+10 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Яшьлек
4 Сентября , 06:41

Эше барның — ашы бар

Республика колледжларын сайлаучы яшьләр саны арта

Эше барның — ашы барЭше барның — ашы бар
Эше барның — ашы бар
Быел Башкортстан урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә кабул итү кампаниясе бирелгән гаризалар саны буенча рекордлар куя. 30 июльгә алынган мәгълүматлар буенча, абитуриентлар 24318 бюджет урынына 98471 гариза җибәргән, бу бер урынга дүрт кеше дигән сүз. Бу хакта республиканың мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин хәбәр итте.

2026-27 уку елында төбәк колледжларында 45 һөнәр һәм 119 белгечлек буенча белем алу мөмкинлеге бар.
Абитуриентлар арасында иң популяр юнәлешләр булып информатика һәм исәпләү техникасы, гамәли геология, тау эше, нефть-газ эше һәм геодезия, машина төзелеше, сәламәтлек саклау һәм медицина, юриспруденция, шулай ук мәгариф һәм педагогия белгечлекләре тора. Бүгенге көндә республикада 90 колледж һәм аларның 43 филиалы, шулай ук урта һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы биш дәүләт югары уку йорты эшли.
– Республикада колледжларга кызыксыну арта бара. Бу кирәкле белгечлек алу, яхшы тотрыклы эш табу мөмкинлеге. Һәм без балаларның теләкләре Урта һөнәри белем бирү системасы мөмкинлекләренә туры килсен өчен күп көч салабыз. Урта һөнәри белем алу мөмкинлеген арттыру өчен бюджет урыннары саны быел 2 меңгә арттырылды, — диде республика
Башлыгы Радий Хәбиров.
– 9нчы сыйныфтан соң алдыма шундый сорау куйдым: мәктәптә укуны дәвам итәргәме, әллә колледжка керергәме? Икенчесен сайладым, анда мине җәлеп иткән белгечлек бар иде – ЧПУ белән станоклар операторы. Максатлы юллама белән укырга кердем һәм тиздән эшкә дә урнаштым. Мин заводта өч ел эшләргә тиеш. Миңа биредә барысы да ошый: коллектив тату, шартлар яхшы. Төрле ташламалардан кулланам. Үземнең сайлавым өчен үкенмим, — ди Уфа машина төзелеше колледжын тәмамлаган һәм “ОДК-УМПО” заводында эшләүче Тимур Ярмөхәммәтов.
Тимур бүген үк яхшы хезмәт хакы ала, машина сатып алган һәм белгечлекләрен киңәйтүне дәвам итә.
Хезмәт базарында колледж тәмамлаган яшьләргә ихтыяҗ зур. Чыгарылыш укучыларына эш эзләргә кирәкми — ул аларны үзе таба.
– Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенә тәкъдим ителгән иң кирәкле эшче һөнәрләр арасында автомобиль йөртүче, программа белән идарә ителүче станоклар операторы, токарь, киң профильле станокчы, фрезерлаучы, механика җыю эшләре слесаре, тегүче, станоклар һәм слесарьлык эшләре контролеры, электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер, оператор бар. Тегү җиһазлары, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, шомартучы, бораулаучы, корыч һәм тимер-бетон конструкцияләр монтажлаучылар да бүген яхшы хезмәт хакы алып эшли, — ди республика халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры урынбасары Ләйсән Галләмова.

Гөлия Гәрәева.


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас