Социаль философия һәм социологиядә Русиядә билгеле галим, бу өлкәдә мәртәбәле фәнни мәктәп булдыручы Фәнил Сәит улы турында бер мәкаләдә генә язып бетү читен. Аның тормыш юлы, фәндә яулаган үрләре күпләргә үрнәк булырлык.
Фәнил Фәйзуллин Иглин районының Иске-Кобау мәктәбен тәмамлагач, хезмәт юлын Уфадагы “Синтезспирт” заводында аппаратчы булып башлый. Калган гомере тулысынча диярлек Уфа дәүләт авиация институты белән бәйле – биредә ул белем ала, фәнни хезмәткәр, өлкән укытучы, доцент, профессор баскычларын уза, 1984-2002 елларда гуманитар белем бирү факультеты деканы, 1989-2010 елларда социология лабораториясенең фәнни җитәкчесе, 1985 елдан хәзергәчә кафедра мөдире йөген тарта.
Галимнең фәнгә тартылуы үзе үскән укытучылар гаиләсеннән үк башлана. Ә Уфа авиация институтындагы билгеле галим Н.А. Аетов җитәкчелегендәге философлар һәм социологлар җәмгыяте аның бу сәләтен үстерүгә киң юл ача.
Аның шәһәр үсешенә идарә итү нигезләре буенча тикшеренүләре аерым игътибарга лаек. Алар илдә тәүгеләрдән булып әдәбиятта шәһәр тормышының үзенчәлекләрен, аның төп факторларын, каршылыкларын күрсәтүче буларак тарихка керде һәм шәһәр белән идарә итүнең нәтиҗәле юлларын билгеләүгә булышлык итте.
Милләт үсеше һәм милләтара мөнәсәбәтләрдәге социаль мәсьәләләрне өйрәнүдә Фәнил Фәйзуллинның өлеше аеруча зур. Аның әйтүенчә, халыкара мөнәсәбәтләрнең хокукый нигезе Русия Конституциясе һәм Башкортстанда кабул ителгән документларда гына түгел, халыкара дәрәҗәдә дә ярыйсы ук ачык билгеләнгән. Әмма әлегә кадәр бу өлкәдә килешү, политологлар әйтмешли, толерантлык җитешми. Бу төшенчә безгә көнбатыштан килеп керде. Ә без аны еш кына аңлап җиткермибез, аңласак та, тормышта кулланмыйбыз. Профессор Фәнил Фәйзуллин үзенең “Иҗтимагый мөнәсәбәтләр субъекты буларак этнос” монографиясендә базар икътисады мөнәсәбәтләренә күчкән чорда яңа мөмкинлекләр ачылу республикадагы милләтара мөнәсәбәтләргә һәрвакытта да уңай йогынты ясамавын күрсәтә һәм дәлилли. Бу хезмәт республикада милләтара мөнәсәбәтләр белән идарә итү һәм милли сәясәт чикләрен билгеләүгә ярдәм итте.
Ул, илдә тәүгеләрдән булып, фәнни-техник прогресс нәтиҗәләрен өйрәнү мәсьәләсен күтәреп чыкты, рухи кыйммәтләрне билгеләүгә игътибарны юнәлтте.
Башкортстан Фәннәр Академиясен төзүгә ул зур өлеш кертте. Узган гасырның сиксәненче елларында “Русия халыкларын тергезү һәм үстерү”, “Фәнни-техник прогрессның социаль мәсьәләләре”, “Җәмәгатьчелек фикере” Бөтенрусия фәнни-тикшеренү программалары җитәкчеләренең берсе булды. Ә “Башкортстан Республикасының социаль үсеше”, “Башкортстан социаль-икътисади үзаллылыгының фәнни нигезләре”, “Башкортстанның социаль үсеш төбәк стратегиясе” комплекслы фәнни-тикшеренү программаларын төзүгә ул идарә итте һәм тормышка ашыруда катнашты, Русия гуманитар фәнни фондтан грант алуга иреште.
Фәнил Сәит улы — берничә буын философлар һәм социологлар остазы булды, ул әзерләгән 150 фән кандидаты һәм докторлары илнең төрле почмакларында, чит илләрдә эшли.
Ул Башкортстан энциклопедиясен булдыруга күп көч салды, аның авторы һәм мөхәррире булды, моннан тыш, ул республика журналларында мөхәрририят әгъзасы, Башкортстан Фәннәр академиясенең Фәнни Советы рәисе булып тора, ике диссертация советында эшли.
Фәнил Сәит улын эштән, хезмәттәшләре белән аралашудан, тирә-юнь-дәге һәрнәрсәгә катнашудан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Ил һәм республика күләмендәге иҗтимагый-сәяси вакыйгаларның берсен дә игътибарсыз калдырмый, Башкортстан Конституциясен әзерләү һәм камилләштерүдә аның өлеше зур, ул Бөтендөнья Башкортлары Корылтае, Русия Федерациясе халыклары Ассамблеясе башкарма комитетларына сайланды.
Аның белән аралашудан күңелгә рәхәтлек килә, ул ачык күңелле, ярдәмчел, акыллы һәм ихлас кеше, ә оптимизмы һәм бетмәс энергиясенә сокланып туймаслык. Аның белән бер сөйләшү – бер гомер.
— Мөхтәрәм Фәнил Сәит улы! Сез билгеле философ һәм политолог, тарихчы, социолог, шул ук вакытта, сугыш чоры баласы да. Безнең бабаларыбыз фашизмны җиңгән, бөек Ватаныбызны саклап калган. Ә “үзгәртеп кору” нәтиҗәләрендә күпмилләтле илебез җимерелде. Аны башлаудан ни файда иде соң?— Билгеле булуынча, тормышның үзеннән дә яхшырак укытучы юк. Ул “демократик” үзгәрешләрнең миллионлаган кеше тормышына нинди йогынты ясавын үзе үк күрсәтте. Күпләрне “үзгәртеп кору”лар кирәк идеме дигән сорау борчый. Шул ук вакытта, совет чорындагы бай булмаса да, хезмәткә, ялга, белем алуга, медицина хезмәтләндерүенә ныклы гарантия һәм бушлай фатир, шифа-ханәләргә юллама һәм башкалар хәтердә әле.
Үзгәртеп кору башлангач та, көнбатыштагы кебек җәннәт тормышы турындагы вәгъдәләрнең иртәнге томан кебек таралуы аңлашылды. Ә кайберәүләр моңача төшләренә дә кермәгән байлыкка ия булды. Шулай итеп, байлар һәм ярлылар барлыкка килде.
Әлбәттә, советларча социалистик тормыш та ал да гөл булмады, ил күптән бер урында таптанып, үзгәрешләр таләп итә иде.
“Үзгәртеп кору” икътисади, сәяси социаль тормышка уңай үзгәрешләр алып килде. Шуның белән бергә, дәүләт системасына, идеологиягә, рухи байлыкка, җитәкчелеккә, партия хезмәткәр-ләренә, аларның идеалларына, комсомол оешмасына, совет төзелешенең барлык институтларына кара тап ташланды. Үзгәртеп корулар, башлыча, стихияле рәвештә башкарылды. Ә бит алар уңышлы башкарылсын өчен, шул шартларда илнең үсеш страгетиясе, көнбатыш тәҗрибәсен сукырларча кабатламыйча, гасырлар буена яшәгән уңай тәҗрибәгә таяну кирәк иде.
— Сезнең либерализмга һәм аны Русиядә тормышка ашыруга карата фикерләрегез нинди?— “Дөрес” тормыш принципларын билгеләүче фәлсәфи тәгълимәтне Көнбатышта либерализм дип атаганнар. Русия исә Иван Грозный дәвереннән бүгенгәчә либераль дәүләт була алмады. Безнең реформаторлар либерализм яклы булуларын аның дөнья мәдәниятендәге иң зур казаныш булып, гомумкешелек кыйммәтләренә нигезеләнүе һәркем өчен табигый булу белән аңлата. Әмма бу хата.
Либерализм Көнчыгышның англо-саксон өлешендә барлыкка килгән бик үзенчәлекле һәм кабатланмас мәдәният. Ул һәркем кабул итәрлек дәрәҗәдә табигый түгел һәм бар кешелек өчен гомум тормыш рәвеше була алмый. Миңа калса, шул ук көнбатышта либераль кыйммәтләр җиңелүгә тарыды.
Һәр илнең үз кыйммәтләре, аларны чагыштырып булмый, чөнки алар һәр халыкка үз анасы кебек якын һәм кадерле.
— Бүген коррупцииягә каршы көрәш турында күп сөйлиләр. Әмма, бу өлкәдә кискен адымнар ясамый торып, уңай якка үзгәреш көтәсе юк кебек. Нишләргә?— Властьның коррупцияне җиңү теләге һәм мөмкинлеге булуына иманым камил. Президент Владимир Путин билгеләвенчә, бу явызлыкны җиңеп чыгу өчен, властька ихтыяр көче җитми.
Коррупцияне җиңүдә Кытай тәҗрибәсе игътибарга лаек. Ул борынгы ил, анда ниндидер читен карарга киләләр икән, аның нәтиҗәлелеген, җинаятьчелеккә ничек тәэссир итәчәген алдан чамалыйлардыр. Бездә исә ришвәтче һәм казна каракларына каршы күрелгән чаралар тиешле нәтиҗә бирми. Алар никадәр югарырак утырса, шулкадәр иркенрәк урлаша. Әлегәчә шундый бер губернатор, министр яки депутатны халык алдында хөкем итмәделәр. Ә бу каракның, кем булуына карамастан, дәүләт алдында җинаятьче булуын исбатлар иде бит.
— Мөхтәрәм Фәнил Сәит улы! Быел илдә Октябрь социалистик революциясенең 100 еллыгы билгеләнә, күптән түгел Бөек Җиңүнең 72 еллыгын тантана иттек. Әйдәгез, шул хакта сөйләшик. — Еш кына совет чоры турында сөйләүдән тыелып калалар. Әлбәттә, еллар узу белән, халык фикерен үзгәртте, әмма ул 70 ел буена кеше фикере белән яшәмәде бит. Ата-баба мирасыннан колак кагу — манкортлар эше.
1917 елда Русиядә демократик дәүләт төзелде, ул халык мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүче советларга нигезләнде. Аларны Ленин да, Сталин да уйлап тапмаган, советлар халык хәрәкәтеннән 1905 елда ук барлыкка килгән. Әлбәттә, анда хаталар да юк түгел, әмма ул елларда социаль тигезлеккә нигезләнгән тәүге дәүләт төзүгә омтылуны беркем дә кире кага алмый. Көнбатыштагы бик күп капиталистик илләрнең халкы түгел, ә җиткәчеләре бу тәҗрибәдән куркуга калды.
— Әлеге шартларда ил үсешен ничек күзаллыйсыз?— Көрчектән чыгу өчен, гражданлык институтларын үстерүнең законлы нигезләрен булдыру, аларның власть органнары белән хезмәттәшлек итү тәртибен законнар ярдәмендә ныгыту, законнар чыгаруда катнашу, дәүләт сәясәтен җәмгыятьнең барлык катламнарына да җиткерү һәм җәмәгать оешмаларын бюджеттан финанслауны тәэмин итү мөһим. Фәкыйрьлеккә каршы көрәшне бар тармакта дә хезмәтнең һәр сәгатенә югары эш хакы билгеләүдән башларга була. Кече һәм урта бизнеска салымны киметү, байларга арттыру да нәтиҗәле булыр иде. Италиядәге олигархлар табыштан 66 процент, Даниядә 61 процент салым түли. Рузвельт дәверендә АКШта табышка салым 71 процентка җитте һәм социаль тигезлеккә ирешелде.
— Гәзит укучыларга нинди теләкләрегез булыр?— Яшәү көче, аның мәгънәсе – изгелектә. Йөрәкләрдә изгелеккә омтылу, Ватанга сөю тынмасын!
Октябрь ВӘЛИТОВ,
профессор, философия фәннәре докторы, тарих фәннәре
кандидаты, Башкортстанның
атказанган фән, БАССРның
атказанган мәдәният хезмәткәре.