1981 елда Стәрлетамак дәүләт педагогия институтын тәмамлагач, Ниязбай Булатбай улы хезмәт юлын Гафури районының Йөзимән урта мәктәбендә директор урынбасары булып башлый. Эшенә таләпчән егетне 1983 елда туган Яугилде мәктәбенә директор итеп тәгаенлиләр. 1984 елда исә “Йолдыз” район гәзите мөхәррире урынбасары вазыйфасына эшкә чакыралар. 1989-90 елларда Н. Сәлимов республикабызның “Ленинсе” гәзите мөхәррире урынбасары булып эшли һәм нәкъ шушы чорда “Йәшлек” гәзитен булдыру буенча зур эшләр башкара.
“Табын” гәзитенең республикада үзаллы башкортча басма булып дөнья күрүе дә — аның фидакарьлеге, тырышлыгы нәтиҗәсе. Тиз арада абруй казанган гәзитнең җитәкчесе 1994 елда Уфага “Йәшлек” гәзите редакциясенә баш мөхәррир вазыйфасына кайтарыла.
Ниязбай Булатбай улы 1997 елдан Башкортстан Президенты Хакимиятендә эшли, 10 елга якын гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге мөдире вазыйфасын башкара. 2011 елда республикабызның төп басмасы — “Башкортостан” гәзитенең баш мөхәррире итеп тәгаенләнә. Дәүләт хезмәте буенча хаклы ялга чыккач, 2015 елдан Башкортстан Республикасы Милли архивы директоры урынбасары булып эшли.
Башкалада яшәвенә карамастан, туган ягы, якташлары белән тыгыз бәйләнештә яши Ниязбай Булатбай улы. Аның тырышлыгы белән Башкортстаныбызның географик үзәгенә — Гафури районының Яңа Зирек авылы янындагы урман читенә — истәлекле таш куела. Күңеле иман нуры белән тулы замандашыбыз туган авылы Яугилдедә мәчет салу идеясен дә күтәреп чыга, үзе һәм авылдашлары керткән иганә исәбенә иман йортының бинасы тиз арада калкып чыга.
Ниязбай Сәлимовны күпләр тынгысыз, бернәрсәгә дә битараф булмаган җәмәгать эшлеклесе буларак белә. Туган районында яшәгәндә, төп гәзит эшеннән тыш, төрле мәдәни-спорт чаралары уздырырга да вакыт таба ул. Республикада киң колачлы үткәрелгән Табын ыруы җыеннары һәм ыру яшьләренең фестивальләрен төп оештыручы да — Ниязбай Булатбай улы.
Сәлимовны аның әле яңа гына дөнья күргән “Рухым — ырысым” дигән китабының тышлыгына төшерелгән чая бөркеткә охшатам. Бар гомерен халык мәнфәгатен яклауга багышлаган, заман авырлыгын, халкыбыз иңенә төшкән сынауларны бөркет чаялыгы белән туры бәреп, хәләл көче белән хәл итәргә омтыла ул. Бөркетләр кыяларны, күкләрне генә тиңсенә. Табигатенә салынган күркәм сыйфатлар — егәрлек һәм җаваплылык, ярдәмчеллек һәм мәрхәмәтлелек, изгелек, Туган илгә, туган җиргә, туган телгә булган чиксез сөю хисе... Ваемсызлык дигәнне белмәү Ниязбай Сәлимовны һәрчак рухи югарылыкка, биеклеккә әйди — бар булмышы, халык гаме белән яшәү рәвеше аны очышка чакыра. Чын журналистиканың һәм шигъриятнең максаты да шул бит: кеше күңелен азатлыкка, яктылыкка әйдәү.
Мине Ниязбай Булатбай улы белән якташыбыз, филология фәннәре докторы, профессор, Халыкара төркият академиясе академигы Рәйсә Халикова (тамырлары Гафури районының Олы Үтәш авылына тоташа) таныштырды. Аңа кадәр “Табын”, “Йәшлек” гәзитләренең баш мөхәррире, саллы фикерле мәкаләләр авторы, якташлар белән районда, Уфада үткәрелгән төрле мәдәни чараларны, очрашуларны оста оештыручы итеп белгән Нияз абый белән шулай көтмәгәндә бер “гаилә”нең — Рәйсә Халикованың фәнни мәктәбе — әгъзалары, фикердәш, рухташ аспирантлар булып киттек. Икебезнең дә гыйльми җитәкчебез фән дәрьясында колач ташлап йөзгән, нинди генә җаваплы вазыйфалар башкарырга туры килсә дә, гыйльми эш белән шөгыльләнергә вакыт табып, билгеле уңышларга ирешкән Ниязбай Сәлимовны безгә һәрчак үрнәк итеп куйды, аның кебек өлгер булырга, вакыт кадерен белергә өндәде.
2011 елда Ниязбай Сәлимов, “Башкорт әдәби теле публицистикасының формалашуы һәм үсеше” дигән диссертациясен уңышлы яклап, филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә ия булды. Күп тә үтми “Башкорт әдәби теленең публицистик стиле” дип аталган монографиясен бастырып та чыгарды, гыйльми җыентыкларда бик күп фәнни мәкаләләре дөнья күрде.
Әйтергә кирәк, галимнең бу монографиясе гәзит-журнал һәм радио-телевидение хезмәткәрләре өчен файдалы кулланма булды. Китап башкорт тел гыйлемен әле үзләштерә башлаган студентта да, вакытлы басма редакцияләрендә каләмен сынаган журналистта да зур кызыксыну уятты, чөнки бу юнәлештә нәшер ителгән башка төрле әсбаплар булганы юк иде әле. Хезмәттә борынгы төрки язма комарткылары, шәҗәрәләр, рәсми документлар, авыз-тел иҗаты әсәрләре белән бергә, республикабыз басмалары да тикшерү материалы һәм чыганагы булып хезмәт иткән.
Янә шуны да әйтергә кирәк: башкорт тел гыйлеменә, нәкъ аның кебек, илһам канатларының берсе — гыйлемлеккә, икенчесе публицистикага һәм шигърияткә тоташкан иҗатчының килүе бик тә отышлы булды. Дөресрәге, иҗат дөньясына үзе бер күренеш булып килеп керде Нияз Сәлимов һәм менә ничәмә еллар инде үзе дә талпынып иҗат итә, эзләнә, безнең дә күңелләрне балкытып яши. Талантлы шагыйрьнең “Курчак буласым килмәде” (1992), “Әтием табышмаклары” (1995), “Әнүзә белән шук кәҗә” (1997), “Кояш — кошмы?” (2006), “Урак өсте” (2008), “Рухым — ырысым” (2018) китаплары башкорт әдәбиятында лаеклы урын алды.
Югары һөнәри осталыкка ия булган иҗатчының халык белән аралашу, архивларда эшләү, ал-ял белмичә эзләнү, тикшеренү эшләренең нәтиҗәсе булып “Бурлы урта мәктәбе: кичә һәм бүген” (2000), “Яугилде — Самыш: үткәне һәм бүгенгесе” (2007), “Газиз җирем — Җирегем” (2009), “Халык чәчәне Вәлиулла Колымбәтов” (2016), “Без — табыннар” (2017) китаплары, күләмле мәкаләләре, очерклары дөнья күрде. Шушы көннәрдә генә басылып чыккан “Шәхесләр иңендә — халкым язмышы” җыентыгы Башкортстанның 100 еллык юбилеена матур бүләк булды.
Менә шулай заманалар киңлегендә очып баручы пар канатлы чая бөркет кебек янып, талпынып яши Табын иленең күренекле улы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Җәлил Киекбаев, Мәҗит Гафури исемендәге премияләр лауреаты, Бөтендөнья башкортлары корылтаеның “Ал да нур чәч халкыңа!” медаленә һәм күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән Ниязбай Сәлимов. Билен биштән буып иҗат итәр, халкына армый-талмый хезмәт күрсәтер чагы әле аның. Бөркет булып очар чагы! Иншаллаһ, шулай булсын! Яңа иҗади үрләр, сәламәтлек насыйп булсын сезгә!
Зөләйха Хәбибуллина,
М. Акмулла исемендәге БДПУ доценты, филология фәннәре кандидаты.