+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яшьлек
8 Июня , 12:27

Сленгмы әллә гомум мәдәниятме?

"Берләштерә торган тел: сленг ничек безгә бердәм булырга комачаулый» дигән яңа мәгърифәт ролигы тамашачыларга уйланырга тәкъдим итә: хәзерге заман сөйләү манерасы җәмгыятьнең бердәмлегенә киртә булып тормыймы?

Сленгмы әллә гомум мәдәниятме?Сленгмы әллә гомум мәдәниятме?
Сленгмы әллә гомум мәдәниятме?

Видео авторлары: урыс теле – аралашу өчен сүзләр җыелмасы гына түгел, ә милли мәдәниятнең, үзенчәлекнең нигезе һәм куәтле берләштерүче фактор. Әмма сленгны контрольсез куллану, акланмаган алынмалар һәм сөйләм штамплары, алар фикеренчә, үзара аңлашуга ирешергә комачаулый – көндәлек тормышта да, мәдәниара диалог дәрәҗәсендә дә.

Роликта грамоталы, чиста һәм сәнгатьле сөйләмнең үзеңә һәм тирә-юньдәгеләргә хөрмәт коралы булуына аерым басым ясала. Нәкъ менә ул милләтара ныклы багланышлар булдырырга, белемнәрне тапшырырга, традицияләрне һәм сәнгатьне сакларга ярдәм итә. Кешеләр аңлаешлы, матур урыс телендә сөйләшкәндә, алар якыная һәм көчлерәк була.

"Әйдәгез, урыс теле безгә аңлашылмаучанлык чыганагы түгел, ә барыбызны да берләштерүче көчле чара булып хезмәт итсен өчен эшлик", – дип өнди роликны булдыручылар.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас