0 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яшьлек
4 апрель , 13:23

Яшьләр проектларына ныклы ярдәм күрсәтелә

2026 елның 3 апрелендә Башкортстан Башлыгы грантлары фонды яшьләр сәясәте өлкәсендәге проектларга ярдәм итүгә конкурс старт алды. Гаризалар 4 майга кадәр “грантыглавы.рф” сайтында кабул ителә. Проектны гамәлгә ашыруга 2 миллион сумга кадәр финанслау алырга мөмкин.

Яшьләр проектларына ныклы ярдәм күрсәтелә
Яшьләр проектларына ныклы ярдәм күрсәтелә

 

Конкурста бер елдан артык теркәлгән коммерциячел булмаган оешмалар катнаша ала. Бер коммерциячел булмаган оешма конкурста катнашу өчен бердән артык гариза бирә алмый. Проектны гамәлгә ашыру срогы 2026 елның 1 августыннан да иртәрәк башланмаска һәм 2027 елның 31 июленнән дә соңга калмыйча тәмамланырга тиеш.
Конкурсның төп таләпләренең берсе - проектның максатчан төркеме 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр булырга тиеш.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча икенче ел грант конкурсында туган төбәген популярлаштыручы социаль проектны гамәлгә ашырырга теләгән республикадан чыккан студентлар өчен аерым юнәлеш бирелде. Биредә Русиянең башка субъектларында теркәлгән коммерциячел булмаган оешмалар гариза бирә ала, ә проект җитәкчесе Башкортстаннан, Русиянең башка төбәгендә югары белем алучы.

"Быел конкурс юнәлешләре яшьләр сәясәте турындагы канунда беркетелгән векторлар нигезендә киңәйтелде. Бу инициативаларның максималь спектрын колачларга мөмкинлек бирәчәк – патриотик тәрбиядән алып яшь гаиләләргә ярдәм итүгә кадәр. Шулай ук Радий Фәрит улы Хәбиров тарафыннан 2024 елда бирелгән курсны саклыйбыз – башка төбәкләрдә белем алучы студентларыбызга ярдәм итәбез. Башкортстан студентлары бүген бөтен ил буйлап белем ала, һәм безнең өчен аларга кече Ватаныбыз белән элемтәне саклап, әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирү мөһим", - дип шәрехләде Фондның генераль директоры Люция Сәйфуллина.

Әлеге конкурс Фонд тарафыннан дүртенче ел уздырыла. Шул вакыт эчендә 415 гариза алынган, шуларның 64е 90 миллион сумга хупланган. Гаризалар 4 майга кадәр, урындагы вакыт белән 17.00 сәгатьтә, грантлар башлыгының рәсми сайтында кабул ителә. Шулай ук сайтта конкурста катнашучыларга карата таләпләр, грантлар бирү шартлары һәм тәртибе турында җентекле мәгълүмат белән танышырга мөмкин.

6 апрельдә Уфа шәһәренең Пушкин урамы, 86 адресы буенча урнашкан Яшьләр Йортында конкурста катнашучылар өчен семинар узачак. Мәгълүмат Фондның социаль челтәрләрендә бастырылган: https://vk.com/grantrb.

 

Яшьләр проектларына ныклы ярдәм күрсәтелә
Яшьләр проектларына ныклы ярдәм күрсәтелә
Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас