Башкортстанның яшьләр сәясәте министры Вито Сабиров хәбәр иткәнчә, фестиваль берничә тематик юнәлешне берләштерә.
14–35 яшьтәге яшьләр «Йәшлек — яшьлек» форумына эләгә алачак, хәзер Русиянең башка шәһәрләрендә белем алучы Башкортстан студентлары «Бергә» форумына гариза бирә алачак. Шулай ук фестивальдә туристик слетлар узачак, анда эшләүче яшьләр, предприятиеләрнең яшь хезмәткәрләре, студентлар һәм «Беренчеләр хәрәкәте» лидерлары эләгә алачак.
Фестиваль кунаклары мәдәният, спорт, медиа һәм сәясәт өлкәсендә танылган экспертлар, шулай ук махсус хәрби операция геройлары булачак.
Фестивальдә социаль проект –«Росмолодежь» грант конкурсында катнашып, 1 миллион сумга кадәр грант оту мөмкинлеге булачак. Гаризаны монда бирергә мөмкин: clck.ru/3UYb28 - 1 августка кадәр.
Фестивальгә теркәлү сылтама буенча мөмкин: clck.ru/3UYRH3, 28 июльгә кадәр.
Фестиваль ачык урында узачак, катнашучыларга үзләре белән палаткалар алырга кирәк.
Фото: Молодежная газета