+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
11 март 2017, 12:01

Фәния Габидуллинага - 60 яшь

Шагыйрә, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Фәния Габидуллинаның Башкортстан Язучылар берлеге бинасында үткән юбилее шигърият, җыр-моң кичәсенә әверелде.

Фәния Равил кызын котларга язучылар, шагыйрьләр, җәмәгать оешмалары вәкилләре, элекке хезмәттәшләре – “Кызыл таң” нәшрияты журналистлары, сәнгать әһелләре – Рим Хәсәнов, Илсөяр Гыйзетдинова, Зифа Нагаева, Гөлназ Мөхәммәдиева, Радик Динәхмәтов, Стәрлетамак иҗатчылары, якташлары – дүртөйлеләр килгән иде. Татарстаннан бертуган Роберт һәм Ким Миңнуллиннар да кичәнең мәртәбәле кунаклары булды. Чыгыш ясаучылар Фәния Габидуллинаның әдәби барышка керткән өлешен бәһаләп, киләчәктә дә туган телгә, милләткә, әдәбиятка, республикага хезмәттә калуын теләделәр.
Читайте нас: