Кайчан карама, эшенә ул һәрвакыт ашкынып, җитез адымнар белән кызу-кызу атлап, йөгереп диярлек бара иде. Әнә шулай халыкны фидакарь хезмәткә туплауга, дәртләндерүгә, соңгы яңалыклар белән таныштыруга ашыкты ул. Ә инде район Сабантуйларын Фирдәвес ападан башка, гомумән, күз алдына да китереп булмый иде. Аның бөтен Сабантуй мәйданына яңгырап торган бәрхет тавышы көрәшчеләрне дә чәмләндерде, уңган киленнәрне дә дәртләндерде, барлык бәйгечеләрне яңа җиңүләргә рухландырды, хәтта чаптар һәм юртак атларны да алга ярсып томырылырга мәҗбүр итте кебек.
Кабатланмас ягымлы тавышы белән кешеләр күңеленә юл тапкан Фирдәвес Фәттах кызының намуслы хезмәте лаеклы бәһаләнде, төрле ведомстволарның Мактау грамоталары белән беррәттән, аңа “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелде. Лаеклы ялга чыккач та, район халкы бик юксынды аны. “Моңлы, ягымлы тавышын бик сагынабыз”, дигән сүзләрне күп ишетергә туры килде.
Ире Камил абый белән шатлыгын да, кайгысын да бергә кичереп, кулга-кул тотынышып, тормыш сукмагыннан әле дә күркәм пар булып атлый алар. Язмыш нинди генә сынаулар куйса да, алар сынмады, сыгылмады. Икесе дә бер сүздә, бердәм һәм тату булгач, төшенкелеккә юл куймыйча, авырлыкларны бергә җиңделәр. Улларына һәм ике кызларына гомер биреп, аларга югары белем алырга ярдәм иттеләр. Әти-әнисеннән иң яхшы сыйфатларны күңелләренә сеңдереп үскән балалары, тормышта һәркайсы үз урынын табып, халык хуҗалыгының төрле тармагында бүген намуслы хезмәт сала. Әти-әниебезгә рәхмәтебез, хөрмәтебез чиксез, ди алар.
Маликовларның гаилә учагын тергезүенә дә биш дистә елдан артык гомер үткән. Бер-берсен ихтирам итеп, аңлап яшәгәннәр генә бу бәхеткә лаектыр. Хезмәт ветераннары, икесе дә дәрәҗәле урында эшләвенә карамастан, бервакытта да үзләрен башкалардан югары тотмады, шуңа да халык аларны хөрмәт итте.
Заманында райондагы иҗтимагый тормышның уртасында кайнап, 35 ел район Хатын-кызлар советы рәисе урынбасары булган, район Советы каршындагы төрле комиссияләр эшендә актив катнашкан хезмәт ветераны Фирдәвес Фәттах кызы бүген дә актив, ул район ветераннар хоры коллективының әгъзасы да. Моннан тыш, “Башкорт хатыны – милләт анасы” I Республика бәйгесенең “Өлкән яшьтәге хатын-кыз” номинациясендә икенче урын яулады һәм Кубок, Мәдәният министрлыгы, Башкорт хатын-кызлары берлегенең Дипломнары, Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Фирдәвес Фәттах кызын барча Илеш халкы исеменнән юбилее белән тәбрик итеп, изге теләкләребезне җиткерәбез. Сәламәт бул, Фирдәвес апа, балалар һәм оныклар игелеген күреп, хәерле картлык кичерергә насыйп булсын Сезгә! Бу теләкләргә читтә яшәүче, бүген яраткан басмабыз – “Кызыл таң” гәзитен укып, Сезнең ягымлы тавышыгызны исләренә төшереп, әле дә сагынып искә алучы барлык илешлеләр дә кушылуына шикләнмим. Күркәм гомер бәйрәмегез белән Сезне!
Светлана Имамова.