Республикада югары уку йортларына керү тәртибе үзгәрде. Яңалыклар максатчан укытуга, колледж тәмамлаучыларны кабул итүгә һәм документлар тапшыру ысулларына кагыла.
Хәзер һәр максатчан урын конкрет кадрлар заказчысына беркетеләчәк. Шартнамәдә һәм кабул итү турындагы приказда мәҗбүри рәвештә белем бирү программасын һәм укыту формасын күрсәтәчәкләр. Әгәр заказчы бөтен бүлеп бирелгән квотаны кулланмаса, бакалавриат программалары буенча буш урыннар аерым конкурска күчәчәк, ә магистратурада — гомум бюджет конкурсына.
Колледжны тәмамлаучылар югары уку йортларына БДИсыз керә алачак, ләкин сайланган белгечлек урта һөнәри белем профиленә туры килсә генә. Бу очракта аларга югары уку йортының эчке керү сынауларын тапшырырга туры киләчәк, шул исәптән урыс теленнән мәҗбүри имтиханны да. Уку юнәлеше үзгәргәндә БДИ нәтиҗәләре мәҗбүри булачак.
Документларны тапшыру ысуллары саны да кимеде. Хәзер абитуриентлар аларны дәүләт хезмәтләре порталындагы «Онлайн югары уку йортына керү» сервисы аша, шәхсән кабул итү комиссиясенә яки почта аша заказлы хат аша гына җибәрә алачак. Университетларның үз сайтлары аша кабул итү гамәлдән чыгарылды.
Тагын бер яңалык Белоруссиядә Үзәкләштерелгән тест тапшырган Русия гражданнарына кагыла. Алар Русия вузларына аның нәтиҗәләре буенча БДИ тапшырмыйча гына керү хокукын алды.
Фото: bashinform.ru