

Бәйрәмнең төп мәйданчыгы Агыйдел елгасы яр буенда, «Торатау» Конгресс-холлы янында оештырылачак.
Оештыручылар 9 һәм 11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен сюрприз әзерләгән. Алар барлык чыгарылыш сыйныф укучыларының төп хиты белән аның авторы — Фогель белән бергә җырлый алачак!
Флешмобта катнашу өчен сылтама аша теркәлергә кирәк: clck.ru/3UKims.
Яшьләр көнендә сез:
тере музыка астында бачата биергә өйрәнә аласыз;
популяр өстәл уеннарын уйный аласыз;
тиз танышу чараларында катнаша аласыз;
танылган спортчылар катнашындагы бокс ярышларын карый аласыз;
барабанда уйнарга өйрәнә аласыз;
һәм башка бик күп кызыклы чараларда катнаша аласыз.
— Бәйрәмне Кравц, Марат Яруллин, Фогель һәм Baby Ti катнашындагы зур дискотека тәмамлаячак, — дип белдерде Башкортстанның яшьләр министры Вито Сабиров.
Керү бушлай. Башлана 15:00 сәгатьтә.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102