Мансур Әнвәр улы Дәүләкән районының Исмәгыйль авылында дөньяга килгән. Салават педагогия училищесын тәмамлагач, Башкортстан дәүләт университетының филология факультетында укыган. Шул еллардан ук җәмгыятьтәге күренешләргә битараф булмаган, тормышка карашларын тәүге шигырьләрендә, мәкаләләрендә ачып салган. Каләм белән дуслашу аңа хәбәрче һөнәрен сайларга этәргеч биргән. Ул, Дәүләкән районы гәзитенә эшкә кайтып, каләмен чарлаган. Район гәзитендә сынауны уңышлы үткән яшь белгечне берничә елдан Башкортстан китап нәшриятына мөхәррир, баш мөхәррир урынбасары вазыйфасына эшкә алалар. Эрудицияле һәм тирән фикерле белгеч җитәкчелекнең игътибарыннан читтә калмый. Аны Мәскәүгә Югары партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. 1979 елда партия өлкә комитетына эшкә чакыралар. 1990 елда Мансур Әюпов “Башкортостан” республика гәзитенә баш мөхәррир вазыйфасына тәгаенләнә.
Мансур Әнвәр улы белән миңа, яшь журналистка, нәкъ шушы елларда якыннанрак танышу насыйп булды. Вазыйфасы буенча ул минем өчен буй җитмәслек югарылыкта булса да, бер бинада эшләү аның гадилеген һәм кешелек сыйфатларын ачык күрсәтте. Чынында ул кешеләр белән аралашучан, иҗади, шигъри хисле, шаян кеше булып чыкты. Бервакыт Матбугат йортыннан эш буенча чыгып барганда, алар безнең ул вакыттагы баш мөхәррир Марат Муллакаев белән, минем ашыкканны күреп, үзләре белән алды һәм кирәкле урынга илтеп куйды. Алмасалар да булыр иде, чөнки үзләренең дә Хөкүмәт йортына ниндидер мөһим чарага ашыгып китеп барышлары иде. Сөйләшеп бару миңа Мансур Әнвәр улын тагын да яхшырак белергә ярдәм итте. Шунда якташлар булуыбызны, хәтта аның безнең авыл белән бәйләнеше булуы хакында ишетү минем өчен чын мәгънәсендә ачыш булды. Ә ул әнисе белән безнең якларда булуы турында хатирәләре белән бүлеште. Соңрак миңа Мансур Әнвәр улының районның абруйлы хуҗалыкларын җитәкләгән туганнары, әти-әнисе, гомумән, бу төпле һәм тирән тамырлы нәсел турында бик күп матур сүзләр ишетергә туры килде.
Мансур Әнвәр улы нәкъ шушы елларда республиканың сәяси аренасында төп идеологларның берсе була. Ул Башкортстан дип янган, аның киләчәге өчен көрәшкән матбугат чараларына зур әһәмият бирә. Аны төп яңарыш мөнбәренә әйләндерә. Матбугатны үстерүгә һәм аның матди нигезен камилләштерүгә лаеклы өлеш кертә. Рухи кыйммәтләр үзгәреш кичергән күчеш елларында бигрәк тә яшьләрнең күңелендә барлыкка килгән бушлыкны тутыру өчен башкорт һәм татар телләрендә яшьләр өчен яңа гәзит-журналлар барлыкка китерү өчен көч сала. Тәгаен, “Йәшлек” һәм “Шоңкар”, “Өмет” һәм “Тулпар” басмалары бу мөһим бурычны үтәүгә тәгаенләнә, аларның көнкүреше нигездән ныгытыла. Үзе ул Башкортстанның киләчәген виртуаль дөньяда гизгәннәрдә түгел, ә чын яшьләр йөзендә күрә, бу турыда бер интервьюда ул болай ди: “...яшь кеше актив һәм инициативалы, алдан күрә белүчән һәм эшлекле, кыю карарлар кабул итү аша, үзенә дә, җәмгыятькә дә файда китереп, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә сәләтле булырга тиеш. Аңа тирән һәм ныклы гомум һәм махсус белеме, гадәти булмаган, иҗади фикерләү сәләте, югары зыялылык кирәк. Яңа Башкортстан кешесен без туган җире, халкы һәм аның прогрессив үсешенә юнәлтелгән эшләр өчен җаны-тәне белән бирелгән гуманист һәм Ватанының чын патриоты итеп күрәбез”. Матбугатның ролен дә ул шуннан чыгып бәяли.
Шушы елларда “Башкортостан” һәм “Кызыл таң” республика гәзитләре дә тираж буенча 100 мең чиген узып, иң югары ноктага иреште. Болар, үз чиратында, җәмгыятьнең үсешендә чагылыш тапты, аның социаль-сәяси тотрыклылыгын, милләтара һәм конфессияара татулыкны тәэмин итүгә булышлык итте. Башкортстан Республикасы Министрлар Советы рәисе урынбасары, аннары Дәүләт секретаре вазыйфасын башкарган елларда да Мансур Әнвәр улы төп принципларыннан тайпылмады, вәзгыятьне тоеп, халык мәнфәгатьләрендә хезмәттә булды. Ә сәяси яссылыкта республиканы федерация составында күрә. Исем өчен түгел, дәүләтне формалаштыру безгә үз проблемаларыбызны яхшырак хәл итәргә, федераль органнар белән нәтиҗәле бәйләнештә эшләргә мөмкинлек бирә, дигән фикер йөртә ул. Федерализмга, милли мөнәсәбәтләргә бәйле карашларын исә Русия Дәүләт думасы депутаты буларак тормышка ашыра.
Яңа гасыр башында инде философия фәннәре кандидаты һәм сәяси фәннәр докторы дәрәҗәләренә ирешкән күренекле сәясмәнне без Башкортстан Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе ректоры һәм профессор дәрәҗәсендә күрәбез. Яңа Башкортстан өчен җитәкче кадрлар әзерләү арытаба шунда дәвам итә. Аның бихисап укучылары бүген бик күп тармакларда әйдәүче белгечләр сафларын тулыландыра.
Соңгы елларда Мансур Әнвәр улы Башкортстан Фәннәр академиясендә яңа проектлар өстендә эшли, шуларның берсе республиканың 2020 елга кадәр икътисади стратегиясен алга сөрүдә катнаша.
Ир өстендә – ил йөге, дигәндәй, 70 яшен билгеләгән шушы көннәрдә дә хөрмәтле галим аксакалыбыз шулай ил турында уйланып, аның киләчәген кайгыртып яши. Чын ир һәрвакыт ир булып калырга тиеш. Хөрмәтле Мансур Әнвәр улы! Сезгә сәламәтлек телибез, киләчәктә дә күңел күгегез якты булсын, дәртегез сүрелмәсен!