“Кошлар сайравына кушылып җырлап үстем”
Күренекле опера солисты, Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Фәнәви Салихов матур гомер үрен билгели.Искиткеч талант иясе, Опера һәм балет театрына менә инде 30 ел тугры хезмәт итүче, арияләрне һәм партияләрне дә, халык җырларын да, заманча композиторлар әсәрләрен дә бердәй югары осталык белән башкаручы бу артистны укучыларыбыз белән таныштырып тору артыктыр. Ул – бик бәхетле кеше, чөнки игътибарга бервакытта да мохтаҗ булып яшәмәде, аның хакында, уңышлары турында республика басмаларында, шул исәптән “Кызыл таң”да да, мәкаләләр әледән-әле күренеп кала, радио аның башкаруындагы җырларны еш булмаса да яңгыратып тора.