

Башкортстанда IV Халыкара геология чемпионаты «Геовызов» тәмамланды. 31 августтан 9 сентябрьгә кадәр дәвам иткән ярышларның тантаналы ябылу чарасы «Патриот» паркында узды.
Чемпионат Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән, Федераль җир асты байлыкларыннан файдалану агентлыгы (Роснедра) ярдәме белән һәм «Экологик иминлек» гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылды.
Быел «Геовызов» Русиянең 19 төбәгеннән һәм 13 чит илдән килгән 300дән артык яшь геологны бер мәйданга җыйды. Чемпионатта Кытай, Иран, Алжир, Африка, Якын Көнчыгыш һәм БДБ илләре вәкилләре дә катнашты. Башкортстан данын Уфа фән һәм технологияләр университеты, Уфа дәүләт нефть техник университеты, Октябрьский нефть колледжы һәм Акъяр тау-кен колледжы командалары яклады.
Ярыш программасы 12 катлаулы этапны үз эченә алды. Катнашучылар биремнәр вакытында геология өлкәсендәге белемнәрен генә түгел, командада эшләү осталыгын, чыдамлылыгын һәм ихтыяр көчен дә күрсәтте.
Чемпионатның халыкара дәрәҗәдә үтүендә төрле илләрдән килгән катнашучылар арасында нәтиҗәле аралашуны оештыру да мөһим булды. Бу эштә Палестина вәкиле, Уфа дәүләт нефть техник университетын тәмамлаган һәм хәзерге вакытта Уфа вузларының берсендә укытучы булып эшләүче Юсеф Абусал катнашты. Ул чемпионатта берьюлы ике рольне башкарды: чит илдән килгән яшь геологларга тәрҗемәче буларак ярдәм итте һәм 12 камераль һәм кыр этабында судья вазифасын үтәде.
Юсеф Абусал УДНТУда белем алган, аспирантурада укыган. Ул Тау-нефть факультетының фәнни эш буенча декан урынбасары, шулай ук «Нефть һәм газ скважиналарын бораулау» кафедрасы ассистенты булып эшли. Аның чемпионаттагы эшчәнлеге «Геовызов»ның һөнәри белем һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булуы белән беррәттән, төрле илләр вәкилләрен берләштергән халыкара мохит булуын да күрсәтә.
Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов, төбәк Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән чыгыш ясап, чемпионатның берничә ел эчендә гади ярыш форматыннан үсеп, яшь геологларның һөнәри берләшмәсенә әверелүен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, мондый чаралар студентларга үзләрен сынап карарга, остазлар, дуслар һәм фикердәшләр табарга, шулай ук җир асты байлыкларын өйрәнүгә юнәлтелгән зур һәм мөһим эшнең бер өлеше булуларын аңларга мөмкинлек бирә.
Роснедра җитәкчесе киңәшчесе Алмаз Такиев та чемпионатның тармак өчен кадрлар резервын формалаштырудагы әһәмиятенә басым ясады. Аның фикеренчә, «Геовызов» яшь белгечләргә үз компетенцияләрен күрсәтү, өлкән хезмәттәшләр тәҗрибәсен үзләштерү, эшлекле һәм дуслык элемтәләре булдыру өчен уникаль мохит тудыра.
Ярыш нәтиҗәләре буенча чемпионатның Гран-при бүләген Санкт-Петербург тау-кен университеты командасы алды. Беренче урынны Мәскәү дәүләт университеты, икенче урынны Санкт-Петербург дәүләт университеты яулады. Өченче урынны Уфа фән һәм технологияләр университеты, Воронеж дәүләт университеты һәм Русия нефть һәм газ университеты командалары бүлеште.
Башкортстан командалары да җиңүчеләр арасында булды. Уфа фән һәм технологияләр университеты һәм Уфа дәүләт нефть техник университеты студентлары аерым дисциплиналарда да, гомуми командалар исәбендә дә уңышка иреште.
Җиңүчеләр өчен төп бүләк — геология тармагындагы эре предприятиеләрдә, шул исәптән «Башнефтегеофизика» компаниясендә стажировка узу мөмкинлеге. Барлык командалар да истәлекле бүләкләр һәм сувенирлар белән бүләкләнде.
Чемпионат кунаклары һәм катнашучылары Башкортстан белән дә танышты. Алар республика табигатен, тарихын һәм мәдәниятен күрергә мөмкинлек алды. Шулай итеп, «Геовызов» яшь белгечләрнең һөнәри осталыгын сынау мәйданчыгы гына түгел, ә төрле илләрдән килгән геологларны берләштерүче халыкара аралашу урынына да әверелде.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102