Бүген Башкортстан – бик күп татарның туган җире. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Башкортстан элек-электән халыклар дуслыгын ныгытучы төбәк буларак билгеле. Монда һәр милләт вәкиле үз телендә сөйләшеп, гореф-гадәтләрен дәвам итеп яши. Татар теле дә, буыннан-буынга күчеп, сакланып килә. Бүген республиканың 3 югары белем бирү йортында татар теле белгечләре әзерләнә. Аларның һәркайсына аерым тукталып үтик.
ХХ гасырның соңгы чирегендә илдә демократик процессларның активлашуы һәм халыкның иҗтимагый активлыгы артуы күзәтелә. Башкортстан да читтә калмады: республикада тарихи-мәдәни мирас һәм туган телләрне өйрәнү белән кызыксыну арта. Туган телләрне өйрәнү сәгатьләре арту сәбәпле, республикада туган тел укытучыларына ихтыяҗ туа.
Республика мәгариф учреждениеләренең татар теле укытучыларына ихтыяҗын исәпкә алып, 1990 елда Башкорт дәүләт педагогия институтының Гыйльми советы татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерли башлау турында карар кабул итә. 1991 елда институтның (хәзерге
М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты) татар теле һәм әдәбияты кафедрасы төзелә. Беренче биш ел дәвамында кафедраны филология фәннәре кандидаты, доцент Л. Г. Хәбибов җитәкли. Бу кафедраның аякка басу чоры: аның матди-техник базасын төзү һәм укыту-методик тәэмин ителеш мәсьәләләрен хәл итү, фәнни-педагогик коллектив формалаштыру, укыту-тәрбия процессын җайга салу һәм эшчәнлекнең фәнни-методик юнәлешен билгеләү. Алдагы елларда кафедра эшчәнлеге укытуның сыйфатын яхшыртуга һәм укыту-тәрбия процессының нәтиҗәлелеген күтәрүгә, абитуриентлар кабул итү санын арттыруга һәм белгечлекләрне киңәйтүгә, фәнни-педагогик тикшеренүләрне тирәнәйтүгә һәм матди-техник базаны тагын да ныгытуга юнәлтелә.
– Бүген без башка төрле шартларда яшибез. Татар теле укытучыларын әзерләү дә элеккегә караганда кимрәк. Быел, мәсәлән, 12 бюджет урыны, шулай ук читтән торып уку өчен 12 урын бирелде. Барыбызга да билгеле, телгә мәхәббәт иң беренче чиратта гаиләдә салына. Ә менә шәһәрдә үскән татар балаларының соңгы вакытта туган телгә игътибары артты. Шәһәр балалары татар телендә ешрак сөйләшә, дип әйтү да арттыру булмас. Моннан тыш, безнең факультетта чит ил студентлары да бар. Алар да татар теленә кызыксыну белдерә, – ди педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы җитәкчесе Нурия Хәлиуллина.
Башкорт дәүләт университеты белән Уфа дәүләт авиация техник университеты берләшеп, Уфа Фән һәм технологияләр университеты төзелгәч, бик күп факультетлар, кафедралар үзгәртелде. Биредә дә татар теле белгечләре әзерләнә.
– Бүген бездә татар теле һәм әдәбияты, урыс теле белгечлеге буенча көндезге бүлектә студентлар белем ала. Читтән торып уку бүлегендә быел соңгы ике төркем укуны тәмамлый. “Филология” белгечлеге буенча студентлар шушы көннәрдә инде диплом алды. Ә педагогик белем буенча диплом эшләрен яз көне яклаячаклар.
Шулай ук магистратурага да студентлар кабул итәбез. Мәдәниятара аралашу программасы буенча уку бара, – ди бу җәһәттән Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар теле һәм мәдәнияте кафедрасы җитәкчесе Альбина Хәлиуллина.
БДПУ студентлары кебек үк, биредәге студентлар да төрле чараларда актив катнаша. Мәсәлән, “Тел чишмәсе”, “Акчарлаклар” түгәрәкләренә, “Сәләт” театрына теләп йөри алар. Биредә фән белән шөгыльләнүгә аерым игътибар бирелә. Күп очракта диплом эшләрен яклауга нинди дә булса продукт (сүзлек, китапчык, проект) белән киләләр.
– Былтыр кафедра каршында белем алучы студентлар 10 грант проекты тәкъдим итте, – ди Альбина Габит кызы.
Бүген кафедрада 9 укытучы эшли. Шуларның 8е – фән кандидаты.
Уфа Фән һәм технологияләр университеты Стәрлетамак филиалының башкорт һәм төрки телләр филологиясе факультетының татар һәм чуваш филологиясе кафедрасына 1940 елларда нигез салына. 1993 елның 31 мартында институт советы филология факультетында “Милли мәктәптә урыс теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты” белгечлеге буенча укытучылар әзерләүне башлау турында карар кабул итә. Бүлекне ачу шәһәр хакимияте һәм Директорлар советы, СДПИ җитәкчелеге һәм Стәрлетамакның татар җәмәгатьчелеге ярдәмендә мөмкин булды.
– Бүген бездә студентларга белгечлекләр буенча белем алу өчен тиешле шартлар булдырылган. Студентларның иҗади сәләтләрен үстерү максатында кафедрада “Илһам чишмәләре”, “Дуслар” әдәби түгәрәкләре, шулай ук “Нәүруз”, “Савни” вокаль ансамбльләре эшли. Студентлар үз әсәрләре турында даими фикер алыша, шагыйрьләр һәм язучылар белән очрашулар, милли бәйрәмнәр, кичәләр оештыра. Эшләү елларында 50дән артык Халыкара, Бөтенрусия, республика фәнни-гамәли конференцияләре, фәнни-методик семинарлар һәм вебинарлар уздырылды.
Кафедра мөгаллимнәре тарафыннан 20дән артык конференция материаллары җыентыгы һәм 200гә якын укыту-методик әсбап, дәреслек, методик эшләнмә, монография, шулай ук 1500дән артык фәнни һәм фәнни-методик мәкалә бастырылган. Студентлар да фәнни эш белән даими шөгыльләнә, докладлар белән чыгыш ясый, конкурсларда катнаша, 500дән артык фәнни хезмәт бастырган. Гомумән алганда, бүген югары уку йорты тарафыннан татар теле һәм әдәбияты буенча – 500дән, чуваш теле һәм әдәбияты буенча 300дән артык белгеч әзерләнгән, хәзерге вакытта көндезге һәм читтән торып уку бүлекләрендә 100гә якын студент һәм магистрант белем ала. Чыгарылыш студентлары, нигездә, мәгариф учреждениеләрендә укытучы, директор һәм директор урынбасары, тәрбияче булып эшли. Киңкүләм мәгълүмат чараларында, фәнни учреждениеләрдә, Эчке эшләр министрлыгы һәм ФСИН системасында, дәүләт һәм муниципаль хезмәттә лаеклы урын тапкан коллегалар бар, – ди кафедра җитәкчесе Илсур Мансуров.
Башка югары уку йортларындагы кебек үк, монда да кайбер проблемалар барлыгын билгели җитәкче.
– Безнең мәгълүматларга караганда, Башкортстанның көньягы һәм Стәрлетамак шәһәренең кайбер районнарында укучыларның 70 проценттан артыгы 10-11нче сыйныфларга бармый. Укучылар моны БДИ тапшырырга теләмәүләре белән аңлата. Алар эшләргә тели һәм читтән торып уку белән кызыксына. Ә узган елдан урта мәктәпне тәмамлаучы да, әгәр югары уку йортына профиль буенча кермәсә, БДИ тапшырырга тиеш, дигән закон үз көченә керде. Бу туган тел һәм әдәбият юнәлешләренә керүче абитуриентлар өчен өстәмә каршылык тудырачак.
Шулай булса да соңгы елларда төрле программаларга нигез салына, укучыларыбыз, әлеге өлкәдә үз көчен сынап, грантлар ота. Иң мөһиме – гаиләләрдә туган телгә игътибар арта. Димәк, телебезнең дәвамчылары да үсеп килә.
Гөлия Гәрәева.