+16 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Яшьлек
22 Мая , 05:03

Ак юллар сиңа, булачак студент!

Быел республикада мәктәп тәмамлаучыларга укырга керү шартлары нинди?

Ак юллар сиңа, булачак студент!Ак юллар сиңа, булачак студент!
Ак юллар сиңа, булачак студент!


Чәчләренә ап-ак тасмалар үргән, алъяпкычлар бәйләгән сылуны күреп кем генә сокланмый икән? Ә янәшәсеннән атлап баручы төз, матур гәүдәле, үзенә килешле костюм кигән егетләрне күргәнегез бармы? “Әй, яшьлек, каршы ал безне!” дигән сыман талгын биюдә әйләнгән мондый кызлар һәм егетләр, чыннан да, һәркайсыбызның күңелендә җылы хисләр уята. Әйткәндәй, быел Башкортстанда 9нчы һәм 11нче сыйныфларны тәмамлаган 50 меңнән артык укучы өчен “Соңгы кыңгырау” чыңлаячак.

Русия Мәгариф министрлыгы илнең барлык төбәкләренә уку елын тәмамлаучы тантаналы чаралар үткәрү буенча тәкъдимнәр юллады. Документ нигезендә, Русия мәктәпләрендә “Соңгы кыңгыру” бәйрәмен 26 майда уздыру планлаштырыла. Унберенче сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәләре 27 июньгә билгеләнгән. Шул ук вакытта, төбәкләр, климат үзенчәлекләрен һәм урындагы традицияләрне исәпкә алып, бу даталарга үзгәрешләр кертә ала, әмма тәкъдим ителгән даталар бөтен ил өчен бердәм булып тора.
2026 елда тантаналы чаралар тагын да патриотик юнәлеш алачак. Соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләре программасына Мәгариф министрлыгы түбәндәгеләрне кертергә тәкъдим итә: Русия Дәүләт флагын күтәрү тантанасы, Русиянең Дәүләт гимнын башкару, күпбалалы һәм күп буынлы гаиләләр вәкилләрен хөрмәтләү, ата-аналар чыгышы, шул исәптән дәүләт бүләкләренә лаек булганнар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар чыгышлары булачак.
— Флаг күтәрү һәм гимн башкару тантаналары мәктәпләрдә патриотик эшнең мөһим өлешенә әверелде, — дип белдерде бу җәһәттән Русиянең мәгариф министры Сергей Кравцов. Аның сүзләренчә, алар дәүләт символларына хөрмәт формалаштыра һәм гражданлык хисләрен ныгыта. Бу бурычлар Президент Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә куелган “Яшьләр һәм балалар” гомумдәүләт проектында билгеләнгән. Министр мәктәптә үз илеңә хөрмәт һәм аның белән горурлану мохите булдыру буенча эш 2026 елда да киң колач белән дәвам итәчәк, диде.
Чыгарылыш һәм “Соңгы кыңгырау” бәйрәмнәре вакытында хәвефсезлек таләпләрен төгәл үтәргә кушылды. Шул ук вакытта, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле укучылар һәм инвалидлар өчен уңайлы мохиткә аерым игътибар биреләчәк.
“Соңгы кыңгырау” — мәктәпне тәмамлаучылар белән хушлашу көне. Традиция буенча быел да 11нче сыйныф укучылары мәктәп формаларын киячәк, укытучыларның һәм ата-аналарның теләкләрен, үгет-нәсыйхәтләрен тыңлаячак. Бәйрәмнең тагын да матур өлеше — 11нче сыйныф укучысының иңнәренә утырган 1нче сыйныф укучысының кыңгырау чыңлатуы булачак.
Быел әлеге бәйрәм традицияләренә берникадәр яңалары да өстәләчәк. Югарыда аталганнардан тыш, хәрби җырлар башкарылачак. Һәм, әлбәттә, чыгарылыш сыйныф укучыларының вальсы һәм һавага шарлар очыру күренеше сакланачак.
Күптән түгел Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты һәм икътисад фәннәре докторы Рөстәм Ахунов чыгарылыш сыйныф укучыларына бәйле күзәтелгән кызыклы тенденция турында сөйләде. Соңгы елларда укучылар еш кына 9нчы сыйныфтан соң мәктәптән китүне өстен күрә — һәм бу еш очраучы күренеш. 2025-26 уку елында Башкортстан югары уку йортларына күбесенчә 2007 елда туган балалар керде. Бу елда республикада 51,5 мең бала туган. Төбәктә бердәм дәүләт имтиханын 16,8 мең кеше тапшырган. Урындагы университетларга 10 меңгә якын кеше кергән. Ә менә калганнары кая киткән соң?
– Алардан төбәктә БДИны 16,8 мең кеше тапшырган, ягъни якынча өчтән бере генә, — дип яза үзенең Телеграм-каналында Рөстәм Ахунов. – Калган өчтән икесе йә 9нчы сыйныфтан соң урта һөнәри белем алуга киткән, йә башка сәбәпләр аркасында мәктәптә укуын дәвам итмәгән. 10нчы сыйныфка күчүче 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар өлеше бүгенге көндә 40 проценттан да кимрәк. Колледжны тәмамлаганнан соң һәр өченчесе, кагыйдә буларак, читтән торып уку төрен сайлап, югары уку йортында укуын дәвам итә, — дип аңлата икътисадчы. Ул исәпләвенчә, 2025 елда БДИ тапшырган 16,8 мең кешенең кимендә 7 меңе төбәкнең дәүләт вузларына укырга кермәгән. Аларның бер өлеше башка төбәкләргә укырга киткән, бер өлеше читтән торып уку формасын яки шәхси университетларны сайлаган, ә кайберләре, гомумән, укуын дәвам итмәгән. Нәтиҗәдә, 2025 елда Башкортстан университетларына 10 меңгә якын кеше укырга кергән — бу республикада 2007 елда туганнарның якынча биштән бер өлеше. Якындагы 7-8 елда, икътисадчы сүзләренчә, төбәктә мәктәп тәмамлаучылар тагын да күбрәк булачак: Башкортстанда туучылар санының иң югары ноктасы 2014 елга туры килә — ул вакытта 60,2 мең бала туган. Ләкин алга таба кимү күзәтеләчәк. 2024 елда бездә бары тик 33 мең генә бала туган — 2014 елга караганда, ике тапкыр диярлек кимрәк.
