+10 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Яшьлек
9 Сентября , 13:33

«ГеоВызов» тәмамланды: җиңүчеләр арасында Башкортстан студентлары

Башкортстанда 31 августтан 9 сентябрьгә кадәр узган IV Халыкара «ГеоВызов» геология чемпионаты тәмамланды. «Патриот» паркында чараның тантаналы ябылу мәрасиме үтте.

«ГеоВызов» тәмамланды: җиңүчеләр арасында Башкортстан студентлары«ГеоВызов» тәмамланды: җиңүчеләр арасында Башкортстан студентлары
«ГеоВызов» тәмамланды: җиңүчеләр арасында Башкортстан студентлары

Чемпионатта Русиянең 19 төбәгеннән һәм 13 чит илдән 300дән артык студент-геолог катнашты. Ярышлар 12 этаптан торды. Катнашучылар һөнәри белемнәрен, командада эшләү осталыгын, чыдамлылыгын һәм ихтыяр көчен сынады.

Башкортстанны Уфа фән һәм технологияләр университеты (УФТУ), Уфа дәүләт нефть-техник университеты (УДНТУ), Октябрьский нефть колледжы һәм Акъяр тау колледжы командалары тәкъдим итте.

Чемпионатның Гран-приена Санкт-Петербург тау университеты командасы лаек булды. Беренче урынны Мәскәү дәүләт университеты алды, икенче урын — Санкт-Петербург дәүләт университетында. Өченче урынны УФТУ, Воронеж дәүләт университеты һәм Русия нефть һәм газ университеты командалары бүлеште.

Башкортстан студентлары да аерым дисциплиналарда һәм гомуми команда нәтиҗәләрендә җиңүчеләр арасында булды.

Чемпионат җиңүчеләренә геология тармагындагы эре предприятиеләрдә, шул исәптән «Башнефтегеофизика» компаниясендә, стажировка узу мөмкинлеге биреләчәк.

Башкортстан Республикасы Табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов билгеләп үткәнчә, «ГеоВызов» инде гади ярышлар кысаларыннан чыгып, яшь белгечләрне берләштерүче профессиональ мәйданга әверелгән.

— Монда белем, тәҗрибә һәм характер беренче урында тора. Мондый проектлар студентларга үзләрен сынап карарга, остазлар, дуслар һәм фикердәшләр табарга мөмкинлек бирә, — диде Нияз Фазылов.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас