+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Юбиляр
9 Августа 2018, 21:00

Син бит Илешнең улы...

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинга — 70 яшь.Иртәгә районда әдипнең күркәм юбилее уңаеннан тантаналы чаралар узачак.Үз халкының мәхәббәтенә ирешү – шагыйрьнең иң зур хыялы, диләр. Татарстанның халык шагыйре, күренекле якташыбыз Роберт Миңнуллин халыкчан иҗаты, ватанпәрвәрлеге белән халкыбызның мәхәббәтен күптән яулады. Әдипнең әдәбияттагы юлы, халык рухы белән сугарылып, шигърияте халык акылын, тапкырлыгын, җорлыгын туплавы, хис-моңга бай булуы белән аерыла. Шагыйрьнең татар шигъриятендә башка берәүне дә кабатламаган үз йөзе, үз урыны бар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Сөн елгасында коенып, Илеш икмәген ашап үскән егетнең ике тугандаш республиканың да танылган шагыйренә әйләнеп, күп мәртәбәләргә ирешүе — безнең өчен зур горурлык. Якташыбызның иҗатын өйрәнү, аны популярлаштыру максатында районыбызда ел саен төрле бәйгеләр үткәрелә. Бу бәйгеләрдә биш яшьлек сабыйлардан башлап, тугызынчы дистәне ваклап килүче абый-апаларга кадәр катнаша.
Быел да Роберт Мөгаллим улының 70 яшьлек күркәм юбилеен каршы алу уңаеннан, аның иҗатына багышлап, зур әдәби-иҗади бәйгеләр үтте. Балаларның иҗатка тартылуы безне аеруча нык шатландыра. Яз көне алар арасында “Кайттым туган якларыма” театрлаштырылган тамаша һәм шигырь уку, “Җырлыйм туган якта” — җыр, “Сөенсеннәр әле сабыйлар” рәсемнәр конкурсы игълан ителгән иде. Бәйгенең беренче этабы мәктәпләрдә үтсә, икенче этабы район Үзәк балалар модельле китапханәсендә барды. Биредә зур әзерлек белән үткән сайлап алу турында 200дән артык бала үз көчен сынады. Иң яхшы чыгыш ясаучылар конкурсның өченче этабына үтте. Аларга китапханәдәге “Роберт” лирик-патриотик клубында халык шагый­ренең үзе катнашлыгында барган бәйрәм кичәсендә чыгыш ясау бәхете тиде. Бәйге йомгаклары буенча җиңүчеләргә Роберт абый үз куллары белән бүләкләр тапшырды. Халык шагыйре кулыннан Диплом, Мактау грамотасы, Рәхмәт хатлары, китаплар алу, фәһемле сүзләр ишетү балалар өчен гомерлеккә истә кала торган вакыйга булды.
Район мәктәпләрендә еш булучы, ихлас күңеле, гадилеге белән аерылып торучы, күпмедер дәрәҗәдә “бала” булып кала белгән шагыйрь абыйлары белән һәр очрашу — балалар өчен олы бәйрәм. Якташ шагыйребезнең китапларын, шигырьләрен яратып укучылар арасында аның
ши­­­г­ырьләрендәге уңай геройлардан үрнәк алырга тырышучылар да күп. Конкурслар вакытында, хәтта шагыйрьнең үзенә охшарга тырышам дип, шигырь язучылар да булды. Бер бала менә ничек язган иде: “Әле менә сүзләр тезеп, утырам бик тә сабыр. Үскәч, Роберт абый кебек булам, диеп, зур шагыйрь”.
Быел “Бәхетле мизгелләр” (Казан) хәйрия фонды Роберт Миңнуллинның 70 яшьлек юбилее уңаеннан Татарстанның һәм Башкортстанның мәктәп укучылары арасында шагыйрьнең иҗаты буенча иң яхшы эссе/иншага бәйге оештырды. Шушы бәйгедә җиңү-челәр арасында Югары Яркәйнең 4нче урта мәктәбе укучылары да бар. Гәзит укучылар игътибарына аларның иҗади эшләреннән өзекләр тәкъдим итәм.
Камила Сәрвәрова, 2 “А” сыйныфы укучысы: “Р. Миңнул­лин­ның “Алма бабай алмасы” шигырен яратам. Аны укыгач, шундый кызыктырып, кызарып пешкән алмалар күз алдына килә. Ямьле җәй ае, хуш исле бакча, хәтта тәм­нәрен искә төшереп, җимеш­ләреннән сыгылып торган алмагач тасвирлана. Бу ши­гырьдәге алма бабайны мин дәү әтиемә охшатам...”

Әмир Әхмәтшин, 6 “А” сыйныфы укучысы: “Аның һәрбер шигыре гадилеге, нәфислеге, күңелгә ятышлыгы, юморга байлыгы белән аерылып тора. Шигырьләре бер сулышта укыла. Шагыйрь кемне дә булса дәвам итми, чөнки тумышы белән талант иясе...”

Гүзәл Габделхакова, 6 “А” сыйныфы укучысы: “Роберт Миңнуллин шигъриятендә Ана образына багышланган шигырь­ләр аерым урын алып тора. Һәрберебезнең күңел­ләрендә тулып йөргән хисләрне ул бик оста сүзләр белән әйтеп бирә. Әниләрне хөрмәт итүче, алар турында берсеннән-берсе матур һәм популяр җырлар иҗат итүче, аларга мәдхия җырлаучы таныл­ган шагыйрь ул...”

Югарыдагы мисаллардан кү­ренүенчә, Роберт Миңнуллинның шәхесе, аның шигырьләре – балалар өчен зур бер тәрбия мәктәбе ул.
Өлкәннәр өчен дә, нәниләр өчен дә бердәй талантлы әсәрләр язучы күренекле якташыбыз: “Һәр кайтуым туган җиргә булган мәхәб­бәтне кабат яңарта”, – дип кабатларга ярата. Без үзебез дә, илеш­леләр, аны яратып, һәрчак сагынып көтеп алабыз.
Юбилеегыз котлы булсын, хөрмәтле әдип! Сезгә киләчәктә дә туган туфрак җылысыннан көч алып, матур әсәрләр тудырып яшәргә язсын!

Зәлифә КАШАПОВА,
Русия һәм Башкортстан Язучылар, Журналистлар берлекләре әгъзасы.