Шул ук вакытта Башкортстан мәктәпләрен тәмамлаучыларның 75 проценты югары уку йортларына бюджет урынына укырга керә ала. Югарыда әйтелүенчә, быел Башкортстанда 16,5 меңнән күбрәк потенциаль абитуриент көтелә. Шул ук вакытта, урындагы югары уку йортларында урта һөнәри һәм югары белем, шулай ук аспирантура һәм ординатура программалары буенча бюджет урыннарының гомум күләме 17 меңнән артык тәшкил итә. Әлеге күрсәткеч, 2025 елдагы белән чагыштырганда, 3,2 процентка арткан. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә әйтелде. Анда 2026 елгы кабул итү кампаниясе бурычлары һәм республика вузларының җәлеп итүчәнлеген арттыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Башкортстанда “мәктәп – югары уку йорты – предприятие” моделе буенча һөнәри юнәлеш бирү системасын актив үстерәләр. Атап әйткәндә, 15 югары уку йорты каршында махсус белем бирү мәйданчыклары оештырылды. Анда өлкән сыйныф укучылары профильле фәннәрне тирәнтен өйрәнә һәм укуның киләчәк юнәлешләре белән таныша. 2025 елда биредә белем алучы 430дан артык укучы республика югары уку йортларына укырга керде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2026 елгы кабул итү кампаниясе “Госуслуги” порталында “Поступай в вуз онлайн” суперсервисын кулланып узачак. Абитуриентлар гариза бирә һәм документларны шәхси кабинетларга сала алачак. Шулай ук документларны кабул итү комиссиясенә шәхсән тапшыру яки почта аша җибәрү мөмкинлеге дә саклана. Радий Хәбиров ассызыклавынча, республикада төбәк вузларын сайлаган чыгарылыш сыйныф укучыларына ярдәм итү чаралары дәвам итә. Аерым алганда, Башкортстан университетларына керүче БДИ буенча 100 балл җыючылар бер тапкыр бирелүче махсус түләү ала. Төбәк Башлыгы кабул итү кампаниясен оешкан төстә уздыруның мөһимлеген билгеләп үтте.
Быелдан колледж тәмамлаучыларны университетларга кергәндә дә яңа кагыйдәләр көтә. Төп үзгәреш — БДИ тапшырмау хокукы хәзер охшаш белгечлек сайлаганда гына гамәлдә булачак. Әлеге үзгәрешләрнең максаты — яшьләргә һөнәрләрен иртәрәк билгеләргә һәм югары белем сыйфатын күтәрергә ярдәм итү. Колледжларны тәмамлаучыларга кабул итү комиссияләрендә программаларның туры килүен алдан ук ачыкларга кирәклеген белдерә экспертлар. Профиль башка булса, БДИга гаризаны 1 февральгә кадәр тапшырып өлгерергә кирәк.
Агымдагы елның тагын бер яңалыгы — максатчан юллама белән кабул итү өчен квоталар хәзер конкрет заказ бирүче компанияләргә бәйле булачак.
Янә бер яңалык: Беларусьта имтихан тапшырган русиялеләр Русия вузларына кергәндә аларның нәтиҗәләрен куллана алачак. Документлар тапшыру системасы да тулысынча үзгәрә: 2026 елдан гаризаны “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша, шәхсән вузда яки почта аша гына җибәрергә мөмкин булачак.
Рөстәм Ахунов соңгы вакытта тәүдә — колледж, аннары читтән торып югары уку йортына керергә теләүчеләр саны күп булуын билгеләде. Әмма шуны онытырга ярамый: әгәр студент кардиналь рәвештә профилен үзгәртергә карар кылса, аны икеләтә йөкләнеш көтә – дипломны да якларга һәм бер үк вакытта БДИ тапшыруга әзерлек тә алып барырга кирәк булачак. Ә менә 9нчы сыйныфтан соң сайлаган һөнәрең буенча арытаба уку — студентка квалификацияле белгеч булырга, ә югары уку йортларына инде әзерләнгән абитуриентларны укытып бетерергә мөмкинлек бирәчәк.
Менә шулай, яшь дустым. Синең алдыңда мөмкинлекләр бихисап. Сиңа бары тик үз юлыңны сайлап, шуннан тайпылмый атларга гына кирәк. Алда сине катлаулы сынаулар көтә, әмма моңа син, һичшиксез, әзерсеңдер. Ә әлегә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме белән котлыйбыз сине. Ак юллар сиңа, булачак студент!

Гөлия Гәрәева.

 

Фото:  bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас