Җырчы Рөстәм Маликовка – 70 яшь
1980 ел иде. Республикабызның халык хуҗалыгы гына түгел, халкының мәдәни дәрәҗәсе югары күтәрелгән, әдәбиятта һәм сәнгатьтә зур казанышларга ирешкән чак. Ул вакытта әле эфир, экран, сәхнәләрне сәнгатьтән бик ерак торган бәндәләр басып алмаган, “җырлаучы”ларның саны тыңлаучыларныкыннан узып китмәгән. Җыр башлануның секундыннан ук халык ул тавышны танып ала: монысы Рамазан, монысы Зәки, монысы Илфак, монысы Филүс...
Менә шул елны безнең азсанлы (чөнки сәхнә йолдызлары күп булмый) җырчыларыбыз составы лирик-драматик тенор тавышлы яшь талант белән тулыланды. Казан дәүләт консерваториясендә РСФСРның халык артисткасы Зөләйха Хисмәтуллина классын тәмамлап, Уфага эшкә килгән Рөстәм Маликов иде бу.
Татарстанның Минзәлә районы Бикбау авылында 1949 елның 20 июлендә туган Рөстәм кайчан җырлый башлаганын хәтерләми. Кул эше белән утырганда әнисенең әкрен генә көйләве йогынты ясагандырмы, кичке уенда яшьләр җырлавыдырмы... Шулай да әтисе белән бертуган Гани абзыйсы аңа бәләкәйдән үк җырлар өйрәтүен әйбәт хәтерли. Армиядә хезмәт иткәндә дә, аннан кайткач, район мәдәният йортында рәссам булып эшләгәндә дә җырдан аерылмый. Үзешчәннәр концертларында катнаша. Берчак ул башкарган “Тәфтиләү”не тыңлагач, талант чаткыларын оста тоючы музыкант аңа сәнгать училищесына барырга киңәш бирә. Зур сәхнәгә юл шуннан башлана.
Бу юл җиңел булмый: укырга кергәндә аңа инде 22 яшь тулган. Инде утырып өлгергән тавышын музыка таләп иткән хәлгә китерү өчен педагогларга да, егеткә дә зур тырышлык салырга туры килә. Училищедан соң – консерватория.
РСФСРның музыкаль вузларын тәмамлаучы вокалистларның Бөтенрусия смотры (дөресрәге, эшкә тәгаенләү чарасы) 1980 елда Уфада үтте. Татар, башкорт җырларын һәм Салават ариясен соклангыч осталык белән башкарган Рөстәмне Башкорт дәүләт филармониясенә эшкә чакырдылар. Музыкаль-әдәби лекторий солисты булып эшкә тотынды. Яшьләрне классик сәнгать үрнәкләре белән таныштыруга, аларга эстетик тәрбия бирүгә зур өлеш кертте. Шушы максатта балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, һөнәрчелек училищеларында, махсус урта һәм югары уку йортларында, завод-фабрикаларда, төзелешләрдә музыкаль-әдәби кичәләр үткәрүгә күп көч салды. Аларда ул Русия һәм дөнья классиклары әсәрләрен төрле яшьтәге һәм төрле әзерлектәге тыңлаучыларга бөтен тулылыгы белән җиткерде. Чайковский, Глинка, Римский-Корсаков, Пуччини, Верди романсларын, опералардан арияләрне, татар һәм башкорт халык җырларын, З. Исмәгыйлев, Х. Әхмәтов, Н. Сабитов, Р. Мортазин, М. Вәлиев, А. Габдрахманов кебек күренекле композиторлар әсәрләрен армый-талмый пропагандалады. Үзешчәннәрнең һәм яшь авторларның байтак җырын беренче башкарып, халык арасына таратты.
Шулай ук зур сәхнәдәге тәүге җырларыннан ук Рөстәм Маликовны халык үз итте, һәр чыгышын тирән алкышларга күмеп, сәхнәгә кабат-кабат чакырып чыгарды. Уфадагы җаваплы концертларның берсе дә аның катнашлыгыннан башка үтми башлады. Башкортстанның җыр сәнгате гәүһәрләре белән ул тирә-як республика-өлкәләр, Мәскәү, шулай ук Германия, Дания, Монголия, Һиндстан, Шри-Ланка кебек илләр тамашачыларын да таныштырды.
Талантлы милләттәшебезне рәсми рәвештә олылау да үзен озак көттермәде: нибары дүрт ел эшләгәч тә “БАССРның атказанган артисты” дигән исем бирелде, шул ук елда Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителде.
1988 елда Рөстәм Маликов туып-үскән республикасына кайтып, сәхнә юлын Татар дәүләт филармониясе солисты буларак дәвам итте. 1994 елда “Татарстанның халык артисты” исеме бирелде. Репертуарын тагын да баетты, гастрольләр географиясен киңәйтте. 2011 елдан башлап бер үк вакытта Казан дәүләт мәдәният институты аерым җырлау кафедрасының өлкән укытучысы да булып эшли. Ә Уфага — концерт беләнме, берәр мәдәни чарагамы — ул ашкынып килә, чөнки кая карама — дуслары, аңа ихтирам саклаучы тамашачылары. Сәхнә эшчәнлегенә аяк басканда концертмейстер, БАССРның халык артисты Радик Хәбибуллин белән бергә эшләүне бәхеткә санады. “Ул минем икенче педагогыма әверелде, аның белән репетицияләр һәм чыгыш ясавым консерваториядә укуымның дәвамы булып торды”, — ди ул.
Бергә бик күп юллар үткән данлыклы баянчы, Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Ридик Фәсхетдинов белән дә элемтәләрне йомшартмый. Өлкән сәхнәдәшенең сәламәтлеге шактый какшап киткән иде, өстәвенә, бер-бер артлы ике энесен дә югалтты. Мөмкинлек табып, Рөстәм аның хәлен барып белеште. Күптәнге җырчы дустым белән мин шунда — Фәсхетдиновлар өендә янә очраштым. Ул миңа яңа аудиокассетасын бүләк итте.
Рөстәмнең кайчак: “Мине хәзер Муса Маликовның әтисе буларак ныграк беләләр”, — дип шаярып әйткәне бар. Чынлап та, Рөстәм белән Гүзәлнең (ул да сәнгать кешесе) Уфада 1983 елда туган уллары Мусаны туксанынчы елларда “татар Робертино Лореттие” дип йөрттеләр, ул заманда бик популяр булган. “Иртәнге йолдыз” конкурсында Гран-при яулады.
Аңардан ун яшькә кече Гайса да җыр-моң дөньясына сабый чактан ук кереп китте.
Хәер, кече Маликовлар ирешкән казанышлар — аерым зур мәкаләләр темасы. Мәсәлән, чит илдә Музыка академиясе тәмамлаган Муса күптән инде Халыкара конкурс лауреаты. Көйләр дә яза. Югарыда телгә алынган аудиокассетада да аның берничә җыры бар.