+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
9 март 2017, 02:00

Бүген Сезнең чыгыш, Маэстро!

Мәшһүр композитор, илаһи моң чишмәсе Рим Хәсәновның 70 яше уңаеннан.Иң кыены – кирпеч калынлыгы китапка җитәрлек мәгълүмат тупланган шәхесләр турында язу. Әгәр дә ул китап халкыбызның күренекле талант иясе, җырлы-моңлы юлын һичвакыт туктатмыйча, тормыш киртәләре, сынаулары һәм борылышлары алдында бирешмичә, аларны олы үҗәтлек, чын ир-узаманнарга хас гаярьлек белән җиңә-җиңә ерып агучы, аккан саен көчәя, чистарына, сафлана баручы моң чишмәсе, иҗаты белән ничәмә буынны дәртләндергән, юаткан, җырлаткан һәм елаткан, тетрәндергән, тәрбияләгән, моңландырган, җырлап яшәргә мәҗбүр иткән шәхес – республикабызның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстан комсомолының – Галимов Сәләм, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләре лауреаты Рим Хәсәнов турында булса, миңа калса, аның бүлекләре дә тыңлаучылары күңеленә гомерлеккә сеңеп калган, аның теленнән төшмәгән, халык җырларына әверелгән, шедевр булып танылган әсәрләре белән аталыр иде.

Читайте нас: