-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яшьлек
27 февраль , 10:10

Җиңен сызганган белгечләр һәркайда кирәк!

Премьер-министр Андрей Назаров Хөкүмәтнең чираттагы утырышын үткәрде. Ул Башкортстанның “Һөнәре буенча иң яхшысы” Бөтенрусия һөнәри осталык конкурсында катнашуның әһәмиятен ассызыклады. Әйткәндәй, республика хезмәт базарындагы вакансияләрнең 69 проценттан артыгы эшче белгечлекләргә туры килә.

Җиңен сызганган белгечләр һәркайда кирәк!
Җиңен сызганган белгечләр һәркайда кирәк!

– Якындагы 7 елга кадрлар ихтыяҗы фаразы буенча, иң кирәклеләре электромеханикларга һәм монтерларга (1639 кеше), водительләргә (1482 кеше), станокчыларга һәм көйләүчеләргә (1284 кеше), сәнәгать җайланмалары һәм машиналары операторларына (1082 кеше) туры киләчәк. Нәкъ менә шуның өчен, эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү, кешеләрне аларны сайларга этәрү өчен республикада “Һөнәре буенча иң яхшысы” конкурсы үткәрелә, – диде Андрей Назаров.
Арытаба утырышта медицина оешмаларын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
– Сәламәтлек саклау учреждениеләрен кадрлар белән тәэмин итү актуаль проблема булып тора һәм безнең өчен һәрвакыт беренчел бурыч булып кала. Аны гомумдәүләт һәм федераль проектлар кысаларында хәл итәбез. “Авыл табибы” һәм “Авыл фельдшеры” программалары буенча 259 медицина хезмәткәре гомум суммасы 280 миллион сумлык ярдәм алды, – диде Андрей Назаров.
Агымдагы елга әлеге федераль программалар буенча 126 медицина хезмәткәренә – гомум суммасы 141,8 миллион сум, төбәк программасы буенча 33 фельдшерга 16,5 миллион сум түләүләр планлаштырылган.
Утырышта катнашучылар, шулай ук, Уфа, Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләрендә атмосфера һавасын саклау мәсьәләләрен тикшерде.
Андрей Назаров ассызыклавынча, төбәктә сәнәгать үсешенең югары дәрәҗәсе тирә-як мохиткә йөкләнеш тудыра. Аның сүзләренә караганда, республика атмосферага пычраткыч матдәләр чыгару буенча Идел буе федераль округында тотрыклы рәвештә лидерлар рәтендә. Бу Уфада, Стәрлетамакта һәм Салаватта урнашкан эре нефть эшкәртү һәм нефть химиясе сәнәгате үзәкләре эшчәнлеге белән бәйле.
Андрей Назаров Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгына республикада атмосфера һавасы торышын күзәтү буенча кече габаритлы постлардан файдалану мәсьәләсен хәл итәргә кушты.
Шулай ук, утырышта социаль челтәрләрдә гражданнар мөрәҗәгатьләренең атналык мониторингы нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.
16-22 февральдә Башкортстанга идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары төбәк халкының төрле темаларга 6347 мөрәҗәгатен теркәгән.
Республикада яшәүчеләрне күбрәк юллар торышы темасы борчый. Шулай ук, ихаталарны һәм тротуарларны кардан һәм боздан чистарту буенча сораулар күп.
– Элемтәнең нәтиҗәлелеген арттырырга кирәк. Проблемалар артты, кешеләр зарлана. Мәсьәләләрне, бигрәк тә урыннарда, муниципалитетларда тиз һәм нәтиҗәле хәл итәргә кирәк, – диде Андрей Назаров.

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас