Аңлашылуынча, киләсе елда хәзер инде өч меңгә якын хезмәткәрдән торган коллектив үзенең 30 еллыгын билгеләячәк. Ринат Нәсих улы өчен дә бу гаять дәрәҗәле вакыйга. Ни өчен дигәндә, шушы көннәрдә 50 яшьлек юбилеен үткәрүче Габбасовның утыз елга якын гомере өзлексез рәвештә “Альтернатива” белән бәйле.
Ул Туймазы районының Гафур авылында туып-үскән. Авыл малайлары техникага тартылучан була. Алар арасында иң “катлаулысы”, әлбәттә, мотоцикл. Үсмер чагында ук Ринатта исә теләсә кайсы “матай”ны шөребенә кадәр сүтеп, аннары өр-яңадан җыю сәләте ачыла. Техника агрегатлары арасында аны электр белән бәйле җиһазлардан магнето-динамолар бигрәк тә нык кызыксындыра. Менә шул балачак мавыгулары аны, сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Бәләбәй авыл хуҗалыгын электрлаштыру һәм механикалаштыру техникумына китерүе табигый. Кечкенәдән максатчан булып үскән егет төп белгечлеге буенча белем алу белән генә чикләнмичә, техникумда укыганда янә дә алты төр һөнәргә ия була. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигән әйтемгә менә шулай тәүге адымын ясый ул.
Әйтергә кирәк, электрчы-механик белгечлеге алган Ринат Габбасовка киләчәктә өстәмә һөнәрләренең дә кирәге чыга. Ни өчен дигәндә, үзаллы тормышы башлана гына бит әле. Тәүге хезмәт имтиханын Туймазы совхозының Гафур бүлекчәсе ындыр табагы мөдире сыйфатында тота. Монда техника күп, аларны көйле эшләтү өчен токарь да, эретеп ябыштыручы да булырга туры килә. Аннары инде — Совет Армиясе сафларында хезмәт. Башкортстан егетенә аның зур өлешен Казанда үтү насыйп була. Техникумда алган һөнәрләре монда да ярап куя. Бер сүз белән әйткәндә, туган якларына тормыш чыныгуы алып, әзерлекле белгеч булып кайта Гафур авылы егете.
Ә бу – 80нче еллар ахыры. Үзгәртеп кору йогынтысында илдә зур үзгәрешләр бара, заман агышын тоемлап, үзенчәлекле фикерләүче яшь буын вәкилләре тормышта да, хезмәттә дә үз урынын табарга омтыла. Шуларның берсе — Ринатның әтисе яклап туган тиешле абыйсы Айрат Камаев Октябрьскийда шәхси предприятие оештырып җибәргән икән. Юнәлеше дә үзенчәлекле: пластмассадан көнкүреш әйберләре җитештерү. Алар арасында шешә бөкеләре сәүдәдә бигрәк тә үтемле товар – халык егылып ала. Менә шулай икетуганнар: Камаевлар, Фәхретдиновлар, Габбасовлар кооперативка берләшеп, үз эшләрен башлап җибәрә.
— Ул чорда барлык “җитештерү куәтләре” ике термопласт станоктан гыйбарәт иде, — дип хәтерли Ринат Нәсих улы. — Аларны тоткарлыксыз эшләтү өчен чимал таләп ителә. Моңа инде акча кирәк. Ә бездә — яңа гына үзаллы тормышка чыгучы яшьләрдә ул чамалы, әлбәттә. Әти-әниләрдән алабыз, муеннан дип әйтерлек бурычка да батарга туры килде. Шуңа да карамастан, киләчәккә якты хыяллар белән яшәдек.
Кооперативта эшчәнлеген пластмасса коючы булып башлаган Ринат Габбасов та һөнәри баскычлар буенча шактый җитез үсеп китә. Һөнәри яктан яхшы әзерлеген, оештыру сәләтен исәпкә алып, 90нчы елларда ук җитәкче вазыйфаларга үрләтелә ул. Тәүдә предприятиенең тәэминат бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнә, баш бухгалтер, сәүдә йорты директоры урынбасары, аннары директор була. 2001 елда “Альтернатива” генераль директорының җитештерү буенча урынбасары вазыйфасына раслана.
Бу урында шуны да билгеләп үтик. Белүебезчә, Совет чорында предприятие-оешмаларда җитәкченең җитештерү өчен җаваплы урынбасары, әйдәүче белгеч буларак, беренче урында торды. Моның сәбәбе билгеле: элек эшчәнлектә алгы планда продукция күләме иде. Хәзер, әлбәттә, игътисади кыйблалар үзгәрде: өстенлек җитештерелгәнне сатуга, ягъни менеджментка бирелә. Шуңа да карамастан, җитештерү куәтләрен үстерүне “Альтернатива”да тәүге мәлдә үк беренчел бурыч итеп куйдылар. Бу, хәзерге чор белән чагыштырганда, бигрәк тә ачык күренә. Кооператив, мәсәлән, эшчәнлеген 200 квадрат метр тәшкил иткән бинада башлый. 2016 елда “Альтернатива”ның җитештерү мәйданы 150 мең квадрат метрдан артты. Техник куәтләр үсешен исә термопласт җиһазларының саны 200 данәгә җитүеннән чамаларга мөмкин. Тоташ алганда, җитештерү корылмаларының сыйфат күрсәткечләре 10 тапкырга яхшырган.
Башкортстан күләмендә малтабарлык нык үсеш алган Октябрьскийда соңгы елларда заманча эре сәнәгать предприятиеләре барлыкка килде. Алар арасында җитештерү куәтләре буенча “Альтернатива” өстен-лекле урынны лаеклы тота. Гомумән, җитештерү куәтләре, хезмәтне оештыру дәрәҗәсе буенча Русиянең нефть сәнәгатендә киң танылу алган “ОЗНА”, “Пакер”, “Петротул” кебек предприятиеләр сафына кыска гына вакыт аралыгында “Альтернатива”ның басуында генераль директорның продукция җитештерү буенча җаваплы урынбасарының хезмәт өлеше дә зур гына.
Ринат Габбасов “Альтернатива”ның җитештерү буенча командиры исемен лаеклы тота. Шәһәр предприятиеләрендәге коллегалары арасында аның абруе зур. Монысы инде аның техник фикерләү дәрәҗәсенең югары булуыннан, технология яңалыкларын дөрес тоемлаудан һәм үз вакытында кулланудан килә.
Ринат Нәсих улы 30 елга якын гомерен багышлаган коллективта, предприятие җитәкчелегендә, чын мәгънәсендә, олы хөрмәт казанган җитәкче.
— Моңа ул максатчанлыгы, техник белемен камилләштерүдә фәнни эзләнүчәнлеге, алдынгы технологияләрне җентекле өйрәнеп, кулланышка кертүе белән иреште, — ди бу уңайдан “Альтернатива”ның генераль директоры, Дәүләт җыелышы — Корылтай депутаты Раил Фәхретдинов. — Ринат Габбасовның белгеч буларак асыл сыйфатлары арасында хезмәт сөючәнлеген, уйлаганын тормышка ашыруда үҗәтлелек-тырышлыгын да билгеләр идем. Ул бары тик алдынгылар сафында барырга тырышкан һәм бара белгән кеше. Мин бу туганым белән горурланам, аңа киләчәктә уңышлар телим!”
Әлеге теләкләргә өстәп шуны да җиткерәсе килә. Ринатны производство командиры, дигән идек. Ә җитәкченең, белүебезчә, боерыклары күбрәк булучан. Аның эш бүлмәсендә коллегалары белән аралашканын күзәтеп торырга туры килгәләде. Кул астында эшләүчеләр белән мөгамәләсеннән чыгып, шундый нәтиҗәгә киләсең: бәгъзе берәүләрдән аермалы, итагатьле, чын мәгънәсендә кешелекле җитәкчеләр дә була икән. Сүз дә юк, ипле сөйләшсә дә, Ринат Нәсих улы таләпчәнлеген дә сиздереп ала, әлбәттә. Әйткәндәй, аның мондый эш стиленә хезмәттәшләре күптән күнеккән. Шуңа да аралашу эшлекле дәрәҗәдә барса да, җитәкченең күңел җылысын да тоемламый калмый алар. Монысы эшкә дәрт кенә бирә.
Теләсә кемне бизи торган мондый сыйфатлар — ата-ана тәрбиясеннән, әлбәттә. Миңнегаян һәм Нәсих Габбасовлар әхлак, итагатьле мөнәсәбәт, тыйнаклылык кебек кыйммәтләрне балаларының күңелләренә дә сеңдереп барганнар. Ни аяныч, Ринатның сеңлесе Гөлфиянең гомере фаҗигале рәвештә вакытсыз өзелә. Әмма бу гына тормыш сынауларының соңгысы булмаган икән: әти-әнисенең дә шактый иртә вафатын да кичерергә туры килә Ринатка.
Яшәештә зур югалтуларны татыганнарга сабырлык белән бергә рух ныклыгы да хас, шул ук вакытта, алар хискә дә бай кешеләр. Тормыш тетрәнүләре исә күңел түрендә яшеренеп яткан иҗат бөреләрен дә ачарга сәләтле. Бу урында шуны да искә төшереп үтик: Ринат Нәсих улының байтак гомере туган авылы Гафурдан читтә үтә. Туган төбәккә ихтирам тойгысы, авылдашларны сагыну хисләре кайчак бер тишеп чыга бит ул. Ринат Габбасовның 2014 елда үзнәшер ысулы белән басылган “Гафур чорлар аша: еллар һәм язмышлар” китабын шуның бер матур нәтиҗәсе итеп кабул итте якташлары. Анда борынгы заманнардан алып авылның килеп чыгышы тасвирлана, бер сүз белән әйткәндә, элек Карамалы Вәлит исеме белән йөргән Гафур авылының 300 еллык тарихы барлана. Авылдашлары турында бай һәм тирән эчтәлекле мәгълүмат биреп, Гафурның игелекле улы якташлары алдында рухи бурычын үтәгән, дип һич икеләнми әйтергә мөмкин.
Якыннарының Ринат Нәсих улын ихтирам итү, олылау сәбәпләренең янә берсе — аның үрнәкле гаилә башлыгы, үз эшенең остасы, тормышта иплелеге һәм ярдәмчеллеге өстенә гаять дәрәҗәдә туган җанлы булуындадыр. Җәмәгате Флүзә Рәис кызы белән 24 ел дәвамында матур тормыш кичереп, Казанда абруйлы уку йортында белем алучы кызлары Дианага яхшы тәрбия биргәннәр алар. Нәсел тамырлары береккән туган авылында йорт тергезеп, нигез коруы да игелекле асыл затка карата ихтирам хисләре уята.