Юбиляр
11 Сентября 2017, 21:00

Уңганлыгы сокландыра

Регина Хәсәнованың изге хезмәтенә пациентлары чиксез рәхмәтле.Күп кызлар кечкенәдән укытучы, сатучы булырга хыяллана. Илеш районының Исәмәт авылы гүзәле Регина Хәсәнова исә кечкенәдән медицинаны үз итә.Уфадагы 1нче медицина училищесын тәмамлагач, хезмәт юлын ул Неф­текама шәһәрендә санэпидемио­логия станциясендә эпидемиолог булып башлый. Аннары озак еллар Дүртөйле шәһәрендә медицина тармагында хезмәт сала. Соңгы биш елда җаваплылыгы чикләнгән “Здоровье” җәмгыятенә җитәкчелек итә.

Халык сәламәтлеген кайгырту, авыруларга ярдәм кулы сузу, савыктыру максатыннан ачылган әлеге шәхси клиника заманча медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән. Биредә һәр көнне халыкка төрле медицина хезмәте күрсәтелә, даими пациентларга, инвалидларга, ветераннарга, студентларга, мәктәп укучыларына ташлама ясала, гарантия бирелә. Кыскасы, моннан һичкайчан кеше өзелми. Күрше районнардан тыш, Уфадан, хәтта рес­публикабызның башка ерак төбәкләреннән дә киләләр. Моны пациентлар чагыштырмача арзан хакка югары сыйфатлы хезмәт күрсәтелү белән аңлата.
Мөрәҗәгать итү өчен адрес һәм телефоннар: Дүртөйле шәһәре, Ленин урамы, 42, “Здоровье “ җәмгыяте. Телефоннар: 8 (34787) 3-71-11, 8-917-47-83-177. Рәхим итегез!
“Яхшы ананың хакы йөз яхшы остазның хакыннан да олырак” ди халык. Бу сүзләр җәмәгате, Нефтекама шәһәренең асыл ир-егете Фәнис Биктимер улы белән улы Денислам, килене Рәмилә, оныгы Самира өчен һәрчак җан атып, аларның ихтирамын тоеп яшәүче, хезмәтендә ирешкән уңышлары өчен “Баш­кортстанның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре” исеменә, күпсанлы Мактау грамоталарына, бүләкләргә лаек булган сабыр холыклы, шат күңелле, олы йөрәкле, ярдәмчел Регина Максаф кызына да төбәп әйтелгән сыман.
Гомумән, Регина Хәсәнова – күпләргә тирән акыл, зыялылык, кешелеклелек, ихласлык үрнәге. Ак күңеле белән якташларына, туганнарына, хезмәттәшләренә, пациентларына яхшылыклар өләшеп, изгелекләр генә кылып яши. Аның уңганлыгына тирә-якта сокланмаган кеше юк!
Бүген, 12 сентябрьдә, басуларда урып-җыю эшләре кызган, бакчаларда яшелчә-җимеш өлгергән ямьле, мул мәлдә, якыннарын һәрвакыт шатландырып яшәүче нурлы йөзле, туган җанлы Регина Хәсәнова гомер көндәлегенә ике “5” ле билгесе куелган күркәм юбилеен билгели. Аны шушы матур гомер бәйрәме белән кайнар тәбрикләп, куанычлы, тигез озын гомер, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, балалар игелеге, оныклар шатлыгы, тынгысыз һәм җаваплы эшендә зур уңышлар, бәхетле киләчәк телисе килә.
Хөрмәтле Регина Максаф кызы!
Сызылып аткан алсу таңнар
Килсен Сезгә кояш, нур булып.
Сәламәтлек, шатлык юлдаш
булсын,
Куанычлар килсен ургылып.

Ак бәхетләр Сезгә юлдаш булсын,
Күтәренке булсын күңелегез.
Сау-сәламәт, куанычта гына
Гөрләп үтсен һәрбер көнегез.

Парлап канат кагу җиңелрәк,
Язмыш Сезне ялгыз итмәсен.
Бәхет чишмәләре ургып
торсын,
Мәңге шулай суы кипмәсен!
Читайте нас