-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яшьлек
17 февраль , 16:00

"ТрудКрут" яшьләрне бер мәйданга җыйды

"Шундый актив булып калыгыз", - диде, чарада катнашучыларны сәламләп, Русия студентлар берлегенең Башкортстан төбәк бүлеге идарәсе рәисе Ирина Сухарева.

"ТрудКрут" яшьләрне бер мәйданга җыйды
"ТрудКрут" яшьләрне бер мәйданга җыйды

Бүген «Торатау» Конгресс-холлы мәйданчыгына бөтен төбәктән мәктәп укучылары, студентлар, чыгарылыш сыйныф укучылары һәм яшь белгечләр җыелды. Форумда катнашучылар, һөнәри юнәлеш алудан тыш,, эшкә урнашу мөмкинлеге дә алды: төбәкнең әйдәп баручы предприятиеләре биредә үзләренә хезмәткәрләр эзләде һәм эш вариантларын тәкъдим итте.

Чара Студентлар отрядлары көненә – Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә куелган дәүләт бәйрәменә багышланган иде. Форум яшьләрнең профессиональ навигациясе өчен универсаль мәйданчык булды.

Чара программасында кунаклар, шулай ук, студент отрядлары презентацияләрен, чакырылган экспертлар белән белем бирү лекториен, гамәли юнәлешле осталык дәресләрен, шулай ук Башкортстанның әйдәп баручы эш бирүчеләре һәм мәгариф оешмалары җәелдергән күләмле күргәзмәне карады.

Автор фотосы.

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас