Исегезгә төшерәбез: фаҗига вакытында алты кеше зыян күрде – полиция хезмәткәре, дүрт чит ил студенты, шулай ук кулга алынганда һөҗүмче үзе. Барысында да төрле дәрәҗәдәге пычак җәрәхәтләре. Дәваханәдә биш кеше ята, аларга кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә.
Радий Хәбиров вакыйга хәл-шартлары белән танышты, студентларның сорауларына җавап бирде һәм республикада мәгариф учреждениеләрен саклауны көчәйтү буенча өстәмә чаралар күрелүен билгеләп үтте.
- Мин сезнең белән әлеге вакыйга турында ачыктан-ачык сөйләшергә килдем. Безгә моның ни сәбәпле килеп чыкканын һәм мондый хәл беркайчан да кабатланмасын өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңлау мөһим. Бу вәзгыять өчен гафу үтенәм. Бу очрак – безнең республикага хас булмаган бердәнбер очрак. Моны эшләгән егет тә кызганыч. Чукрак-телсез әнисе һәм әбисе белән яшәгән, мәктәптә укыган, нәрсәгәдер ирешергә тырышкан, ләкин менә шулай үз язмышын харап итте. Аны бу җинаятькә этәргән нәрсәнең сәбәбен һәм кем икәнен тикшерәбез, - диде Башкортстан Башлыгы. – Бүгеннән кичке һәм төнге вакытта бу территориядә полиция хезмәткәрләре ныклап патрульлек итәчәк. Барлык зыян күрүчеләргә тиешле ярдәмне күрсәтүне дәвам итәчәкбез. Кирәк икән - өйләренә кайтып килү мөмкинлеген тәэмин итәрбез. Барлык чыгымнарны без үз өстебезгә алабыз. Һөҗүмне кире кагуда батырлык күрсәткән студентларга дәүләт бүләкләре тапшыру турында килештек.
Очрашу азагында Радий Хәбиров уку аудиторияләрен, көнкүреш бүлмәләрен карап чыкты һәм студентларга яхшы укуларын теләде.
Фото: bashinform.ru