Узган уку елы башында Башкортстан Урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә бюджет урыннарына иң күп гаризалар бирелгән Русия төбәкләре арасына керде, дип хәбәр итте илнең мәгариф министры Сергей Кравцов. Шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар һәм Пермь крае, Төмән, Мәскәү һәм Новосибирск өлкәләре — лидерлар рәтендә.
Техникум һәм колледжларга документлар кабул итү 15 августка кадәр дәвам итте, әмма Мәгариф министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, 21 июльгә үк абитуриентлар 1,7 миллионнан артык гариза биргән булган, бу аннан алдагы елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 800 меңгә, ягъни 89 процентка күбрәк. Вице-премьер Дмитрий Чернышенко сүзләренчә, эшче һөнәрләр абитуриентларны күбрәк җәлеп итә, ә ссузларны тәмамлаучыларга эш бирүчеләрдә ихтыяҗ зур.
– Республикада колледжларга карата кызыксыну арта, – ди Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. – Бу – кирәкле белгечлек алу, тотрыклы эш табу мөмкинлеге. Һәм без балаларның теләкләре Урта һөнәри белем бирү системасы мөмкинлекләренә туры килсен өчен күп көч һәм энергия сарыф итәбез.
Түләүсез белем алу мөмкинлеген арттыру өчен төбәктә өстәмә рәвештә ике мең бюджет урыны булдырылды. Аның гомум саны 24299га җитте, күбесенчә көндезге уку бүлекләрендә. Республика колледжлары “Яшьләр һәм балалар” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы “Профессионалитет” федераль проектына актив кушыла. Быел 27 мәгариф кластеры булдыру планлаштырыла, бу республиканы Русиядә алар саны буенча лидер итәчәк.
Соңгы вакытта, чыннан да, урта һөнәри белем бирүгә игътибар бермә-бер артты. Шунысы да куанычлы, яшьләргә белем биреп калу гына түгел, аларны эшкә урнаштыру мәсьәләсе дә көн кадагында. Уфа фән һәм технологияләр университетының Урта һөнәри белем бирү институты директоры Илмира Товышева белән шулар хакында да сөйләштек.
– Илмира Заһитовна, урта һөнәри белем алу учреждениеләрен без гадәттә “колледж” дип атыйбыз. Әлеге уку йорты да күпләрнең телендә “авиация колледжы” булып йөри. Иң тәүдә уку йортының атамасына ачыклык кертик әле.
– 2024 елның 1 июнендә бездә үзгәрешләр булды. Атап әйткәндә, Башкорт дәүләт университеты колледжы һәм Уфа авиация техникумы берләште. Хәзер инде Уфа Фән һәм технологияләр университеты составындагы Урта һөнәри белем бирү институты буларак эшлибез. Халык арасында без, чыннан да, күбрәк “авиация техникумы” буларак билгеле. Хәтта корпусның тышындагы язуны да калдырдык. Ничек кенә булса да, бу бит техникумның тарихы гына түгел, монда Башкортстанның үткәне дә чагылыш таба. Белүебезчә, илдә авиация колледжлары, техникумнары аз. Ә безнең авиациягә кагылышлы уңышларыбыз киң билгеле. Шуңа да, әлеге исем үз актуальлеген югалтмады.
Бүген без – Уфа Фән һәм технологияләр университеты канаты астында эшләп килүче уку йорты. Шуңа да без үзебезне “институт” дип атый алабыз, әмма монда нәкъ һөнәри белем бирүгә басым ясала.
– Бүген Башкортстан илдә урта һөнәри белем бирү йортлары саны буенча алдынгылар исәбендә. Бездә аларның саны 92гә җитте. Шулай да, ни өчен яшьләр нәкъ сезнең уку йортын сайларга тиеш, дип уйлыйсыз? Үзенчәлек нидә?
– Иң беренче шуны әйтәсем килә, абитуриентлар безгә укырга керү белән Уфа Фән һәм технологияләр университеты студентлары рәтенә баса. Безнең һәр студент әлеге югары уку йортының барлык инфраструктурасы белән файдалана ала. Монда барлык корпусларга кереп йөрү дә, китапханәләрдән файдалану да, төрле түгәрәкләрдә катнашу да һәм башкалар кергән. Икенчедән, безнең студентлар арытаба укуны шушы университетта дәвам итә ала. Моның өчен аларга имтиханнар тапшырып торырга кирәкми. Әмма шуны искәртеп узасым килә, быелдан студентлар колледжда алган юнәлеш буенча гына укуын дәвам итә алачак. Ягъни, алар колледжда юриспруденция белгечлеге алган икән, УУНиТта да шушы юнәлеш буенча укырга тиеш булачак. Әмма шуны да әйтергә кирәк, бу очракта уку вакыты 1 елга кимиячәк. Шул ук вакытта, 11нче сыйныфтан соң университетка кергән балалар тормышка әле яңа адым гына ясаса, безнең студентларның инде бу вакытта һөнәр алу турында дипломы кулларында була. Ягъни, алар инде эшли. Бүгенге яшьләр тизрәк акча эшли башларга тели, шуңа бу да бик зур әһәмияткә ия.
Үзенчәлек дигәннән, тагын бер нәрсәгә тукталасым килә. Белүегезчә, без дә гуманитар һәм техник белгечләр әзерлибез. Мәсәлән, шул ук юристлар, икътисадчыларны башка уку йортларында да әзерләсәләр, авиация двигательләрен әзерләү белгечлеге тик бездә генә бар. Билгеле, анда керергә теләк белдерүчеләр дә күп.
– Колледжны тәмамлагач, укуны университетта дәвам итеп була, дидегез. Андыйлар күпме? Әллә инде яшьләр, матди якны уйлап, тизрәк эшкә керүне өстен күрәме?
– Монда студентларның кайсы юнәлеш буенча укуын карарга кирәк. Мәсәлән, гуманитар өлкә буенча укучыларның 70 проценты укуын арытаба университетта дәвам итә. Аеруча юриспруденцияне атар идем. Ә техник бүлекчәләрне сайлаучыларның 30 процентка якыны югары белем ала. Әмма монда аларның теләгенә генә кайтып калу дөрес булмас. Гуманитар өлкәдә күбрәк кызлар укый бит, аларга укуны дәвам итү җиңелрәк. Ә егетләр колледждан соң армия хезмәтенә алына. Статистикага шул зур йогынты ясый.
– Колледж бик зур оешмалар белән хезмәттәшлек итә. Бу укучыларның киләчәктә эшкә урнашуына ничек йогынты ясый?
– Бүген без “Уфа моторлар төзү производство”, “Уфа агрегат җитештерү”, “Уфа приборлар төзү” берләшмәләре, “Гидравлика” җәмгыяте белән актив эшчәнлек алып барабыз. Без алар белән килешү төзедек һәм шуның кысаларында аларга кирәкле белгечләр әзерлибез. Ә килешү безгә тагын да үсәргә мөмкинлекләр бирде. Атап әйткәндә, 2024 елда без “Профессионалитет” программасында катнашып, җиңү яуладык. Һәм шушы предприятиеләр безгә ремонт ясарга зур гына күләмдә акча бүлде. Әлеге проектта җиңеп яуланган 100 миллион сум акчага без җиһазлар алдык. Гомумән, безнең остаханә бүген чын заводны хәтерләтә. Укучылар анда эшләп, барлык һөнәр үзенчәлекләренә төшенә.
– Күпләрне максатлы юллама алу кызыксындыра. Сезнең колледжда ул бармы?
– Югары уку йортына керер өчен абитуриент ниндидер оешмадан юллама алып килсә, бездә бу башка принципка корылган. 1нче курска укырга кергән студентлар безнең партнерлар белән очраша. Кайсы оешмага нинди белгеч кирәклегеннән чыгып, укучылар шушы оешма белән килешү төзи. Бу безнең әлеге оешмага нәкъ шушы укучыны әзерләвебезне гарантияли. Укуын тәмамлагач, әлеге укучы 3 ел шул урында эшләргә тиеш. Шул ук вакытта, әлеге оешмалар бу укучы белән бәйләнешне өзми. Коммерция бүлегендәме ул, әллә бюджетта укыймы – аңа стипендия түли. Аның күләмен, укучының имтихандагы билгеләренә карап, шушы оешма билгели. Мәсәлән, тик “бишле”гә генә укыган студентларга УМПО быел 11 мең сум күләмендә стипендия түли. Соңгы курста инде укучыларыбыз тулыканлы хезмәткәр булып анда эшли. Мәсәлән, быелга 4нче курс студентларының 70кә якыны УМПО предприятиесендә эшләп йөри. Аларның хезмәт хакы зарланырлык түгел.
– Укуны тәмамлагач та укучыга армиягә китәргә кирәк, ди. Бу очракта мотлак эшләргә тиеш 3 ел ничек исәпләнә?
– Бу оешмалар оборона-сәнәгать предприятиеләре булганлыктан, диплом алган егеткә 3 елга бронь бирелә. Соңыннан инде алар ил алдында бурычын үти ала.
– Бюджет урынына укырга керү өчен аттестатта уртача балл күпме булырга тиеш?
– Дөресен генә әйткәндә, конкурс зур. Бер урынга хәтта 12 кеше булган очраклар бар. Быел бюджет урынына керү өчен аттестатның уртача баллы – 4,8, коммерциягә 4,2 балл тәшкил итә. Монда, шулай ук һәр белгечлекне аерым карарга кирәк. Кайберләрендә бу сан башка төрле. Бүген “мәгълүмати системалы программалаштыру” бүлеге яшьләр арасында бик популяр. Бюджет урыннарына бары “бишле”гә генә укыган укучылар керә. Шулай да, бер урынга 4 кешедән дә ким булган очрак юк. Монда сүз “аерым категориягә кергән укучылар” турында бармый. Алар инде түбәнрәк баллар белән дә укырга керә ала.
– Илмира Заһитовна, сез яшьләр белән эшлисез. Билгеле, заман үзгәрә, яшьләр дә бүген башка төрле максатларны алга куеп яши...
– Сер түгел, әле берничә ел элек кенә күпләр безгә Бердәм дәүләт имтиханын тапшырудан куркып килә иде. Хәзер яшьләр башка төрле фикерли. Чыннан да, һөнәр алу – бүгенге тренд. Мин һәрвакыт шуны ассызыклыйм: урта һөнәри белемле кеше беркайчан да эшсез калмаячак. Ул – үз куллары белән нәрсәдер эшли ала торган белгеч. Мәсәлән, максатлы юллама кысаларында “Машина төзү технологияләре” дипломы алган белгечне алыйк. Аның дипломында “технолог” дигән язу булачак. Әмма, моннан тыш, ул тагын 5 һөнәр буенча таныклык ала. Киләчәктә токарь, фрезеровщик, слесарь һәм башка белгеч булып эшли ала.
– Киләчәккә планнарыгыз нинди?
– Бүген бездә 4203 студент укый. Әмма киләчәктә тагын да үсәргә планлаштырабыз. Яңа уку елыннан ике юнәлеш буенча белгечләр әзерли башладык. Аларның икесе дә химиягә кагыла. Быел да яңа белгечләр әзерли башларга планнарыбыз бар. Алар, башлыча, арытаба укуын университетта дәвам итәчәк белгечләр булачак.
– Әңгәмә өчен рәхмәт. Эшегездә уңышлар телибез.
Гөлия Гәрәева әңгәмәләште.