-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яшьлек
25 гыйнвар , 18:46

Сезгә зур өметләр баглыйбыз!

25 гыйнвар – Русия студентлары көне

Сезгә зур өметләр баглыйбыз!
Сезгә зур өметләр баглыйбыз!
Календарьда билгеләнгән тагын бер матур көнгә якынлашабыз. Ул да булса – Студентлар көне. Яңа ел бәйрәмнәре узгач, яшьләр бу көнне түземсезләнеп көтә башлый. Шулай булмый ни? Төннәр буе имтиханнарга әзерләнгән вакытлар артта калды. Алда аларны күңелле каникуллар көтә. Ягъни тагын ярты елга якын вакытны борчылмый үткәрергә мөмкин.

25 гыйнвар өлкәннәр өчен дә истәлекле көн, дип әйтү хата булмас. Йә, кайсыгыз бу көнне телгә алган саен яшьлек елларын исенә төшерми? Тулай торакның кечкенә бүлмәсе уртасына өстәл корасың. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң әти-әни биреп җибәргән акча чамалы гына калган. Шуңа да кемдә нинди тәм-том бар, шуны күтәреп керә. Алдагы көннәргә каникулларга авылга кайту өчен автобуска билет алдан ук алып куелган, имтиханнар тапшырылган, күңелдә яшьлек дәрте дөрли! Эх, бер-ике сәгатькә генә булса да шул елларга кайтып килеп булса икән!
1755 елның 25 гыйнварында патшабикә Елизавета Петровна Мәскәү университетын оештыру турындагы указга кул куя. Шушы вакыттан “Татьяна көне” студентларның рәсми булмаган бәйрәменә әверелә. 1850 елда император Николай I бу көнне империянең югары уку йортларындагы барлык студентлар өчен бәйрәм итеп билгеләргә боерык чыгара. Ә 2005 елда Президент Указы белән 25 гыйнвар рәсми рәвештә “Русия студентлары көне” буларак игълан ителде.
Башкортстанда соңгы берничә елда мәгарифне, фәнне үстерүгә аеруча зур игътибар бирелә. Әлбәттә, бу яшьләрнең күбрәк республика вузларын сайлавын, ә соңрак үзебездә эшкә калуын да үстерде. Мәсәлән, былтыр Башкортстан югары уку йортлары абитуриентларның моңарчы күрелмәгән зур агымы белән очрашты. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең телеграм-каналында да сөйләде. Кабул итү комиссияләре мәгълүматлары буенча, тапшырылган гаризалар саны 206584кә җитте – бу, 2024 ел күрсәткече белән чагыштырганда, 25 процентка күбрәк.

Шул ук вакытта, республика Мәгариф министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2025 елда тугызынчы сыйныфны тәмамлаган 51,9 мең укучының 66 проценты яки 33,9 меңе һөнәр үзләштерү өчен мәктәптән киткән. Башкортстан – колледж студентлары саны буенча ил төбәкләре арасында лидер. Хәзер урта махсус белемне 119 мең кеше ала. Кадрлар әзерләү 177 белгечлек һәм 88 эшче һөнәр буенча алып барыла.
Башкортстан Башлыгы күп тапкыр колледжларга мөһим дәүләт бурычы йөкләтелгәнлеген ассызыклады: көндәшлеккә сәләтле, компетентлы һәм квалификацияле кадрлар әзерләү.
Республиканың югары уку йортлары турында гына түгел, ил вузлары турында сүз йөрткәндә дә белгечләр еш кына Уфада төзелгән вузара кампусны телгә ала. Кампус Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча “Фән һәм университетлар” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелә. Кампус проекты – 4 мең кешегә исәпләнгән торак бүлмәләре, укыту-фәнни комплексы, лабораторияләре, эшлекле зоналары, кибетләре, уңайлы скверлары һәм башка уңайлы шәһәр мохите объектлары булган 146 мең квадрат метр студентлар киңлеге ул. Республиканың милли символы – курай чәчәге рәвешендәге җиде биек манара шәһәр панорамасын бизәп кенә калмыйча, Уфаның фәнни-мәгариф киләчәге үзәгенә дә әвереләчәк. Биредә яман шешкә каршы дарулар эшләнүен һәм имплантлар ясалуын күрергә, нанотехнологияләр дөньясына чумарга, роботлар белән идарә итәргә, робот теккән акыллы киемнәрне күрергә һәм республикабызның әйдәп баручы яшь галимнәре белән танышырга мөмкин. Гомумән, вузара кампус – чын-чынлап республиканың визит карточкасы, аның горурлыгы ул.
Чыннан да, кыска вакыт эчендә кампус фән һәм инновацияләр үзәгенә әверелде: лабораторияләр, геном үзәге һәм “Школа 21+” ачылды. Әйтергә кирәк, әлеге төзелеш җитәкчелекнең даими контролендә.

– Уфада вузара кампус төзелеше график буенча бара, – дип хәбәр итте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров. – Эшләр актив алып барыла: төзүчеләр аена уртача ике кат сала. Февральгә кадәр стилобатны формалаштыруны төгәлләргә ниятлибез, аннары башняларга игътибарны юнәлтәчәкбез – алар бездә җиде.
Премьер-министр ассызыклавынча, кампус инде фән һәм индустрияне җәлеп итү үзәгенә әверелгән. Хәзер биредә 36 резидент эшли, алар арасында биш югары уку йорты, Русия Фәннәр академиясе һәм 28 компания бар. Кампуста 30 лаборатория, 11 инновацион киңлек һәм җиде партнерлык үзәге ачылган. Шулай ук геном үзәге, ясалма интеллект һәм биотехнологияләр буенча треклар белән “Школа 21+” эшли башлады.

– Иң мөһиме – без төзегән диварлар түгел, ә талантлы кешеләрнең биредә проектларны гамәлгә ашыру һәм нәтиҗәне шунда ук күрү мөмкинлеге алуы. Бу кадрлар төбәкнең һәм илнең технологик суверенитеты үсүенә турыдан-туры өлеш кертәчәк. Лаборатория базасын һәм партнерлыкны алга таба да үстерәчәкбез, – дип ассызыклады Андрей Назаров.
Бүген республикада филиаллар белән бергә 27 югары уку йорты эшли. Республика – илгә бик күп нефть, газ, ИТ, медицина, педагогика һәм тагын бик күп юнәлешләр буенча белгечләр үстерүче төбәк. Биредә бүген укучы студентлар уку йортлары турында нинди фикердә соң?
Уфа фән һәм технологияләр университеты турында түбәндәге фикер яңгырады.

“Сыйфатлы белем алырга теләүчеләр өчен бик яхшы сайлау. Биредә югары квалификацияле укытучылар эшли, заманча лабораторияләр һәм җайланмалар бар. Университетның инфраструктурасы югары дәрәҗәдә, студентлар шәһәрчеге уңайлы тормыш һәм уку өчен кирәкле бөтен нәрсәне тәкъдим итә. Университет предприятиеләр һәм оешмалар белән актив хезмәттәшлек итә. Бу студентларга стажировка, практика һәм укуны тәмамлаганнан соң эшкә урнашу мөмкинлеген тәэмин итә”, – дип яза “Яндекс. Картта” һәм “2ГИС” та Руслан.
Башкорт дәүләт медицина университеты – медицина һәм фармацевтика фәне флагманы. Аның турында “2ГИС”та түбәндәге фикерләр урын алган.
“Югары уку йортлары арасыннан моннан да яхшыракны таба алмыйм. Мин – БДМУ студенты! Һәм моның белән бик горурланам”, – дип язган Диана.
“Интерьер бик матур, ремонт күптән түгел генә ясалды, барысы да бик яхшы! Биредә паралар, лекцияләр уза. Барысы да уңайлы, кыш көне корпуста җылы”, – дип билгели шунда ук Разалина.
Уфа дәүләт нефть техник университеты – илнең нефть-газ тармагында махсуслашкан әйдәп баручы техник университет. Ул төбәкнең терәк югары уку йорты статусына ия. “Яндекс. Карта”да аның турында менә ничек язалар.

“Бик яхшы университет. Тау-нефть факультеты укытучыларына һәм җи
тәкчелегенә, геология һәм геофизика бүлегенә зур рәхмәт. Белгечлек буенча эшлим һәм университетта алган барлык белемнәрем миңа бик кирәк булды”, – дип рәхмәт белдерә Елена.
Башкорт дәүләт аграр университеты – Русиянең алдынгы аграр югары уку йортларының берсе. Сайтта күрсәтелгәнчә, аның танылган фәнни мәктәпләре, кече инновацион предприятиеләре, заманча матди-техник, технологик, инновацион һәм мәгълүмати базасы бар. “2ГИС”та аның турында да бик күп яхшы фикерләр күрергә мөмкин.
“Чын мәгънәсендә уңайлы университет! Тыштан да, эчтән дә матур. Идәннәр һәрвакыт буялган, бөтен җирдә чисталык. Кышкы бакча, музей, автомобиль-экспонатлар бар. Монда һәрвакыт дустанә мохит тантана итә, укырга, эшләргә уңайлы. Профком яхшы. Һәм иң мөһиме, биредә студентлар хәвефсезлегенә элек-электән зур игътибар бирәләр. Вуз бинасына һәм территориясенә керү рөхсәт буенча гына”, – дигән Тамара.
Башкортстанның югары уку йортлары турында бик күп язарга, уңай фикерләр ишетергә мөмкин. Чыннан да, яшьләрнең сыйфатлы белем алуын, аларның тормышта үз урынын табуын һәм яшьлекләренең күңелле узуын тәэмин итүгә бездә зур игътибар бирелә. Берничә елга гына сузылган студент тормышы мөмкин кадәр кызыклы, файдалы узсын, хөрмәтле студентларыбыз! Киләчәктә кулларыгызга диплом алып, республика һәм ил киләчәге өчен файдалы эшләрегез белән танылырсыз, дигән өметләр баглыйбыз сезгә!

Гөлия Гәрәева.
Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас