+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Юбиляр
31 Января 2019, 21:00

Якты дөньяны күрергә ярдәм итүче галим

Академик Марат Азнабаевка – 80 яшь.Марат Тәлгать улы, Башкортстан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлап, 1962-64 елларда клиник ординатурада укый, аннары күз авырулары кафедрасында аспирантурага укырга керә. 1969 елда кандидатлык диссертациясе яклый. 1971-80 елларда БДМИда офтальмология кафедрасы доценты була.

Добавить в предпочтительные источники Google
1980 елда Марат Азнабаев РСФСР Сәламәтлек саклау министрлыгының Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институты директоры итеп билгеләнә.
1987 елда Мәскәүдә докторлык диссертациясен уңышлы яклап, Марат Азнабаев күз авырулары кафедрасы мөдире итеп сайлана, Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институты директоры вазыйфасын да башкара.
Марат Азнабаев – профессор, академик, дәвалаучы табиб, уйлап табучы, җитәкче, җәмәгать эшлеклесе, студентларга тәҗрибәсен тапшыручы педагог, аспирантлар, фән кандидатлары һәм докторлары әзерләүче остаз, китаплар авторы. Аның бөтен тормышы изге һөнәргә – кешеләргә дөнья матурлыгын яңадан күрү мөмкинлеген кайтаруга багышланган. Тумыштан якты дөньяны күрүдән мәхрүм булган балаларның күз авыруларын дәвалауда байтак ачышлар ясый.
Чирек гасырдан артык Марат Тәлгать улы Уфа күз авырулары гыйльми-тикшеренү институтына җитәкчелек итте. Бу чорда институт илдәге заманча матди-техник базасы һәм әзерлекле кадрлар потенциалы булган иң алдынгы гыйльми һәм дәвалау үзәкләренең берсенә әйләнде.
Нәкъ Марат Азнабаевның башлангычы белән институтның яңа стационар һәм поликлиника бүлекләре төзелде. Реформа үткәрелгән авыр елларда институт, эшчәнлекнең яңа өлкәләрен үзләштереп, арытаба үсүен дәвам итте. Монда ясалма күз карасы, контакт линзалары, трансплантатлар, виско-эластиклар ясау буенча өч лаборатория оештырыла. Күз микрохирургиясе буенча районара үзәкләрнең Яңавылда, Сибайда, Малоязда һәм башка төбәкләрдә оештырылуы республикабыз халкы өчен сөенечле вакыйга булды. Бу махсуслашкан үзәкләрдә заманча җиһазлар, квалификацияле белгечләр ярдәмендә авыл халкына да үз вакытында медицина ярдәме күрсәтеп була. Башкортстан – Русиядә шундый хезмәт булдырылган бердәнбер төбәк.
Җәйге айларда Марат Азнабаев җитәкчелегендә Уфа күз авырулары институты табиблары Пермь, Курган, Ырынбур өлкәләрендә, Татарстан Республикасында меңәрләгән авыруны бушлай кабул итеп, күпләренә урында хирургия ярдәме күрсәтү акциясе үткәрә.
Марат Азнабаев – дөнья күләмендә танылу алган галим. Ул –Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм Русия Медицина-техник академиясе академигы, Испаниянең барлык дөньяга билгеле Барракера институты Советы әгъзасы.
Марат Азнабаев, клиник медицина өлкәсендә Русиянең әйдәп баручы галимнәренең берсе буларак, 17 монография һәм китап, бездә һәм чит илләрдә басылып чыккан 600дән артык фәнни эш авторы булып тора. Аның редакциясендә 9 фәнни хезмәт җыентыгы, сукырлыкны һәм начар күрүне кисәтү һәм дәвалауның яңа ысуллары буенча 145 методик рекомендация басылып чыкты. Уйлап табуларга 129 авторлык таныклыгы һәм патенты бар. Профессор җитәкчелегендә 7 докторлык һәм 44 кандидатлык диссертациясе якланган. Аның укучылары Башкортстан Респуб­ликасының фәнни һәм дәвалау учреждениеләрен җитәкли.
Марат Тәлгать улының офтальмологиягә кагылышлы мәкаләләре илебездә дә, чит илләрдә дә дөнья күрә. Аның уйлап тапкан кулланмалары Мәскәү, Одесса, Минск, Казан шәһәрләрендә, Урал, Көнбатыш Себер, Ерак Көнчыгыш, Идел буе, Урта Азия төбәкләренең медицина учреждениеләренә кертелгән.
Марат Азнабаев, галим буларак, гыйльми докладлар белән офтальмологларның халыкара конгрессларында чыгыш ясый. Уфаның Русия офтальмология үзәгенә әйләнүе дә, әлбәттә, Марат Тәлгать улының гыйльми эшчәнлегенә һәм абруена бәйләнгән. Башкортстанга Германия, Кытай, Согуд Гарәбстаны, Төркия, Иордания, Кувейт һәм Сирия кебек илләрдән белгечләр тәҗрибә уртаклашырга килә.
Галимнең шәкертләре хәзер үзләре, заман таләпләренә яраклашып, клиникалар ачып, уңышлы эшләп килә, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә, Австрия, Португалия һәм башка илләрдә Башкортстан офтальмологларының данын тарата.
Талантлы профессор бүген дә яшь буынга уникаль белемен бирүне дәвам итә.

Ләйсән Якупова.