Аның исеме республикада туксанынчы елларда зур куәт белән яңгырый башлады. Башкортстанда гына түгел, Русиядә иң беренчеләрдән хәйрия оешмасы төзеп, аны “Мәрхәмәт” дип атады. Ул вакытта Киров районы хакимиятендә эшләгән-гәме, хәйрия акцияләре дә шул районнан башланды – балалар йортлары, ярдәмгә мохтаҗ башка объектлар әлеге оешма китергән он, яшелчә-җимеш, кием-салымга чиксез шат иде. Туксанынчы еллар...
Гадәттә, күпләр, түрә булып алгач, яки башка җылы урынга кунаклагач, бирүдән бигрәк, алуны ярата. Бер халык артисткасының балалар йортына очрашуга килгәч, ятимнәрнең авызыннан йолкып урланган азыкны, күчтәнәч итеп, тартмалап алып киткәнен күргәнем бар. Ә монда...
– Мин мохтаҗлар яныннан тыныч кына уза алмыйм шул, – ди бу хакта Рәшидә Искәндәр кызы. – Балачакта мохтаҗлыкны үзем дә күп күрдем. Үсеп буй җиткергән, инде егетләр күзе төшә башлаган озын толымлы кыз чагымда чыгарылыш кичәсенә киеп барырга туфлием булмыйча, күрше апасының катасын кигәнемне генә искә төшерәм дә...
Ул 1947 елның 19 июлендә Учалы районының Нәврүз авылында күп-
балалы гаиләдә бердәнбер, көтеп алган кыз булып дөньяга килгән. Әтисе – авылда беренче коммунист, әнисе – тәүге комсомолка. Әтисен авыл Советы рәисе итеп куйгач, гаиләгә бәла килә – аны “халык дошманы” дип, кулга алалар, шулай итеп, иң якын дуслары ялкынлы коммунистның “башын ашый”.
Ә Рәшидәнең хыяллары бу афәтләрдән югары – ул актриса булырга хыяллана. Әмма, махсус уку йорты таба алмагач, ул Башкортстан дәүләт университетына укырга керә, андагы драма түгәрәгендә шөгыльләнә. Ничек тә сәхнәгә якынрак буласы килә кызның.
Ә язмышы аңа тагын да мавыктыргыч юл сызып куйган – ул комсомол, партия оешмаларында югары дәрәҗәләрдә эшли, соңыннан дәүләт эшлеклесе була.
– Америка Кушма Штатларында хатын-кызлар белән очрашканда алар илендә гүзәл затларның сәясәткә оныклары булгач кына, илле яшьләрдән узгач килүе ачыкланды, – ди Рәшидә Искәндәр кызы. – Шунда үземнең республика ВЛКСМ өлкә комитетына эшкә тәгаенләнгәч, тугыз айлык улымны Учалыга поезд белән кайтарып җибәргәнем искә төште дә, җаным өшеп куйды...
Халыкка хезмәткә, дигәндә, нәкъ шулай, үзенә бер тамчысын да калдырмый көчен сала ул, диңгезендә колач ташлап йөзә. Аның сүзе барлык даирәдә дә үтемле яңгырый. Ә оран салса – ил иярә.
Беслан вакыйгаларыннан соң ул, гуманитар йөк төяп, Осетиягә юлланды. Аннан алда, әлбәттә, ул йөкне Башкортстанда тупларга кирәк иде. Коточкыч бу фаҗига тынга каплангач, күпләр башта сулыш ала алмыйча торды – нишләргә, кайгы күленә чумган халыкка нинди юату сүзләре табарга? Ә Рәшидә ханым тапты, ахирәтләре белән Бесланга барып, өйдән-өйгә йөреп, кайгыдан каралган йөзләргә бераз гына нур якты. Мәскәү госпитальләрендә дәваланучыларга да башкорт балы, балалар төшергән сурәтләр, башка күчтәнәчләр юлланды.
Бервакыт ул: “Ахирәтләр, ир-егетләрне саклыйк!” – дип оран салды. Ул оештырган чараларда моңа кадәр уңайсыз булып тоелган ир-егетләр мәсьәләләре турында ачыктан-ачык сөйләнде, күпләрен хәл итү юллары билгеләнде.
Ә башта хатын-кызлар арасында, соңрак тоташ авылларда эчкечелеккә каршы оештырылган чаралар күпме кешене упкын читеннән тартып алды, стаканга үрелгән кулларны борып, назга сусаган балалары иңенә салды?!
“Ахирәтләр – рульгә!” чакыруын зур шәһәрләрдә генә түгел, кечкенә авылларда да хуплап каршы алдылар. Корыч атны иярләү җиңел эш түгел, билгеле, әмма Солтанова әйткән икән – булдырабыз!
“Рәшидә Искәндәр кызының башкарган эшләрен санап бетеп буламы? Андагы идеяләр – вулкан бит ул, әллә каян бәреп чыга”, – ди күпләр. Каян булсын – шул бер йөрәктән. Тик ул башкаларныкыннан аз гына ешрак тибә, күбрәк яна, ешрак сыкрый. Мөмкин кадәр озаграк та типсен бу тынгысыз йөрәк!