Менә берничә ай Әнис Әхмәтнәгыйм улы хаклы ялда. Шулай да ул, күнегелгәнчә, авыл әтәчләре белән уяна. Ихатасына чыга, бераз йөреп ала, кире керә, тик аны йокы алмый инде. Аның биологик сә-гате шулай уята, гадәт буенча, кырык елдан артык күнегелгәнчә.
Рәис вазыйфасына кадәр ул алты ел колхозның баш агрономы булып эшли. Кемдә әле – атаклы Баевта! Ул вакытларда башкача иде. Чәчү яисә урып-җыю чорында агроном, гадәттә, тәүлегенә 2-3 сәгать йоклый. Башкача була да алмый. Төнге сәгать икесез кайтып керә алмыйсың, иртәнге биштән син инде басуда. Тракторчылар ике сменада эшләде, ә агроном берүзе, аның сменасы юк. Йоклаганда да колхоз эшләре өчен борчыласың, уянгач, ярый әле бу төш кенә, дип шатланасың... 1981 елның көзендә, урып-җыю-ның иң кызу чорында, рәисләр корпусының легендасы, алты орден кавалеры, БАССРның атказанган агрономы Әдип Солтан улы Баев йөрәк өянәгеннән кинәт вафат була. Бу хәл болай була: сентябрь азагында, ашлыкны исәпләгән вакытта, партия артта калганнарга ярдәм йөзеннән, әлеге хуҗалыктан өстәмә ашлык таләп итә. Ә ул хуҗалыкның үзендә дә мал азыгы өчен һәм колхозчыларга таратып бирерлек кенә калган була. Рәиснең йөрәге түзми. Табиблар да ярдәм итә алмый. Шулай итеп, 28 сентябрьдән “Коммунар” колхозының рәис йөге Гариповка күчә.
Әнис Әхмәтнәгыйм улына ул вакытта 28 яшь була...
Рәис булып эшләгән дәвере-нең беренче елы гомерлеккә аның исендә кала. Әнис өчен бу вакыт – иң кырыс чорларның берсе. Беренчедән, җиңел булмаган шартларда кышкы чорда малчылыкның продуктлылыгын һәм үсемлекчелекне дә районда алдынгылар рәтеннән төшер-мәскә кирәк. Баш агроном булып эшләве аңа күпкә җиңелрәк була, чөнки ул – басулар хуҗа-сы. Ә колхоз рәисе вазыйфасында – син бар хуҗалыкның хуҗасы.
Колхоз рәисе вазыйфасын тарту Гариповлар гаиләсендә күптән таныш эш була. Әниснең әтисе Әхмәтнәгыйм 1950нче елларда Чакмагыш районында рәис булып эшли. Колхоз эше буенча атналар буена өенә кайта алмаган чагы күп була әтисенең. Балаларны тәрбияләү, барлык йорт эшләре әнисенең иңенә төшә. Әнис өч бала арасында төпчеге була. Абыйсы белән апасы мәктәп тәмамлап шәһәргә чыгып киткәч, әни-сенең ярдәмчесе булып Әнис кала. Колхоз басуында әнисе белән икәүләп чөгендерен дә утыйлар, башка эшләрдән дә читләшмиләр. Өстәвенә, рәис улы буларак, башкаларга үрнәк булып яхшы укырга да өлгерә.
1970 елда Чакмагыш районы Имәнлекул авылы урта мәктә-бен тәмамлый. Спортны яраткан Әнис күңелендә данлыклы якташы, авылдашы Башкортстаннан бердәнбер ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев кебек очучы булу хыялын йөртсә дә, авыл хуҗалыгы институтына укырга керә, яшь егетне колхозның алтынсыман башаклы басу-кырлары җилкендерә. Бу дәвердә Илеш районы бөртеклеләр уңышын елдан-ел күтәрә. “Коммунар” колхозына хуҗалык игенчеләренең алдынгы тәҗрибәсен өйрәнергә башка төбәкләрдән киләләр. Мәктәп-нең һөнәри юнәлеше дә авыл хуҗалыгы була. Өстәвенә, бу территориядә нефть тармагы да үсеш ала башлый. Барлык басуларда диярлек НГДУ “Чакмагышнефть” качалкалары утыра. Нефтьчеләрнең тормыш-көнкүрешләре дә колхозчыларныкына караганда күпкә яхшырак. Аларга Семилетка посёлогында барлык уңайлыклары булган фатирлар да бирелә. Шул елларда авиация, нефть институтлары мәктәп тәмамлаучыларны күпләп җәлеп итә. Шулай булуга карамастан, Әнис авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын сайлый.
Ул елларда студентлар корпусының күпчелеген өлкәнрәк яшьтәгеләр тәшкил итә. Егетләрнең күбесе армия сафларында хезмәт итеп кайткан, техникум тәмамлаган, я булмаса саллы гына эш стажына ия. Әнис кебек мәктәп эскәмиясеннән килгәннәр бик аз була. Ләкин ул өлкән студентлар белән уртак телне тиз таба. Спорт белән шөгыльләнә, фән белән дә кызыксына.
Ул вакытта институтның ректоры атаклы Назыйф Бәхтизин була, ул җитәкләгән уҗым арышы лабораториясе уңышлы эшли. Әнис икенче курста укыганда үсемлекчелек кафедрасының фәнни түгәрәгенә йөри башлый, арыш уҗымын җентекле өйрәнә. Бу лабораториядә бик кызыклы һәм таләпчан укытучы Валентин Печаткин белән берлектә эшлиләр. Уку елларында арыш уҗымын эш-кәртүне камилләштерү технологиясенә кагылышлы бик күп яңа, файдалы белем алына.
