

Уфа бөтен Русиядән талантларны берләштереп, чын иҗади башкалага әвереләчәк!
Бүген Мостай Кәрим исемендәге «Уфа» халыкара аэропорты һәм тимер юл вокзалы иртәдән үк Бөтенрусия балалар фольклориадасында катнашучыларны каршы ала. Республика кунакларын гадәттәгечә башкорт халык биюләре белән һәм халык уен коралларында көләр уйнап сәламлиләр. Фольклориадага килүчеләр дә җавапсыз калмый - алар үзләренең музыкаль сәламнәрен әзерләгән.
Яшь халык традицияләрен саклаучылар Русиянең иң күпмилләтле төбәкләренең берсе булган Уфага илебезнең халык мәдәниятенең күптөрлелеген күрсәтү өчен җыела.
Фестиваль 24-26 июньдә Совет мәйданында үтәчәк.