Яшьләр – җәмгыятьнең иң актив, позитив, көчле катламы. Җәмгыять нинди генә каршылыклар белән очрашса да, тәү чиратта, яшьләребез әлеге мәсьәләне хәл итүгә, тизрәк ярдәмгә алына. Без моны коронавирус инфекциясе таралганда аеруча ачык тойдык.
Украинада махсус хәрби операция башлангач та тәү чиратта яшьләребезгә таяндык. Берәүләр илне сакларга юнәлсә, икенчеләре тылда җиңүне якынайтуга зур көч сала. Республикада һәр муниципалитетта бу җәһәттән волонтерлар актив эшли. Бүген шундый яшьләребез белән таныштырасыбыз килә.
Межгорье шәһәрендәге “Добро” волонтерлык үзәге берничә ел инде уңышлы эшләп килә. СВО башлангач, үзәк яу кырындагы егетләребезгә ярдәм итүнең төрле ысулларын җәелдерде: маскировка челтәрләре үрү, гуманитар ярдәм җыю, алар өчен киемнәр тегү һәм башкалар. Гомумән, үзәкнең СВОга ярдәме бик тоемлы. Ә күптән түгел әлеге үзәк остазлары Екатерина Олейник һәм Зилә Тютюнова фронттагы сугышчыларыбызга ярдәм итү нияте белән Луганск Халык Республикасында булды.
Екатерина Викторовна сугышчыларга татлы бүләкләр, балалардан хатлар һәм гуманитар ярдәм тапшырган. Шәһәр волонтерлары егетләргә сугышчан бурычларын үтәү өчен “Булат” БПЛА детекторы, бензопычкылар һәм башка эш кораллары, ике генератор, электростанция, медикаментлар, махсус киемнәр һәм маскировка челтәрләре җибәргән. Бу юлы СВО зонасына дроннардан саклану өчен 50гә якын челтәр озатылган!
“Буханка” “УАЗ” автомобилен якташларыбыз хезмәт иткән 381нче артиллерия полкына тапшырганнар. Аны Межгорье шәһәре волонтеры Эльвира Галиева сатып алган. Техника тулысынча төзекләндерелгән, аңа алмаш тәгәрмәчләр комплекты да җибәрелгән.
– Февраль ахырында егетләргә чираттагы гуманитар йөк юллаган идек. Межгорьеда яшәүче һәр кешегә, барлык волонтерларга һәм бу посылкаларга күңеленең бер өлешен салган битараф булмаган һәр кешегә рәхмәт әйтәсем килә. Сез җибәргән әйберләрдә – көчле энергия, теләктәшлек һәм ышаныч, – ди Екатерина Олейник.
Зилә Мөхәммәт кызы яралы сугышчыларга ярдәмгә “Беренче тирмә” төбәк проекты волонтерлары белән бергә барган. Бу – аның мондый сәфәрдә беренче тәҗрибәсе һәм волонтерларның беренче “эксперименталь” составы: төркемгә өч студент-медик һәм пенсиядә булган хирург кергән.
“Беренче тирмә”нең башка волонтерлары белән бергә Зилә Мөхәммәт кызы яралыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлаган: бу көнне алар госпитальдә эшләгән, сугышчылар өчен җырлар башкарган һәм республиканың төрле почмакларында яшәүчеләрдән җылы хатларны укыган. Моннан тыш, Зилә Тютюнова Луганскида булган чакта үзе кан тапшырган! Кызда сирәк очраган кан төркеме, шуңа да бу яраланган сугышчыларга ярдәм итүгә тагын бер зур өлеш.
– Миңа беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча курслар узарга туры килмәде, мин – физкультура укытучысы һәм кирәкле белемнәрем бар. Госпитальгә шундый җаваплы миссия белән барганда бу бик мөһим, – ди Зилә Мөхәммәт кызы.
Башкортстан муниципалитетларында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча системалы эш дәвам итә. Бүген волонтерлар, авыл халкы, “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәләре һәм Миңнегали Шәйморатов исемендәге штаблар вәкилләре гуманитар ярдәм җыя, маскировка челтәрләре үрә, госпитальләр өчен мендәрләр тегә һәм сугышчыларга озату өчен чираттагы йөкләрне формалаштыра. Әйтергә кирәк, мәктәп укучылары да бу эштән читтән калмый. Мәсәлән, Тәтешле районында Гали Чокрый исемендәге гимназиянең 4нче сыйныф укучылары өчен аерым хезмәт дәресе сыйныфта түгел, ә Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабында узган. Балалар волонтерларга ярдәмгә килгән һәм өлкәннәр белән бергә маскировка челтәрләре өчен тасмалар әзерләгән. Моннан тыш, укучылар сугышчыларга җылы киемнәр, төрле тәм-том һәм хатлар җыелмасы алып килгән.
– Безнең яшь волонтерларыбызга һәм аларның әти-әниләренә шундый яхшы тәрбия биргәннәре өчен зур рәхмәт! Балалар сугышчыларга җылы кием-салым, тәм-том һәм хатлар алып килде. Балаларда игелек, ярдәмчеллек һәм ватанпәрвәрлек тәрбияләгән өчен сыйныф җитәкчесенә дә зур рәхмәт! – ди бу уңайдан “Хатын-кызлар гвардиясе” волонтерлары.
Фронтка Благовещен районы халкы да актив ярдәм күрсәтә. Ярдәм җыюга урындагы оешмалар, эшкуарлар һәм битараф булмаган кешеләр кушыла. Уфа яны ТЭЦы, эшкуар Лиана Байдимирова, “Аристократ” һәм “Аркаим” кибетләре, Саннинское авылы халкы, гаиләләр һәм аерым волонтерлар сугышчыларга җылы киемнәр, азык-төлек, окоп шәмнәре һәм башка кирәкле ярдәм тапшыра.
Күптән түгел чираттагы гуманитар конвой махсус хәрби операция зонасына Гафури районыннан юлланды. Аны формалаштыруда “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе, район хакимияте, “Яшь гвардия” активистлары һәм волонтерлар катнашкан.
– Гуманитар ярдәм – ул йөк кенә түгел. Бу – безнең һәрвакыт янәшә булуыбыз билгесе, – диде бу җәһәттән район хакимияте башлыгы Венер Вахитов.
Кушнаренко районында хәрбиләр өчен чираттагы йөк һәм адреслы посылкалар шулай ук “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе базасында эшләүче Миңнегали Шәйморатов исемендәге волонтерлык штабының кабул итү пунктында формалаштырылды. Биредә медикаментлар, генераторлар, кирәкле җиһазлар сатып алганнар. Моңа урындагы депутатлар, халык, бизнес вәкилләре, җәмәгатьчеләр, “Өмет” клубы һәм “Көмеш волонтерлар” аеруча зур өлеш керткән, алар хәтта концертлары барышында да FPV-дроннарга акча җыю оештырган.
Бүген нәкъ Шәйморатов исемендәге штаблар республиканың күп районнарында фронтка ярдәм итәргә теләүчеләрне берләштерүче үзәккә әверелде. Алар волонтерларны, мәктәп укучыларын, педагогларны, авыл һәм шәһәр халкын берләштерә, сугышчыларның ихтыяҗларын күз уңында тотып адреслы ярдәм оештырырга мөмкинлек бирә. Бу эштә “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәләре мөһим роль уйный, алар халыкның, иҗтимагый берләшмәләрнең һәм волонтерлык командаларының тырышлыкларын берләштерергә ярдәм итә.
Гомумән, районнар төрле булса да, максат бер – яу кырындагы егетләребезгә ярдәм итү, җиңүне якынайту. Илебез иңенә төшкән чираттагы сынау янә безне берләштерде. Чыннан да, кайда гына эшләсәк тә, кайсы милләт вәкиле булсак та – Туган илебез бер. Без аны сакларга тиеш. Бу җәһәттән яшьләребез һәркемгә үрнәк булырлык.
Гөлия Гәрәева.