Диплом эшен бик яхшыга яклагач, Әнис Гариповка аспирантурага укырга керергә тәкъ-дим ясыйлар. Тик яшь белгеч туган колхозына эшкә кайтып китә. Бу 1975 ел була.
Еллар үткәч, ул кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый, бер фәнни монографиягә һәм кырыклап басмага автордаш була. Хезмәт юлында яшь белгеч фән казанышларын файдаланырга тырыша, басуларда тәҗрибәләр үткәрә.
Рәис вазыйфасын башкара башлагач та аңа үз җаена гына эшләргә туры килми. Киресенчә, Социалистик Хезмәт Геройлары Тимерхан Нәҗмиев белән Фәйзулла Яхин, авыл хуҗалыгы новаторлары Габдрахман Сираев, Әсхәт Рахмановтан торган алдынгылар рәтенә басып, алар белән тиң торып эшләргә тырыша.
1986 елда инде, биш еллык рәис стажы булган Гарипов җитәкләгән “Коммунар” колхозы районда бөртеклеләр җитештерү буенча рекорд куя. Шул ук елда Әнис Гарипов “Хез-мәттәге уңышлары өчен” медале белән бүләкләнә.
Ул елларда рәискә үз вазыйфасына кагылмаган мәсьәләләрне дә хәл итәргә туры килә. Аларны ул район Советы депутаты буларак та, хуҗалык рәисе буларак та хәл итә. Ул социаль объектлар төзү белән дә шөгыльләнә. Колхозның барлык бригадаларында да заманча ашлык тазартучы комплекслар, ашлык складлары, автотрактор паркы өчен яңа мастерскойлар, гаражлар, юллар төзелә. Колхоз мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йортлары, медпунктлар төзүдән дә читтә калмый.
Әйтергә кирәк, Әнис Әхмәтнәгыйм улы авылга газ үткәрү пионеры да. Аның тырышлыгы, үҗәтлеге нәтиҗәсендә колхозга кергән авылларның барысына да районда беренчеләрдән булып зәңгәр ягулык торбалары сузыла.
Муса Гәрәев кебек кыю очучы була алмаса да, аның үзе белән бик күп тапкырлар сөй-ләшеп утырырга насыйп була аңа. Муса Гайса улы гади, кешелекле, колхозчыларның тормышын аңлаучы кеше була. Туган авылына кайткан саен иң башта авылдашы, колхоз рәисе янына ашыга ул. Әнис Әхмәтнәгыйм улы булышлыгы белән Геройның Таш-чишмә авылындагы йорт-музее тергезелә, батыр очучының юбилеена багышланган сабантуйлар югары дәрәҗәдә үткәрелә.
Сабантуйлар, дигәннән, шу-ны да әйтеп үтәргә кирәк: ул ‒ Әнис Гариповның чабыш атларына булган мәхәббәте. Шуңа күрә хуҗалыкның район сабантуйларында ат чабышы ярышларыннан бүләксез кайтып киткәне булмады.
Туксанынчы елларда дөнья-лар үзгәреп китә. Бу авыр вакытларда колхоз рәисе хуҗалыкны таркатырга юл куймый. Колхозчылар да аны үз ышанычыннан ташламый, авырлыкларны бергә кичерәләр. Гомумән, Әнис Әхмәтнәгыйм улы үзенең колхоз рәисе вазыйфасын башкарган дәверне өч чорга бүлеп карый. Беренчесе ‒– ‒ 80нче елларда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттыру һәм авыл эшчәннәренең социаль-икътисади тормыш шартларын яхшырту. Икенчесе ‒– 90нчы елларда авыл хуҗалыгында дәүләтнең планлаштырып җитештерүеннән баш тартып, базар принципларына яраклашып күчерү. Өченчесе ‒–‒ 2000 елларда яңа технологияләрне үзләштерү һәм үзаллылык шартларында авыл ху-җалыгы җитештерүчеләрнең дөнья үрнәгендәге базар икътисадына күчү, яраклашу.
Әнис Әхмәтнәгыйм улы һәрвакыт хуҗалык эшчәннәренә, белгечләргә, фәнгә һәм алдынгы тәҗрибәгә таянып эшли. Максаты‒ хуҗалыкны саклап калу, авылдашларының социаль-икътисади тормыш дәрәҗәсен күтәрү. Һәм ул моңа ирешә дә!
Тормышындагы уңышларында төп терәген Әнис Әхмәтнәгыйм улы гаиләсендә күрә. Хәләле Фәнзия белән алар ике ул үстерәләр. Ирек белән Денис икесе дә нефтьче һөнәрен сайлаган. Бүген өлкән Гариповлар ‒ бәхетле картәти белән картә-ни. Алар ике оныкларын тәрбияләшергә ярдәм итә.
Әнис Әхмәтнәгыйм улын хаклы ялга озатканда колхозчылар җыелышында аның үзе, фидакарь хезмәте турында бик күп мактау сүзләре яңгырады, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Тантанада катнашучы-ларның һәммәсе дә яраткан җитәкчеләренең бу сүзләргә чын-чыннан лаек икәнлеген аңлый иде. Шуңа да чын мәгънәсендә Җир улы булган шәхес бәхетле гомер кичергәнлегенә шикләнми, шуңа да ул башын горур тота.
Рәзит Нурлыгаянов,
авыл хуҗалыгы фәннәре докторы.