

Үзәкләр «Гаилә» гомумдәүләт проекты кысаларында Уфада, Октябрьскийда, Сибайда, Мишкә, Ишембай һәм Уфа районнарындагы китапханә һәм мәдәният-сәнгать учреждениеләре базасында, шулай ук республиканың Милли китапханәсендә ачылды.
Аларны җиһазландыруга федераль бюджеттан 30 миллион сумнан артык акча җәлеп ителгән. Бу акчага музыка кораллары, заманча җиһазлар, ноутбуклар, санлы пианино, лазер проекторлар, китаплар, интерактив һәм методик җиһазлар, фәнни тәҗрибәләр өчен җыелмалар һәм башка кирәк-яраклар сатып алынган.
— Ышанам: бу үзәкләр балаларыбыз өчен яңа җәлеп итү нокталарына әвереләчәк. Катлаулы чорга карамастан, федераль һәм республика акчалары хисабына мәдәният йортларын, театрларны, китапханәләрне, сәнгать мәктәпләрен үстерү, төзү, ремонтлау һәм җиһазландыру эшен дәвам итәбез, — диде Радий Хәбиров.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102