+17 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Яшьлек
28 Августа , 05:59

Башкортстан IV Халыкара геология чемпионатында катнашучыларны кабул итә

Башкортстанга «ГеоВызов» IV Халыкара геология чемпионатында катнашучыларның беренче төркемнәре килде.

Башкортстан IV Халыкара геология чемпионатында катнашучыларны кабул итәБашкортстан IV Халыкара геология чемпионатында катнашучыларны кабул итә
Башкортстан IV Халыкара геология чемпионатында катнашучыларны кабул итә

Алар арасында Мексика колледжы һәм Үзбәкстанның Геология фәннәре университетында белем алучы студент-геологлар бар. Кунакларны милли киемнәрдә каршы алдылар, аларга башкорт чәк-чәге тәкъдим иттеләр, курай моңнары яңгырады.

Мексика командасы мондый дәрәҗәдәге чемпионатта беренче тапкыр катнаша. Ул иң эре көмеш рудникларының берсе урнашкан Фреснилло шәһәреннән килгән. Үзбәкстан делегациясе исә яңартылган составта көч сынашачак һәм җиңү яуларга ниятли.

Быел чемпионатта рекордлы санда катнашучы – 300дән артык кеше җыелачак. Ярышларда Русия төбәкләреннән 27 һәм якын һәм ерак чит илләрдән 13 команда катнаша.

Геологларны алда ике атналык бай кыр программасы, төрле ярышлар һәм гамәли биремнәр көтә.

Башкортстанның экология министры Нияз Фазылов катнашучыларга уңышлар, кызыклы ачышлар һәм яңа дуслар теләде. Ул чемпионатның зур казанышларга юл ачкан мөһим башлангыч булуын билгеләде.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Фото: mgazeta.com

Автор:Денис Таваев
Читайте нас