+10 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Яшьлек
3 Сентября , 06:49

Дөньяның төрле почмакларыннан яшь геологлар Башкортстанда җыелды

Чемпионатта Русиянең 19 төбәгеннән һәм Беларусь, Кытай, Иран, Мексика кебек илләрдән килгән 40 команда катнаша.

Дөньяның төрле почмакларыннан яшь геологлар Башкортстанда җыелдыДөньяның төрле почмакларыннан яшь геологлар Башкортстанда җыелды
Дөньяның төрле почмакларыннан яшь геологлар Башкортстанда җыелды

Башкортстанда IV Халыкара геология чемпионаты «ГеоВызов» дәвам итә. 9 сентябрьгә кадәр узачак чарада 240 кеше — 40 команда катнаша. Аларның 27се Русиянең 19 төбәген тәкъдим итсә, тагын 13 команда чит илләрдән килгән.

Чемпионатта Беларусь, Кытай, Мозамбик, Гвинея-Бисау, Ирак, Иран, Зимбабве, Алжир, Фәләстин, Мексика, Таҗикстан, Мали һәм Үзбәкстан вәкилләре дә катнаша. Шулай итеп, «ГеоВызов»ның географиясе елдан-ел киңәя. 2023 елда узган беренче чемпионатта Русия һәм Казахстаннан 22 команда көч сынашкан иде.

«ГеоВызов» — яшь геологларның һөнәри осталыгын сынау мәйданы гына түгел. Биредә студентлар һәм яшь белгечләр тәҗрибә уртаклаша, үзара профессиональ элемтәләр булдыра, киләчәк карьера юнәлешләрен билгели ала.

Ярышларның бер юнәлеше — шлихлау. Чемпионатның баш судьясы, УФИЦ РАН Геология институты лабораториясе мөдире, геология-минералогия фәннәре кандидаты Александр Сначев аңлатуынча, бу ысул махсус лотокта елга яки инеш төбеннән алынган тау токымнары үрнәкләрен юып тикшерүне күздә тота. Процесс барышында авыррак фракцияләр лоток төбендә кала. Табылган материаллар нигезендә билгеле бер тау токымнарының кайда ятуы турында нәтиҗә ясарга мөмкин.

Шул ук вакытта, белгеч билгеләп үткәнчә, чемпионатның әһәмияте бары тик һөнәри күнекмәләрне тикшерү белән генә чикләнми. Яшь геологларның үзара аралашуы, тәҗрибә уртаклашуы һәм бердәм профессиональ мохит формалашуы да мөһим.

Чемпионат Башкортстан өчен дә үзенчәлекле мәйданчык булып тора. Республика территориясе файдалы казылмаларга бай: биредә 46 төр файдалы казылманың өч меңнән артык ятмасы өйрәнелгән. Урал таулары, тау елгалары, мәгарәләр һәм башка уникаль геологик объектлар яшь белгечләргә белемнәрен гамәлдә куллану мөмкинлеге бирә.

Башкортстанның «Янгантау» һәм «Торатау» геопарклары ЮНЕСКОның Глобаль геопарклар челтәренә керә. Чемпионат кысаларындагы экскурсия программасы чит илләрдән һәм Русиянең төрле төбәкләреннән килгән катнашучыларга республиканың геологик мирасын якыннан күрергә мөмкинлек бирә.

«ГеоВызов» «Экологик иминлек» гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелә. Ул геолог һөнәрен популярлаштыруга, яшь кадрлар әзерләүгә һәм тармак белгечләре арасында хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән.

Чемпионатның тантаналы ябылуы 9 сентябрьдә «Патриот» паркында узачак. Программада авиация шоуы да каралган.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас