

IV халыкара геология чемпионатында «ГеоВызов»та катнашучы студентлар экскурсия программасы кысаларында Гафури районының уникаль геологик объектлары белән танышты. Сәяхәтнең төп нокталары – «Торатау» геопаркына кергән «Усолка» һәм «Дальний Тюлькас» разрезлары булды.
2025 елда әлеге объектлар халыкара «алтын кадак» статусына лаек булган. Бу аларның Җир тарихын өйрәнү өчен аеруча әһәмиятле булуын раслый. Галимнәр өчен разрезлар – планетаның төрле чорлары турында мәгълүмат бирүче мөһим стратиграфик ориентирлар.
Экскурсияне педагог һәм гид Айрат Минибаев үткәрде. Ул катнашучыларга тау токымнарының үзенчәлекләре һәм алар аша Җирнең күп гасырлык тарихын ничек өйрәнергә мөмкин булуы турында сөйләде.
Быелгы «ГеоВызов» чемпионатында Русиянең 19 төбәгеннән һәм 13 чит илдән 300дән артык студент катнаша. Чемпионатның Башкортстанда дүртенче тапкыр үткәрелүе республиканың геология белгечләре әзерләү өчен мөһим мәйданчык булуын күрсәтә.
Гафури районының бизнес-шерифы Эдуард Талипов билгеләп үткәнчә, мондый экскурсияләр яшь белгечләргә теорияне практика белән бәйләргә һәм республиканың фәнни мирасын якыннан күрергә мөмкинлек бирә.
«ГеоВызов» катнашучыларын алда чемпионатның финал сынавы – «Геройлар ярышы» көтә.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102