

Яшьләр танышу тарихын да сөйләде.
– Без 2023 елның 15 мартында концертта таныштык. Ул көнне салкын иде, әмма тирә-якта бик җылы мохит хөкем сөрде. Илъяс яныма килеп музыка турында сүз башлады, аннары сөйләшеп киттек. Концерт тәмамлангач та аерылышмадык, шәһәр буйлап озак йөрдек, – дип искә ала Дилә Габбасова.
Русия халыклары бердәмлеге елы кысаларында Петербург халыкара юридик форумының ЗАГС мәйданчыгында Башкортстанның милли йолалары буенча никахлашу тантанасы үткәрелде.
– Русия халыклары бердәмлеге елында милли традицияләрнең буыннарны бәйләүче күпер булуын күрсәтү аеруча мөһим. Мондый никахлашу тантаналары – гаиләгә һәм үз тамырларыңа тугрылыкның иң зур кыйммәт булуын раслау ул. Русиянең көче дә нәкъ менә шул традицияләр бердәмлегендә, – диде Русия юстиция министры урынбасары Максим Бесхмельницын.
Форум кунаклары башкорт халкының көнкүреше белән дә танышты. Башкортстан экспозициясендә тирмә, милли көнкүреш әйберләре, милли киемнәр тәкъдим ителде. Шулай ук курай һәм башкорт бизәнү әйберләре ясау буенча осталык дәресләре оештырылды.
XIV Петербург халыкара юридик форумы 24–26 июньдә «Хокук вакыты» шигаре астында узды.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102
Фото: pravitelstvorb.ru