+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яшьлек
31 Июля , 13:09

“Эшкә бирсәң чын күңел...”

Балтач районында яшәүче Әлфия һәм Марат Бәдретдиновлар хезмәттә дә, тормышта да сынатмый

“Эшкә бирсәң чын күңел...”“Эшкә бирсәң чын күңел...”
“Эшкә бирсәң чын күңел...”

“Бүгенге яшьләр эшләргә яратмый. Алар җиңел генә акча табу юлын эзли”, дип кабатларга яратабыз. Бу сүзләр һич кенә дә дөрес түгел. Бүгенге яшьләргә мөмкинлекләр күп, алар өчен төрле юллар ачык. Бәлки, алар үз һөнәрен таба алмаганга бер урыннан икенчесенә күчәдер? Чыннан да, мөмкинлек зуррак булган саен ныграк сайланасың бит ул.

Балтач районының Иске Балтач авылында яшәүче Әлфия Бәдретдинова турында бер кызыклы хәлне ишеткәч, аның белән танышу теләге тагын да артты. “Мин үз эшемне ачкан чакта урамда чәчәкләрне бушка тарата идем...” – дигән ул. Яңа гына дөнья корган яшь хатынга үз товарын бушлай таратуга ни сәбәпче булган соң? Бу сорау мине чәчәкләр кибете ишеген ачып керергә мәҗбүр итте.

Чәчәкләр арасыннан елмаеп торучы, үзе дә чын чәчәкне хәтерләтүче Әлфиянең, чыннан да, үз эшенең остасы икәнлеге күренеп тора. Килеп кергән һәркемне елмаеп каршы ала, нинди вакыйга көтелгәнлеге турында сораша, чәчәкне кем һәм кемгә бүләк итәчәге белән кызыксына. Чын психолог бит бу! Алай гына да түгел, күренеп тора, аралашу вакытында ул сатып алучының нинди кеше булуын да, аңа нинди чәчәкләр ошарга мөмкинлеген дә шунда ук ачыклый белә. Берничә минут узуга инде кулларына чәчәкләр гөлләмәсе тоткан һәм бу бүләктән бик канәгать калган сатып алучыга тап буласың.

– Мин эшемне шулкадәр яратам. Бөтен кеше дә эшен минем кебек яратса, дөньяда бәхетле кешеләр бик күп булыр иде, – дип сүз башлады ул.
Әлфия Бәдретдинова 1992 елда Балтач районының Яңа Балтач авылында дөньяга килгән. Әнисе тарих укытучысы булып эшләсә, әтисе алтын куллы була аның. Агачтанмы, әллә тимердән нәрсәдер эшләргәме – барысы да әтисенең кулында уйнап тора. Чын иҗат кешесе нәрсәгә алынса да, җиренә җиткереп эшли белә шул. Әлфиягә дә матурлыкка омтылу әтисеннән килгәндер.
Мәктәпне тәмамлагач, кыз машина төзү колледжын тәмамлый, аннары Башкорт дәүләт университетында икътисадчы һөнәрен ала. 2015 елда кияүгә чыга.

– Гаиләле булгач, тизрәк әни буласы килә бит ул. Минем дә көн-төн башымда шул уй булды. Әмма Аллаһ безне әти-әни итәргә ашыкмады. Минем өчен бу, чыннан да, зур стресс булды. Мин инде бер табибтан икенчесенә йөри башладым, сәбәпләрен ачыкларга тырыштым. Тәтешле дәваханәсендә ятканда табиб Лилия Зыя кызы миңа бу начар уйларны башымнан чыгарып ташларга һәм нәрсә белән булса да шөгыльләнергә киңәш итте. Ул вакытта мин спорт мәктәбендә эшли идем. Соңрак “Мотор” кибетендә бухгалтер булып эшләп алдым, аннары “Мегафон”га урнаштым, – ди Әлфия.

Менә шулай үз-үзен таба алмый озак кына бәргәләнә кыз. Икътисадчы эше аның күңеленә ятып бетми, кызның үз куллары белән нидер булдырасы килә.

– “Мегафон”га килүем дә юкка булмагандыр. Мине анда кеше белән аралашырга, аларның нәрсә теләгәнен ачыкларга өйрәттеләр. Шулай 4 ел эшләдем.
Янәшә генә сәгать ремонтлаучының бүлмәсе бушады. Мин шунда бер киштә куйдым да туйлар өчен бокалларга рәсемнәр төшереп сата башладым. Бу эш миңа бик ошый иде. Бераздан гелий баллоннары, шарлар сатып алдым. Билгеле, акча юк. Әти бу вакытта Себер якларында эшләп йөри иде, аңардан алып торырга туры килде, хәтта. Шулай бурычка батып, үз эшем белән шөгыльләнә башладым. Үз эшен ачканнар мине аңлар, нидер башлаган чакта күңелдә һәрвакыт шикләнү бар. Әгәр дә кеше минем бу товарларымны сатып алмаса, мин инде бөтенләй түбәнгә тәгәрәячәкмен, – дип көлә яшь эшкуар.

Әмма бу хәлләр, Әлфия үзе әйтүенчә, юкка гына булмаган. Аның икътисадчы һөнәре акчаны дөрес тотынуга ярдәм итсә, кеше белән аралаша белүе клиентларның теләген үтәргә булышлык итә. Эшкуар барлык социаль челтәрләргә үзенең эше турында реклама куя. Ә аннары туй һәм башка мәҗлесләрне бизәү белән дә шөгыльләнә башлый.
– Акчаны җиткереп булмый. Ә мин һаман тукымалар кибетенә барам да, төрле чагу төсләрдә материаллар алып, төн буе нәрсәдер тегәм. Ул вакытта әле бәйрәмнәрдә чагу төсләр өстенлек итә иде. Аларның берсе икенчесенә сирәк туры килә. Күп вакыт керемем алган материаллар хакын да капламый. Әни минем бу кылыгыма тәмам шаккатты, ирем шулай ук минем ни белән шөгыльләнгәнемне аңлап бетми. Ул полиция хезмәткәре, шуңа да минем күңелдә иҗат ялкыны дөрләвен аңлавы аңа читенрәк иде шул. Иң мөһиме – күңелдә аңлата алмаслык теләк. Ул вакытта әле без өй дә төзи идек, – дип елмая ул.

Кыскасы, ул елда июнь аеның һәр атнасына Әлфия инде тулы заказлар белән чыга. Ә алда моннан да кызурак июль һәм август айлары көтә! Яшь хатын, чыннан да, тәгәрмәчтә әйләнгән тиен кебек, әле кибетләрдән товар ала, әле алардан төрле әйберләр тегә, залларны бизәү белән шөгыльләнә. Һәм... Июль ахырында ул үзенең йөкле икәнен белеп кала!
– Кешене алдап булмый. Алынган заказларны ничек тә эшләргә кирәк. Баскыч йөртергә авыр булганлыктан, кафега артлы урындык алып барам, чөнки фотозоналарны, туй булачак кафеның стеналарын бизәр өчен түшәмгә кадәр диярлек менәргә кирәк. Урындык әйләнеп китмәсен өчен әнине алып барам да, урындыкка аны утыртып куям. Шулай 8 айлык йөклелеккә кадәр эшләдем. Әнинең моны күреп түзәрлеге калмады ахры. Беркөнне безгә килде дә: “Марат, моны Уфага дәваханәгә илтеп куй әле. Кафеда баласын тудыра бит инде”, – ди. Тормыш иптәшем Марат та хәлне бик җитди кабул итте. Мине икенче көнне үк дәваханәгә илтте, – ди ул.

Орчык кебек әйләнеп яшәгән хатын-кызга бер ай дәваханәдә яту бик авыр була. Шулай да әни булудан да зуррак бәхет бармы?! Баласын өйгә алып кайтып, күп тә үтми, Марат Әлфиянең кибетенә зур өстәл илтеп куярга була. Барганда бер танышын очрата, ул чәчәкләр кибете хуҗасы була. Танышы аңа бизнесын ябарга теләвен әйтә. Гаилә башлыгы ике дә уйламый, андагы суыткычны сатып ала да, зуррак мәйданлы кибет табып, суыткычны шунда илтеп куя. “Син бик оста эшкуар булып чыктың әле. Эшлисең килгәч – эшлә. Мин сиңа чәчәкләр дә кайтарам, ә аларны саклар өчен суыткыч сине көтә инде”, – ди Марат хатынына.

– Шулай итеп, әле кайчан гына миңа ышанмаган якыннарым үзләре үк миңа ярдәм итә башлады, – ди Әлфия.
Һәрвакыт яңалыкка омтылучы яшь хатынны бу эш, билгеле, куркытмый. Аңа чәчәкләр тормышын, аларны саклау шартларын, безнең климат һәм башка бик күп нәрсәләрне өйрәнергә туры килә. Ничек итсә итә, әмма якын-тирәдәге районнар да Әлфия ясаган гөлләмәләрне алырга бирегә килә башлый.

– Чәчәкләрне сата белергә кирәк. Аның белән шөгыльләнү өчен тәвәккәллек җитәрлек булырга тиеш. Артыгын алып кайтсаң – аны 2-3 көннән ташларга гына кала. Җитми калса – клиентларның теләге үтәлми. Шуңа күрә урталыкны саклап, алдан күзаллый белергә кирәк, – ди ул.
Бүген инде Әлфия һәм Марат Бәдретдиновлар – Иске Балтачта 2 бала тәрбияләүче күркәм гаиләләрнең берсе. Кызлары 2нче сыйныфны тәмамласа, улларына әле 5 яшь.

– Балалар белән өйдә утырырга вакыт булмады. Алар шул чәчәкләр арасында үсте. Хәзер инде әкренләп ярдәм итәргә тырышалар. Минем терәгем – Марат. Ул барысын да юллый, таба, булдыра. Идеяләр минеке булса да, аны тормышка ашырырга зур көч кирәк. Бүген ул Борайда хокук саклау органнарына эшли. Тиздән хаклы ялга чыгарга тиеш. Менә шулай, без – икебез ике төрле кеше. Әмма нәкъ шушы үзенчәлек безне берләштерүен вакытында аңлап алдык, бер-беребезгә терәк булырга кирәклегенә төшендек. Киләчәктә тагын да үсәргә хыялларым бар. Иң мөһиме, якыннарым янымда булсын, – ди яшь эшкуар.

Үзең көч салып, үзең тапкан, чыннан да, кадерле. Әлфиянең тормыш хәлләре турында сөйләгәндә күзләре яна, иреннәреннән елмаю китми. Үзеннән-үзе бөек Тукаебызның әйткән юллары искә төшә: “Эшкә бирсәң чын күңел ...”

Гөлия Гәрәева.
Балтач районы.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас