+6 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Юбиляр
1 Ноября 2018, 21:00

Хезмәте белән хөрмәтле, гаиләсе белән күркәм!

Кешенең уңганлыгы йортыннан күренә. Дүртөйле районының Миңеште авылында яшәүче Зәнфирә һәм Илгиз Әхмәтшиннарның ихатасы ерактан ук балкып тора. Кешеләргә хөрмәт күрсәтеп, ихласлык өләшкән кешеләрнең дөньясы шулай булырга тиештер дә ул.

Добавить в предпочтительные источники Google
Илгиз Тимерхан улы моннан төгәл 75 ел элек Борай районының Чалкак авылында туган. Ул кечке­нәдәдән үк басу эшләрен үзләштерә. Туган авылында тугызъеллык мәктәп тәмам-лаганнан соң, Маядык авылына укырга килә. Арытаба Кушнаренкода бухгалтер курсларын тәмамлый.
Язмыш аны Дүртөйле районының Миңеште авылына алып килә. Һәм шуннан башлап бөтен гомерен авыл хуҗалыгына, аграр тармакны үстерүгә багышлый. Читтән торып Башкортстан дәүләт аграр универ­ситетының икътисад фа-куль­тетын тәмамлый. 1967 елда тырыш егет гаилә кора. Гомер буе колхозда бухгалтер була. Хаклы ялга чыккач та ике ел эшли. Яшь бухгалтерлар белән тәҗри­бә уртаклаша. Колхозда инвентарьлаштыру комиссиясе рәисе була.
Бүген ул хатыны Зән-фи­рә апа белән биредә матур тормыш көтә. Балалар, оныклар назына төренеп яши. Оныклары кайсысы мәктәптә, кайсысы югары уку йор­тын­да белем ала, Себер төбәгендә хез­мәт итә. Зәнфирә апа гомере буе башлангыч сыйныфларны укытты. Мәктәптә бер чара да аның катнашлыгыннан башка үтмәде. Бүген дә ул көтеп алынган кунак, остаз.
Илгиз абый – уңган кеше. Җәй көне аның ихатадан кергәне юк, кош-корт үс-терә. Җыр-моңны да үз итә. Оста итеп гармунда уйный, моңлы тавышы белән җырлый. Ул – балта остасы да. Кулыннан килмәгән эш юк, Илгиз абый агачтан төрле җиһазлар да эшли.
Күркәм юбилее уңаеннан ихлас тәбрик итеп, Илгиз абыйга корычтай сәламәт­лек, гаилә иминлеге, килә-чәк­тә дә Миңеште авылы-ның хөрмәтле аксакалы булып, озын-озак бәхетле гомер кичерүен телибез!

Ример НАСРЕТДИНОВ.
Дүртөйле районы.