+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
11 апрель 2017, 02:00

Авыл хуҗалыгында чын “космонавт” ул!

Федоровка районының “Азат” җәмгыяте соңгы ун елда ирешкән космик дәрәҗәгә тиң үсеш күрсәткечләре аның булдыклы җитәкчесе Рәфис Дашкин хакында шулай дип әйтергә ныклы нигез бирә.Федоровка районының “Азат” хуҗалыгында беренче тапкыр төгәл унбер ел элек булган идек. Бүгенгедәй хәтердә, банкротка чыккан “Ленин юлы” колхозы базасында төзелгән җәмгыятьне яңа гына кабул итеп алган рәис Рәфис Дашкин, корт чаккандай, МТМ белән терлекчелек фермалары арасында бәргәләнә. Бәргәләнмәс иде, шунсыз чара юк. Элекке колхоздан мираска кабул итеп алынган 200 баш карт сыерны ничек тә исән-имин кышлатып чыгарырга кирәк. Ә азык запасы март аена ук юк дәрәҗәсенә җиткән. Элекке күкрәп утырган колхоз басуларыннан яңа җәмгыятькә нибары 1059 гектар гына сөрентеләр калса да, аны да чәчми, буш калдырып булмый. Ә язгы кыр эшләрен үткәрү өчен МТМ ихатасында нибары 2 “Алтай” тракторы (берсе — ватык, икенчесе бөтенләй – двигательсез), шулай ук двигательсез бер Т-150 тракторы, чак-чак тын алган 2 “Беларус” һәм ватык өч чәчкеч кенә утыра. Орлык склады да комаклар һәм күгәрченнәр ачтан үләрлек буш хәлдә. Ашлама, ягулык турында сүз йөртәсе дә юк. Барысын да эзләргә, юлларга, табарга һәм эшкә кушарга кирәк.

Читайте нас: