

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика вузларында студентлар үзидарәсе лидерлары форумында катнашучылар белән очрашты. Вузара кампусның Евразия фәнни-белем бирү үзәге Геном үзәгендә узган чарага 250 кеше — студентлар советлары җитәкчеләре, вузларның беренчел профсоюз оешмалары әгъзалары һәм академик төркем старосталары җыелды.
Радий Хәбиров студентларның уку процессын оештыруда һәм яшьләрнең шәхси сыйфатларын формалаштыруда мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. Ул яшьләр белән даими диалог алып бару, аларның мәнфәгатьләрен аңлау һәм башлангычларын тормышка ашыруда ярдәм итү кирәклеген ассызыклады.
Республика Башлыгы студентларны шәхси иминлекләренә җаваплы карарга, җинаятьчел һәм хокукка каршы гамәлләргә җәлеп итү куркынычын истә тотарга чакырды. Шулай ук ул Уфада вузара кампус төзелешенең дәвам итүен хәбәр итте. 2027 елда анда студентларны урнаштыра башлау планлаштырыла. Кампус 4,2 меңнән артык урынга исәпләнгән, анда спорт, мәдәният һәм көнкүреш инфраструктурасы булдырылачак.
Очрашуда студентлар отрядлары хәрәкәтен үстерү мәсьәләсе дә күтәрелде. Радий Хәбиров бу эш яшьләргә акча эшләү, өстәмә һөнәрләр үзләштерү һәм гамәли тәҗрибә туплау мөмкинлеге бирүен билгеләп үтте. Ул студентларның хезмәт хакына һәм вакытлыча эшкә урнашу мөмкинлекләрен киңәйтүгә аерым игътибар бирергә кушты.
Форумның сорау-җавап өлешендә яшьләр үзләрен кызыксындырган мәсьәләләрне күтәрде. Финанс университетының Уфа филиалы студентлары вузның вузара кампус һәм IQ-парк инфраструктурасына кушылу мөмкинлекләре, шул исәптән уртак лабораторияләр булдыру турында сорады. Радий Хәбиров бу башлангычны хупларга әзер булуын белдерде һәм конкрет тәкъдимнәр әзерләргә чакырды.
Уфаның киләчәктәге үсеш планнары турында сөйләгәндә, республика Башлыгы «Әр-Рәхим» мәчетендә җылыту системасын эшләтеп, гыйбадәт өчен бер зал ачу планнары барлыгын әйтте. 2027 елда Салават Юлаев һәйкәлен тарихи урынына кайтару, ә 2028 елга аның тирәсендә яңа җәмәгать киңлеге булдыру күздә тотыла. Театраль урамын җәяүлеләр өчен уңайлы зонага әйләндерү һәм Уфаның 2028 елда Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммитын кабул итүенә әзерләнү дә мөһим бурычлар арасында.
Очрашу ахырында Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы кубогына узган «Геройлар узышы» киртәләр аша йөгерү ярышында җиңүчеләрне һәм призёрларны бүләкләде. Ярышта республиканың сигез югары уку йортыннан 51 команда катнашкан. Беренче һәм икенче урыннарны Уфа фән һәм технологияләр университеты командалары — «Җиңел атлетлар» һәм «Үргә күтәрелү» алган. Өченче урынга Уфа юридик институтының «Юристлар» командасы лаек булган.
Радий Хәбиров республикада фәнни-мәгариф өлкәсенең актив үсүен дә билгеләп үтте. Ул фәнни оешмаларны финанслау арттырылуын һәм Башкортстанның ил төбәкләре арасында фәнни-технологик үсеш буенча беренче өчлеккә керү максаты булуын хәбәр итте.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102