Язмыш Ринат Закир улына ил тормышында кайнау, төрле вазыйфаларда эшләп, Русия тарихында авыр чорларда ил мәнфәгатьләрен саклауда үз талантын һәм оештыру сәләтен ачу мөмкинлеге бирде.
Кайда да ул намус белән хезмәт итте һәм бүген дә актив эш алып бара. Аның казанышлары Русия Хөкүмәте, Русия, Башкортстан һәм Хакасия Милли банклары тарафыннан югары бәяләнде. Ул II дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденының медале, II дәрәҗә Бөек Петр ордены, “Русия Банкы отличнигы”, “Русия Банкы учреждениеләрендә хезмәт һәм Русия Банкы эшчәнлеген оештыруга һәм тәэмин итүгә керткән өлеше өчен” билгеләре белән бүләкләнде.
Ринат Закир улы 1947 елның 7 июлендә Тәтешле районының Кальтәү авылында крестьян гаиләсендә туган. 1962 елда сигезьеллык мәктәпне тәмамлый. Шул ук елны әтисе вафат була. 16 яшьлек Ринат гаиләсенә ярдәм итү максатында Түбән Тагилдагы училищега укырга керә һәм Ф. Э. Дзержинский исемендәге вагоннар төзү заводында эшли башлый. 1966 елда Совет Армиясе сафларына хезмәткә чакырыла. 1969 елда демобилизацияләнгәч, туган авылына кайтып, “Фәнгә” колхозында бригадир булып эшли. Зәфилә исемле кыз белән чәчләрен чәчкә бәйлиләр. 1978 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын уңышлы тәмамлый. 1969-93 елларда туган районында хезмәт сала — Тельман исемендәге колхоз рәисе итеп тәгаенләнә, бер елдан соң Ленин исемендәге колхозда шул ук вазыйфаны башкара. 1980 елда КПССның Тәтешле район комите-тының икенче секретаре итеп сайлана. Свердловск Югары партия мәктәбен тәмамлый. Һөнәри белемен камилләштерү максатында гыйльми тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнә һәм кандидатлык диссертациясе яклый. Арытаба югары икътисади белем ала.
КПССның Тәтешле район комитетының беренче секретаре вазыйфасында эшләгән дәвердә ул районның ышанычлы матди-техник базасын булдыра — авыллар тө-зекләндерелә, анда яшәүче халыкның тормыш сыйфаты яхшыра, район колхозлары авыл хуҗалыгы культуралары уңдырышлылыгы, терлекчелекне үстерү буенча лидерлар сафына чыга, игенчелек өчен техника сатып алына, яңа технологияләр кертелә. Милли банк бинасына капиталь ремонт үткәрелә, аның җитәкчелеге белән заманча таләпләргә җавап бирүче баш исәп-касса үзәге булдырыла.
1990 елда Ринат Закиров Башкортстан Милли банкы рәисенең беренче урынбасары вазыйфасына тәгаенләнә. 1997 елда Хакасия Милли банкы рәисе вазыйфасына үрләтелә. 2009 елда ул туган ягына әйләнеп кайтып, элекке эшен дәвам итә.
Ул үз тормышын яраткан эшеннән башка күз алдына китерә алмый. Ринат Закир улы банк хезмәткәре һәм икътисадчы гына түгел, сәясәтче, тарихчы, философ һәм төзүче дә. Бүген аны авыл хуҗалыгының көнүзәк проблемалары, авылларда эшкә сәләтле халыкның азаюы, яшьләр арасында әхлаклылык сыйфатлары кимүе борчый.
Мин аңа бүгенге дөнья, ил икътисады һәм банк системасындагы хәлләргә карата үз фикерен белдерүен сорап мөрәҗәгать иттем.
– Хөрмәтле Ринат Закирович, Сезнең өчен Ватан нәрсә ул? — Бүген күпмилләтле Башкортстанда яшәвем һәм эшләвем белән горурланам, чөнки Русия — минем Ватаным. Ул барысы өчен дә уртак. Мин аның үткәне белән горурланам, бүгенгесен яратам, киләчәге турында хыялланам.
— Сез буш вакытыгызны ничек үткәрәсез?
— Андый вакыт миндә сирәк була. Форсаты тигәндә китаплар укыйм, табигать кочагында булырга, балыкка йөрергә яратам. Минем өчен иң мөһиме — хәрәкәттә булу.
— СССР таркалганнан соң, илнең икътисади куәтен, аның мәдәниятен, фәнен, мәгарифен, сәламәтлек саклау тармагын ничек җайга салырга? Бу турыда нәрсә уйлыйсыз? — Либераль идеология яклы булган ил җитәкчеләре эшкәртүче сәнәгатьнең таркалуын ни өчендер күрергә теләми. Бу тармакта продукция эшкәртү буенча Америкадан — 11, Сингапур һәм Япониядән 16 тапкыр калышабыз. Сүз югары технологияләр турында түгел, ә гади товарлар турында бара. Ил медицина җиһазларын АКШка караганда — 29, Германия белән чагыштырганда, 17 тапкыр азрак җитештерә. Кайчандыр безнең ил галимнәр, инженерлар, квалификацияле эшчеләр белән дан тота иде. Кешелек тарихында байлык нәкъ эшкәртүче сәнәгатькә бәйле туплана. Шуңа күрә аны үстерү мөһим.
— Ринат Закирович, Сезнең уйлавыгызча, мондый очракта нинди чаралар күрелергә тиеш? — Беренче чиратта, план төзергә кирәк. Аңа кадәр булачак нәтиҗәне күз алдына китерергә кирәк. Бары тик шуннан гына дәүләт шәхси партнерлык, чит ил инвестицияләрен җәлеп итү турында фикер йөртергә мөмкин. Үсешергә телибез икән, дәүләт икътисадка җитәкчелек дәрәҗәсендә шөгыльләнергә тиеш. Дәүләтнекеләр янында ярдәмче җитештерүче предприятиеләр, остаханәләр булдыру мөһим. Минем карашка, беренче чиратта, илдә хәлне үзгәртергә кирәк. Бүген барлык икътисади үзгәрешләр нигезен кешеләр тәшкил итә. Сүз аларның һөнәри сыйфатлары турында гына түгел, әхлаклылык һәм кешелеклелек турында бара.
— Сез аграр тармак белгече буларак, бүген чәчүлек мәйданнарын кыскаруга, гектар көченә, минераль ашламалар кертү эшенең бүгенге торышына ничек ка рыйсыз?— Бу — бик җитди һәм көнүзәк мәсьәлә. Статистика мәгълүматларына күз салсак, соңгы 25 елда Русиянең кайбер төбәкләрендә чәчүлек мәйданнары берничә тапкыр кимегән, матди-техник база белән дә шул ук хәл. 1990 ел белән чагыштырганда, тракторлар җитештерү күрсәткече берничә тапкыр кимегән. Русия Президенты В. В. Путин билгеләвенчә, авылны үстерү перспективалары Хөкүмәтнең социаль-икътисади сәясәтенә бәйле. Тәүдә авыл хуҗалыгы машиналары төзүне, орлыкчылыкны һәм токымлы мал үрчетүне тергезү мөһим. Бүген авыл өчен өстенлек-ле дәүләт программаларын гамәлгә ашырырга кирәк. Беренче чиратта, чәчелми калган басуларны эшкә кушу өчен финанслау программасын булдыру мөһим.
— Бездә балачактан хезмәткә сөю тәрбияләнде. Хәзер әлеге юнәлештә бернинди эшчәнлек тә күзәтелми. Сез бу турыда нинди фикердә?— Без мәктәптә укыган чакта ук авыл тормышына күнегеп үстек. Беребез дә шәһәргә китәргә ашыкмады. Барысы да эш белән мәшгуль иде – мәктәптә пионер лагере эшләде, балалар колхозга ярдәм итте. Балаларда хезмәткә сөюне балачактан тәрбияләргә кирәк. Сүз дә юк, крестьян эше авыр, әмма башкача да яшәп була. Шуңа күрә бүген яшьләр шәһәргә тартыла. Кайбер төбәкләрдә ташландык җирләр байтак. Фермерлар түгел, ә югары техник, заманча, эре хуҗалыклар гына халыкны туйдыра ала.
— Хөрмәтле Ринат Закирович! Сезне юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйм! Сез республика халкы өчен мөһим эш башкарасыз. Арытаба да аны дәвам итегез. Сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм уңышлар телим! Октябрь ВӘЛИТОВ,
профессор, философия фәннәре докторы.