Хәзерге яшьләр нәрсә турында хыяллана? Барыннан да элек – имин яшәү һәм җәмгыятькә файдалы булу турындадыр. Моның шулай булуын социологлар да раслый. Бу җәһәттән тормышта үз урыныңны табу өчен эшкуарлык зур мөмкинлекләр ача. Якындагы елларда республиканы үстерәчәк кешеләр арасында бизнеста көчләрен сынап караучылар саны артканнан-арта.
Башкортстанда, яшьләрнең өметле идеяләрен һәм иҗади башлангычларын тормышка ашыру өчен киң мөмкинлекләр тудырыла. Күптән түгел ВЦИОМ Консалтинг яшьләр бизнесына багышланган эксперт-аналитик доклад тәкъдим итте. Анда 14-35 яшьлек эшкуарлар игътибарга алынган. Докладта билгеләп үтелүенчә, аларга бәйсезлек, үз иҗади потенциалын тормышка ашыру, дөньяны үзгәртү теләге хас, ә үз эшеңне башлау финанс иминлегенә омтылудан гына түгел, җәмгыять үсешенә, социаль проблемаларны хәл итүгә өлеш кертү теләгеннән дә.
Сүз уңаеннан, бүгенге заман яшь эшкуарларының өстенлекләре 1990нчы еллардагы бизнесменнарныкыннан тамырдан аерыла. Экспертлар билгеләп үтүенчә, бүгенге эшкуар – “Мерседес”та җилдерүче генә түгел, ә яңа продукт, эш урыннары булдыручы, салымнар түләүче һәм икътисад үсешенә өлеш кертүче кеше.
Язуыбызча, Башкортстанда яшьләр үсеше өчен тиешле шартлар булдырыла, дәүләт дәрәҗәсендә ярдәм күрсәтелә.
– Башкортстан – кече Ватаныбыз. Бу искиткеч республика, Русиянең нәтиҗәле үсешүче төбәкләренең берсе. Без сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге буенча федераль рейтингта беренче урындабыз, инвестицион мохит торышының милли рейтингында өченче урынны билибез. Башкортстан фәнни-технологик үсеш дәрәҗәсе буенча Русиянең иң яхшы ун төбәге арасына керә. Нәкъ менә сез – бүгенге яшьләр – тиздән туган республикабызны үстерәчәксез, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, 2025 елның февралендә Республика студентлар фестивалендә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Үз бизнесыңны ачу – җитди адым, бу өлкәдә эш итүчеләргә һәрвакыт уяу булырга кирәк. Икътисади турбулентлыкка карамастан, яшь эшкуарларның шактый өлеше, тикшеренү мәгълүматлары буенча, хәлне уңай яки канәгатьләнерлек, дип бәяли. Агымдагы ел ахырына кадәр планнар турында сөйләгәндә яшь эшкуарларның өчтән бере (31 проценты) бизнесны үстерүгә инвестицияләр кертергә ниятли.
Бизнеста беренче адымнарын ясаучылар өчен ярдәм чаралары аерым роль уйный. Яшь эшкуарларның күпчелеге (74 процент) алар турында яхшы хәбәрдар, күпләр дәүләтнең бюрократик киртәләрне бетерү юнәлешендәге эшчәнлеген уңай бәяли. Республикада да бу юнәлештә колачлы эшчәнлек алып барыла.
– Республика Башлыгы вазыйфасында беренче эш көнемнән үк мин бизнес эшләсен өчен шартлар тудырырга тырышам. Без эшкуарлык бергәлеге һәм хакимият арасында коммуникацияләр төзибез. Минем принципиаль позиция – дәүләт кулында булган барлык ресурслар эшләсен, – диде Радий Хәбиров.
Башкортстанда бизнеска ярдәм итүнең федераль инструментларын нәтиҗәле кулланалар һәм үз инструментларын булдыралар. Ташламалы кредитлар, лизинг һәм микрозаймнар, инвестпроектны гамәлгә ашыру өчен бина яки җир бирелә. 2019 елдан Башкортстанда Радий Хәбиров башлангычы белән республика һәм муниципаль дәрәҗәдә “Эшкуарлык сәгатьләре” үткәрелә. Инициативалы кешеләр анда үз бизнес-проектларын тәкъдим итә, финанс һәм консультация ярдәме ала. Республикада 6 ел инде муниципалитетларда эшкуарларга ярдәм итүче бизнес-шерифлар институты эшли.
Эшкуарлык бергәлеге Башкортстанда уңайлы бизнес-мохит формалаштыру буенча гамәлгә ашырылучы чараларны уңай бәяли. Күптән түгел илнең Стратегик башлангычлар агентлыгы формалаштырган инвестицион мохит торышы милли рейтингында Башкортстанның былтыр да 3 урынны саклап калуы билгеле булды. Исегезгә төшерәбез, 2019 елда республика әлеге рейтингта 16нчы урында иде һәм шуннан бирле нәтиҗәләрен елдан-ел яхшыртып килә.
– Соңгы 3-4 елда, башка төбәкләр белән кискен көндәшлеккә карамастан, Башкортстан алдынгы позицияләрен саклый. Бу уңайлы инвестицион мохит булдыруга юнәлтелгән чараларның планлы һәм системалы булуы турында сөйли, – ди икътисад фәннәре кандидаты, доцент, Русия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты Уфа филиалының Икътисад, менеджмент һәм маркетинг кафедрасы мөдире Денис Чувилин.
Бүген Башкортстанда яшьләргә үз эшен студент эскәмиясеннән башларга мөмкинлек бар. Республика яшьләре студентлар эшкуарлыгын үстерүнең федераль программаларында актив катнаша. Ел саен Башкортстан югары уку йортларының дистәләгән студенты стартапларны гамәлгә ашыру өчен миллион сум акча ала. Гаризалар һәм откан грантлар саны буенча Башкортстан иң яхшы биш төбәк исемлегенә керә. 2022-2023 елларда Башкортстанның 395 яшь эшкуары гомум суммасы 190 миллион сумнан күбрәк булган грантлар алды. 2024 елда студентларыбызның 120 стартапы ярдәм алды, Башкортстан ил төбәкләре арасында ярдәм күләме буенча дүртенче булды. Бүген “Студентлар стартабы” грант конкурсы “Нәтиҗәле һәм көндәшле икътисад” гомумдәүләт проектының “Технологияләр” федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Башкортстанның яшь эшкуарларының грант ярдәме белән тормышка ашырылучы идеяләре заманча технологияләрнең мөмкинлекләре турындагы күзаллауларны үзгәртергә сәләтле. Әйтик, Уфадан икенче курс студенты Тимур Газизов бер үк вакытта белем алу һәм акча эшләү ысулын тәкъдим итте. Асылы гади генә: һәркемгә ясалма интеллектны үз һөнәрендә нәтиҗәле кулланырга өйрәтү. Ул әзерләүчеләр командасы белән бергә белем бирү курсын, шулай ук теләсә кайсы кеше заказлар кабул итә һәм санлы инструментлар: текстлар, рәсемнәр, презентацияләр яки виртуаль ярдәмчеләр ярдәмендә акча эшли ала торган сервисны эшләтеп җибәрде. Киләчәктә ул платформада белем бирүне киңәйтергә, программалар ярдәмендә видео, аудио һәм башка файдалы әйберләр булдыру буенча яңа курслар өстәргә планлаштыра. Шулай ук курсны мәктәп укучылары һәм башлангыч курс студентлары өчен җайлаштыру өстендә эшли.
Санлы технологияләр заманында кирәкле яңа компетенцияләрне Башкортстан яшьләре “Школа 21”дә алырга мөмкин. “Сбербанк” тарафыннан республика Хөкүмәте белән берлектә гамәлгә ашырылучы проект IT-белгечләр әзерләүнең күп дәрәҗәле экосистемасына әверелергә тиеш.
– Безнең, стандарт булмаган фикер йөртүче, талантлы яшьләребез, киләчәк икътисадының стратегик асылын билгеләүчеләр өчен бу бик мөһим. Киләчәктә биредә 5 меңнән артык яшь кеше белем алачак, – диде Радий Хәбиров.
Үз эшен башларга, бизнесын үстерергә теләүчеләр өчен Башкортстанда узган эшкуарлык атналыгы кысаларында “Стартап-студия” эксперт мәйданчыгын булдырдылар. Эш башлаучы эшкуарлар инвесторларга, банкларга һәм бизнеска ярдәм институтлары вәкилләренә үз идеяләрен һәм проектларын тәкъдим иттеләр, консультацияләр, сорауларына җаваплар алдылар. Яшьләргә бизнеста беренче адымны ясау җиңел түгел. Шуны күз уңында тотып, потенциаль инвесторлар җыелып, төрле проектларны карады, тәкъдимнәрен, төзәтмәләрен кертте, аларны тормышка ашыру өчен акчаларын салырга әзер булуын белдерде. Һәм болар барысы да бернинди бюрократик формальлекләрсез башкарылды.
Яшьләр – заманча фикерләүче, яңалыкларны тиз арада күтәреп алучы катлам. Алар башка төрле фикерли һәм үз хыялларын тормышка ашыруга кыю алына! Бу – барыннан да өстен. Җәмгыятькә нәкъ шундый кешеләр кирәк тә!
Гөлия Гәрәева.