-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Юбиляр
2 Май 2017, 02:00

“Тамыр” һәр баланың зиһенен үстерсен!

“Тамыр” балалар телеканалы 2 мартта 25 яшен билгеләде. Шул көннән алып телеканал юбилей чаралары үткәрә. “Тамыр”ның туган көнендә Башкортстан юлдаш телевидениесендә “Балалар көне” һәм мәктәп укучылары өчен дискотека узды. Мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Родина” кинотеатрында телевизион фильмнар күрсәтелде. “Угатар” кубогына җәядән ук ату турниры, Ачык ишекләр көне һәм башка чаралар узды.

25-26 апрельдә “Башкортостан” дәүләт концерт залында “Тамыр” балалар һәм үсмерләр телеканалының юбилеена багышланган тантаналы кичәләр узды. Телеканалны күркәм дата белән тәбрикләргә федераль каналлардан, Телерадиотапшыручылар ассоциа­ция­сеннән кунаклар, Казахстан, Татарстан, Саха-Якутия, Удмуртия һәм башка төбәк­ләрдән балалар телеканаллары җитәкчеләре килде. “АБВГДейка” программасын алып баручы Татьяна Черняева чараның махсус кунагы булды.
Юбилей уңаеннан телеканал каршында эшләп килүче җыр студиясендә тәрбия­ләнүчеләр, респуб­ликаның әйдәүче балалар коллективлары, “Тамыр”ның беренче алып баручылары чагу концерт программасы күрсәтте.
Шул ук көннәрдә матбугат конференциясе, “түгәрәк өстәл”, осталык дәресләре узды.
“Тамыр”, әлбәттә, күпсан­лы котлаулар кабул итте, үзе дә истәлеккә бүләкләр таратты.
Бәйрәм концертында балалар белән бер сәхнәдә опера җырчысы Диләрә Идрисова, композитор-башкаручы Айдар Хәмзин, музыкант Заһир Зәйнетдин һәм башкалар чыгыш ясады. Стәрлетамак шәһәренең “Стерх” икмәк комбинаты балаларга күчтәнәчләр таратты.
Гөлназ Колсарина,
“Тамыр” телеканалы директоры:

— 25 ел дәвамында бала­ларның яраткан каналы булып калуыбызга шатбыз. Һәрбер тапшыру балаларга файда китерү өчен эшләнә. Моның өчен коллективка зур рәхмәт белдерәм. Без заманнан артта калмаска тырышабыз, яңадан-яңа проектлар өстендә эшлибез.

Татьяна Черняева,
“АБВГДейка” тапшыруының художество җитәкчесе һәм алып баручысы:

— Советлар Союзы чорында дәүләт яшьләрне бала чактан тәрбияләү идеоло­гиясенең мәгънәсен яхшы аңлый иде. Аннары күп үзгә­решләр булды, балаларга бүленгән эфир вакыты киселде, шуңа бәйле белгечләр югала башлады. Бүгенге балалар телевидениесе — ул партизан отрядлары кебек. Бу өлкәгә акча бүленми, диярлек, әмма үз-үзен аямыйча эшләүче, балаларны яратучы кеше­ләр бар. Җиңел булмаган заманда җиңел булмаган эшне тартучы “Тамыр” командасына, бу телеканалга яшәргә мөмкинлек бирүче республика җитәкчелегенә зур рәхмәт белдерәм!

Антон Михалев,
“Карусель”, “Disney”, “Россия1” каналларында режиссер-проектлар куючы:

— Бүген балалар өчен псевдотапшырулар күп. Алар балалар өчен түгел, ә балалар турында өлкәннәр өчен эшләнә. Балалар тапшыруы тәрбияләргә, өйрә­тергә, гаилә кыйммәтләрен сакларга тиеш. “Тамыр” — нәкъ шундый! Анда баланы “курыкмыйча” җибәрергә була.

Регина Юркина,
Телерадиотапшыручылар ассоциациясе директоры урынбасары:

— Сез бәхетле! Русиядә балалар өчен 24 сәгать тапшырулар тәкъдим итүче башка телеканалны хәтерләмим.
Читайте нас