Һәр дәүләт тулы гаиләләре белән көчле. Чыннан да, нинди генә халыкны алма, тәү чиратта, аларның гореф-гадәтләренә, теленә, мәдәниятенә, этник үзенчәлегенә игътибар итәбез. Әлеге үзенчәлекләр сакланганда гына дәүләтнең тулы, кызыклы тормыш белән яшәве турында сүз йөртергә була. Әлбәттә, боларның барысын да саклап калу киң кырлы караш таләп итә. Әмма, ничек кенә булмасын, дәүләтнең чын йөзен анда яшәгән кешеләр, бала тәрбияләүче ата-аналар, күркәм гаиләләр билгели.
Ун ел эчендә Башкортстанда күпбалалы гаиләләр саны өчтән бер өлешкә диярлек арткан: 46 меңнән 59 меңгә кадәр. Республикада һәр сигезенче гаилә — күпбалалы! Бу күрсәткеч буенча төбәк Идел буе федераль округында лидер булып тора һәм Русиядә җиденче урынны били. Социаль фондның республика идарәсе мәгълүматларына караганда, беренче сабыйларын әниләр ешрак 25 яшендә дөньяга китерә, икенче һәм өченче балаларны 30-35 яшьлек хатын-кызлар тудыра.
Шуны да билгеләргә кирәк, әлеге фикер киң таралуга карамастан, күпбалалы гаиләләрнең күбесе аз керемле түгел. Элек-электән Башкортстанда һәрвакыт гаиләләр зур булган. Һәм әлеге категориягә караган балаларның әти-әниләре дә күпбалалы гаиләдә тәрбияләнгән.
Күптән түгел, республикада яшәүче күпбалалы ана унынчы баласын тудырды. Яңа ел алдыннан Сәламәтлек саклау министрлыгында Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә Калтасы районында яшәүче Эвелина Бикмурзинаның унынчы баласын тудыруы турында сөйләделәр. Унынчы бала табу, табиблар сүзләренчә, медицина персоналы тарафыннан аерым игътибар таләп итә, чөнки катлауланулар куркынычы арта. Бәхеткә каршы, сабыйның дөньяга килүе уңышлы узды.
— 3300 грамм авырлыктагы малай исән-сау туды. Дүртенче тәүлеккә инде әни белән сабый өенә кайтты, анда аларны зур гаиләләре түземсезләнеп көтә иде. Бикмурзиннарны бу искиткеч вакыйга белән котлыйбыз! — дип язды социаль челтәрләрдә табиблар.
Бикмурзиннар гаиләсендә инде җиде кыз һәм өч малай тәрбияләнә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, узган ел башында никахлашучылар саны, 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 27,8 процентка арткан. Гыйнвар-февраль айларында 2760 пар рәсми рәвештә мөнәсәбәтләрен теркәгән. Аерылышуларның исә сизелерлек кимүе күзәтелә: аерылышучылар саны 36 процентка кимегән. 2025 елның беренче ике аенда Башкортстанда 1761 гаилә таркалган. Мондый тенденция төбәктә генә түгел, тулаем ил буенча да күзәтелә. Никахлар саны 15 процентка арткан, ә аерылышулар саны 26,8 процентка кимегән.
Республикада һәрвакыт гаиләләргә ярдәм итүгә зур игътибар бирелде. Бу юнәлештә эшне көчәйтү өчен, 2018 елда төбәк Хезмәт министрлыгының атамасын Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы итеп үзгәрттеләр. Гаилә кыйммәтләрен ныгыту, туучыларга ярдәм итү, гаиләләрнең иминлеген тәэмин итү буенча эшчәнлек активлашты. Шул ук 2018 елда Башкортстанда “Гаилә” республика үзәкләре ачылды. Монда ата-аналар һәм аларның балалары юлыккан төрле тормыш хәлләрен җиңәргә ярдәм итәләр: “Бу — көнкүреш проблемаларын, гаилә конфликтларын хәл итү, психологик һәм юридик ярдәм. Үзәкләр базасында төзелеш инструментларын һәм техникасын прокатка бирү пунктлары эшли. Авыр тормыш хәлендә булган гаиләләр бушлай арендага алала. Моның өчен яшәү урыны буенча “Гаилә” үзәгенә мөрәҗәгать итәргә генә кирәк.
Хәзерге вакытта республикада балалы гаиләләр өчен 40тан күбрәк ярдәм чарасы гамәлдә. 2024 елдан күпбалалы гаиләләрнең баланы түләүле мәктәптә, колледжда, югары уку йортында укыту бәясен 50 процентка кадәр (әмма 30 мең сумнан артык түгел) каплау мөмкинлеге барлыкка килде. “Күпбалалы гаиләләрдәге балалар өчен укуга ташламалар турында мөһим закон кабул ителде, — дип язды социаль челтәрләрдәге үзенең битендә Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. – Бу социаль ярдәм чарасы түгел, ә аз санлы демографик чараларның берсе (биредә керемнәр исәпкә алынмый). Һәм нәкъ менә үз балаларына ничек кенә булса да белем бирергә омтылучы ата-аналар (ә балалар күбрәк булган саен, гаилә бюджетына йөкләнеш тә арта) зур ярдәм алачак! Чөнки бала тууга җаваплы караган күп кешеләр өчен нәкъ менә баланың киләчәген тәэмин итү мөмкинлеге төп роль уйный”.
Узган елдан күпбалалы гаиләләр дәүләт музейларына, мәдәният һәм ял паркларына, күргәзмәләргә бушлай йөри ала. 2024 елның 1 сентябреннән күпбалалы гаиләләрдәге укучылар шәһәр транспортыннан — автобуслардан, троллейбуслардан, трамвайлардан бушлай файдалана ала. Ташлама гаиләнең финанс хәленә бәйсез рәвештә бирелә һәм мохтаҗлыкны бәяләүне таләп итми. Сүз уңаеннан, күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәткәндә мохтаҗлык критерийлары акрынлап бетереләчәк.
Узган елның тагын бер мөһим яңалыгы — өч һәм аннан да күбрәк баласы булганнарга күпбалалы гаилә статусы вакыты чикләнмичә беркетелә, социаль ярдәм чараларының күбесе өч баланың өлкәне балигъ булганчы күрсәтелә.
— Балалар үскәч тә, гаилә күпбалалы булудан туктамый, — ди министр Ленара Иванова. — Югары уку йортында яки колледжда көндезге укуын дәвам итсәләр, гаиләләргә ярдәмнең күп кенә финанс чаралары 23 яшькә җиткәнче мөмкин. Мәсәлән, баланы колледжда укыту бәясенең өлешчә компенсациясен, балага айлык пособиене, дүрт һәм аннан да күбрәк бала өчен түләүне, коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә акчалата компенсацияне, салым ташламаларын алырга, өстенлекле тәртиптә социаль контракт төзергә һәм башка федераль һәм төбәк чаралары күрелергә мөмкин. Ягъни балигъ булган, әмма укуын дәвам итүче балалар түләүләр билгеләгәндә һәм ташламалар билгеләгәндә гаилә составына керә. Элек бу законнарда каралмаган иде.
Республикада күпбалалы гаиләләргә дәүләт кенә түгел, бизнес та ярдәм итә. Эшкуарлар балалы гаиләләргә үз товарларына һәм хезмәтләренә ташламалар ясый. Актуаль тәкъдимнәрне Башкортстанның гаилә порталында “Интерактив ташламалар картасында” карарга мөмкин – www.семьярб.рф. Бүгенге көндә биредә 5 проценттан 100 процентка кадәр ташламалар тәкъдим итүче 900дән артык оешма бар.
19 декабрьдә Русия Президенты Владимир Путин “Туры линия”дә халык белән аралашты. Ил башлыгы анда гаиләләр иминлеге турында җентекләп сөйләде. “Бала туу белән гаилә үзенең матди иминлеге кимүен тоярга тиеш түгел”, — диде ул. Әлеге сүзләр гаиләнең керемен арттыру, бушлай белем алу һәм башка юнәлешләрдәге эшчәнлекне үстерүне күздә тота.
Чыннан да, һәр бала үз ризыгы белән туа, дип әйтү хәзер бик урынлы. Яңа туган елда республикада яшәүче гаиләләр имин, балаларыбыз сау-сәламәт булсын!
Гөлия Гәрәева.