Башкортстан Башлыгы катнашучыларны узган Русия студентлары көне белән котлады һәм «Башкортстан иреклесе» мактау билгеләрен тапшырды.
– Безнең яшьләр – иң яхшы, талантлы, матур яшьләр, – диде Радий Хәбиров. - Хәзер без - өлкәннәр, Башкортстанны үстерәбез, әмма безнең төп бурыч - республиканы сезгә тапшыру, сез яшәсен, төзесен һәм идарә итсен өчен. Без сезгә ышанабыз.
Республика Башлыгы төбәктән читтә белем алучы студентларны да сәламләде һәм Башкортстанда аларны һәрвакыт көтеп торуларын ассызыклады.
– Кайда гына укысагыз да, кая гына китсәгез дә, сез барыбер безнеке, Башкортстанныкы, - диде Радий Хәбиров. - Сезнең өчен монда һәрвакыт эш, мөмкинлекләр һәм перспективалар бар.
Төбәк җитәкчесе Башкортстаннан читтә белем алучы яшьләргә ярдәм итүнең яңа чаралары турында хәбәр итте. Якын киләчәктә республикада кадрлар стажировкасы үзәге ачарга планлаштыралар. Моннан тыш, Башкортстан Башлыгы грантлары фондында яшьләр стартапларын һәм башлангычларын гамәлгә ашыру өчен акча бүлү каралган.
Радий Хәбиров шулай ук «Из Башкортостана с любовью» проектының дәвамы турында сөйләде. Исегезгә төшерәбез, бу башлангыч кысаларында төбәк халкы балаларга Мәскәүгә җылы киемнәр һәм сыйлар тапшыра ала.
"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa
Фото: glavarb.ru