерү базасын оештыруны һәм эш бирүчеләрнең ихтыяҗларына туры китереп һәм киләчәктә чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыру гарантиясе белән кадрлар әзерләүнең нәтиҗәле системасын төзүне күз уңында тота, – дип ассызыклады мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин.
Яңа кластерларда ягулык-энергетика комплексы, төзелеш һәм тау чыгару тармаклары, авыл хуҗалыгы һәм машина төзелеше өчен белгечләр әзерләячәкләр. Чыгарылыш укучылары республиканың 50 предприятиесендә эшкә урнаша алачак.
“Яшьләр һәм балалар” гомумдәүләт проекты яшьләрнең талантларын үстерү һәм үз-үзләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр булдыруга юнәлтелгән. Гомумдәүләт проекты үзәгендә – мәктәпләр төзү һәм ремонтлау, педагогларның квалификациясен күтәрү, укытуның яңа методикаларын һәм уңайлы шартлар булдыру. Проект, шулай ук, дөнья дәрәҗәсендәге кампуслар челтәрен үстерүне һәм “Приоритет 2030” программасы буенча югары уку йортларына ярдәм итүне күздә тота. Яңартылган гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир Путин карары нигезендә шушы ел башыннан гамәлгә ашырыла.

Нәрсә ул бәхет? Сәламәт гаиләң, балаларыңның уңышын күрү, яраткан эшең булу, парлы тормыш кичерү, дип әйтер күпләр. Әлбәттә, болар барысы да дөрес. Әмма бу сүзләр урта яшькә җиткән кешеләргә хас. Ә үсмерләр, яшьләр өчен бәхет нидә? “Минем өчен бәхет – яхшы уку, башкаларга ярдәм итү, киләчәктә үзеңә ошаган һөнәр алу һәм үз аягымда нык басып торучы шәхес булу”, – дип җаваплады бу сорауга Иглин районы үзәгендә яшәүче Арслан Сафин.

Беркемгә дә сер түгел, бүген яшьләр тизрәк акча эшләү, карьера төзү, үзаллы җитеш тормыш турында хыяллана. Әлеге үзенчәлек – заман таләбе. Әгәр дә баланың тизрәк үзаллы тормышка чыгып, шәхес булып формалашасы килә икән, аңа ярдәм итәргә генә кирәк.
Арслан Сафин 2010 елда Уфа шәһәрендә туган. 2012 елда гаилә Иглин районына күченә һәм әле шунда яши. Арслан кечкенәдән бик ярдәмчел, акыллы, тырыш, максатчан булып үсә.
– Арслан – минем өчен ярдәмче дә, киңәшче дә. Кечкенә чагыннан энесе Динисламны тәрбияләште, өй эшләрендә ярдәм итте. Мин Уфадагы дәваханәгә эшкә йөргәндә картәнисенә дә ярдәмче булды ул. Менә шулай ике малай бер-берсенең кадерен белеп, бердәм булып үсәләр, – дип сүзен башлады Арсланның әнисе Резеда ханым.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, ди халык. Бу әйтем Арсланга да туры килә. Малай кечкенәдән әнисен төрле уңышлары белән сөендерә. Бик яхшы укый ул, музыка мәктәбен баян классы буенча тәмамлый. Заманча биюләр белән шөгыльләнә, ә соңрак Иглин район Мәдәният сараена “Мирас” Уфа җыр һәм бию ансамбле солисты Әнфәр Әсхәт улы килгәч, Арслан халык биюләрен дә үз итә. Шушы кызыксынуы аны сәхнәгә дә алып чыга.
Әмма малайга иҗат эше генә аз сыман тоела һәм ул үзен спортта да сынап карый: 3нче сыйныфта укыганда атказанган тренер Виктор Семенов кул астында дзюдо белән шөгыльләнә башлый, район һәм республика ярышларында призлы урыннар яулый.
– Берничә ел элек гитара белән дә кызыксына башладым. Буш вакытым булган саен аны кулыма алып, моңланып утырырга яратам, – дип сүзгә кушылды Арслан.

Болардан тыш, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша егет. Иглинда озак еллар инде Волонтерлар штабы эшләп килә. Анда Арслан маскировка челтәрләрен үрергә өйрәнә. 2024 елдан Юнармия хәрәкәтенә йөри. Бәйрәм чаралары вакытында обелискларга чәчәкләр салуда да, төрле район чараларында да даими катнаша ул. Шул ук вакытта СВОда катнашучыларның гаиләләренә дә ярдәм итәргә вакыт таба. Әлеге вакытта егет баскетбол белән дә мавыга.
– 9нчы сыйныфны тәмамлагач, медицина өлкәсе яисә хокук саклау органнары буенча һөнәр үзләштерәсем килә. Максатым – тизрәк һөнәрле булып, эшли башлау. Соңрак инде читтән торып укып эшлисем килә. Мин янәшәмдә яшәүче картәнием, әнием һәм энем өчен үземне бурычлы тоям. Аларны саклар, яклар өчен мин барлык яклап та көчле булырга тиеш. Һәм мин, һичшиксез, моңа ирешәчәкмен, – ди егет.
Әнисе дә улының мондый теләкләрен хуплый.
– Элек мин улыма һәрвакыт, тормышта иң мөһиме – “гаилә”, дип әйтә идем. Ә хәзер “гаилә тормышы” дип кабатлыйм, чөнки гаиләнең иминлеге дә, сәламәтлеге дә ирләр кулында. Ә хатын-кыз җәмәгате булдырган дөньяны саклаучы, аны үстерүче генә. Моның өчен гаиләдәге һәркемгә терәк булырга, уңай хис-кичерешләр белән яшәргә кирәк. Якыннарыңны кирәк чакта кочагыңа алу да, җылы сүз белән тынычландыру да – ир-егетнең күркәм сыйфатлары. Әлегә үзең яшәгән, ә соңрак үзең төзегән гаиләңне һәрвакыт кайгыртырга һәм сакларга кирәк. Шул ук вакытта туганнарыңа, дусларыңа да терәк булу мөһим. Менә шундый ир-егет тәрбияли алсам, ана бурычын намус белән үтәгәнмен дип исәпли алачакмын, – ди Резеда.
Зур-зур максатлар, күңел тулы хыяллар һәм үз-үзеңә ышаныч. Нәкъ шушы сыйфатлар бизи яшь егетне. Арсланның көчле характеры аларның гамәлгә ашарына шик калдырмый. Алга атла, курыкма, Арслан! Син барысын да булдырасың!

Шул ук вакытта...

Урта һөнәри белем алуга кызыксыну арта

Агымдагы елда Башкортстан урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә бюджет урыннарына иң күп гариза бирелгән төбәкләр арасына керде, дип хәбәр итте илнең мәгариф министры Сергей Кравцов. Шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар һәм Пермь крае, Төмән, Мәскәү һәм Новосибирск өлкәләре лидерлар исәбендә.
Вице-премьер Дмитрий Чернышенко сүзләренчә, эшче һөнәрләрне үзләштерү абитуриентларны күбрәк җәлеп итә, чөнки ссузларны тәмамлау­чыларга эш бирүчеләрнең ихтыяҗы зур.
“Быел бирелгән гаризалар саны, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 800 меңгә арткан. Бу – безне Президент Владимир Путин куйган максатка ирешүгә якынайта торган мөһим нәтиҗә. Бурыч – 2028 елга 1 миллион белгеч һәм квалификацияле эшче әзерләү”, – дип билгеләде министр.
Өченче ел рәттән Русия колледжларына кабул итү 1,2 миллион кеше тәшкил итә. Алты ел элек бу күрсәткеч 990 мең булган. Сергей Кравцов фикеренчә, урта һөнәри белемгә кызыксыну арту яшьләр арасында эшче һөнәрләренә ихтыяҗ зур булуын күрсәтә.
– Урта һөнәри белем алучы һәр студент – илебезнең төп тармакларын ныгытачак профессионал. Урта һөнәри белем бирү системасы бүген белем генә түгел, ә кирәкле күнекмәләр, стратегик мөһим тармакларда һөнәри үсеш өчен мөмкинлекләр бирә, – диде ул.
Абитуриентлар арасында иң популяр белгечлекләр: мәгълүмати системалар һәм программалаштыру (136 мең гариза бирелгән), шәфкать туташы эше (104 мең), юриспруденция (80 мең), туризм һәм кунакчыллык (58 мең), дәвалау эше (55 мең). Шулай ук популярлар арасында икътисад һәм бухгалтерлык исәбе, транспортка техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт, башлангыч сыйныфларда укыту, хокук саклау эшчәнлеге һәм башкалар бар.

Гөлия Гәрәева.

 

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас