+10 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Яшьлек
21 Июля , 14:01

Тәэссоратлар икътисады” нәрсә ул?

Бүген кешеләр сыйфатлы хезмәт өчен генә түгел, ә чагу истәлекләр һәм якты хисләр өчен дә түләргә әзер

Тәэссоратлар икътисады” нәрсә ул?Тәэссоратлар икътисады” нәрсә ул?
Тәэссоратлар икътисады” нәрсә ул?

Әле күптән түгел генә ял дигәндә без күңел ачу паркын, концерт яки кинога баруны күз алдына китерә идек. Бүген исә кешеләр бөтенләй башка нәрсә эзли. Аларга хезмәт күрсәтү генә түгел, ә тәэссоратлар кирәк. Яңа хисләр, истә кала торган мизгелләр, башкалар белән уртаклашырлык вакыйгалар. Шуңа күрә хәзер кешеләр товар өчен генә түгел, ә тәэссоратлар өчен дә акча түләргә әзер.

Белгечләр моны “тәэс­соратлар икътисады” дип атый. Һәм бу күренеш Башкортстанда да елдан-ел киңрәк үсеш ала. Фестивальләр, иҗади киңлекләр, заманча музейлар, арт-проектлар кешеләргә хезмәтләр генә түгел, ә онытылмас тәэс­соратлар да тәкъдим итә.

Бүген кеше концерт карап кына кайтмый. Ул музыкант белән аралаша, остаханәдә үз кулы белән сувенир ясый, шәһәр тарихын яңача ача, милли ризык әзерләргә өйрәнә. Нәкъ менә шундый мизгелләр хәтердә иң озак саклана.

Мәсәлән, Стерлетамактагы “Купец” фестивале күптән инде гади шәһәр бәйрәме чикләрен үтте. Анда килгән кеше тарихи шәһәр мохитенә чума, урам музыкантларын тыңлый, кәсепчеләр белән аралаша, җитештерүчеләрдән шоколад татып карый, иске йортлар буенча йөри. Башкача әйткәндә, ул шәһәрне карап кына калмый, ә аны эчтән тоя.

Моңа мисалларны Бөредә, Уфада, Агыйделдә дә күрергә мөмкин. Иҗади киңлекләр, арт-объектлар, мураллар һәм шәһәр фестивальләре туристларны җәлеп итә, кече бизнес үсешенә ярдәм итә, иҗат кешеләре өчен яңа мөмкинлекләр ача.

Шуңа күрә бүген креатив индустрияләрне мәдәни төшенчә итеп кенә түгел, икътисадның мөһим өлеше буларак та карыйлар.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бу хакта болай диде:
“Безнең бурыч – әлеге мөһим өлкәдә үсешнең яңа этабын башлау, эшне ТӘГАЕН карарлар дәрәҗәсенә күчерү. Без актив иҗат кешеләрен бер командага җыйдык. Идеяләр белән уртаклашачакбыз, проектларны һәм аларга ярдәм чараларын караячакбыз. Бу эшНЕ шәхсән үзем контрольДӘ ТОТАЧАКМЫН”.

Әлеге эшне тормышка ашыру нәтиҗәсе буларак, республикада креатив индустрияләр турында закон кабул ителде, грантлар системасы гамәлгә ашырыла, иҗади проектларга дәүләт ярдәме күрсәтелә, шәһәрләрдә яңа мәдәни киңлекләр барлыкка килә.

Тагын бер кызыклы үзгәрешкә игътибар итәргә мөмкин. Элек кешеләр истәлеккә фото төшерсә, хәзер еш кына фото төшәрлек урын эзли. Шуңа да шәһәрләрдә арт-объектлар, дизайнерлык эскәмияләре, мураллар, заманча инсталляцияләр саны арта. Алар шәһәрне матурлый гына түгел, кешеләргә онытылмаслык бай тәэссоратлар да бүләк итә.

Креатив индустрияләрдә бүген иң мөһим төшенчәләрнең берсе – аутентиклык. Кешеләр стандарт күңел ачуга түгел, ә һәр төбәкнең үз йөзе, үз тарихы, үз мәдәнияте булган урыннарга тартыла.
Моны бөтен дөньяда танылган AY YOLA төркеме мисалында да күрергә мөмкин. Алар заманча музыканы башкорт мифологиясе һәм милли мәдәният белән оста берләштерде. Нәкъ менә шушы үзенчәлек аларны миллионлаган тыңлаучыга танытты.

Башкортстан да бүген шушы юлдан бара. Республика иҗат кешеләренә ярдәм итә, яшьләр өчен креатив мәктәпләр ача, фестивальләр үткәрә, тарихи биналарны яңарта, һәр шәһәрнең үз йөзен булдыра. Чөнки кешеләр бүген күңелдә озак сакланачак хисләр һәм истәлекләр эзли.

Әгәр шул истәлекләр Башкортстан белән бәйле булачак икән, димәк, креатив индустрия үзенең иң мөһим максатына ирешкән, дип әйтә алачакбыз.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас