Әлшәй районы хакимияте башлыгы, Башкортстанның мәгариф отличнигы, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Дамир Мостафинны якташлары шуңа да тирән хөрмәт итә
Республиканың район хакимият башлыклары арасында йөз чалымнары, кыяфәте, холкы-фигыле белән генә дә үз төбәгенең асыл сыйфатларын бар тулылыгы белән чагылдырып торучы байтак шәхесләр белән аралашырга туры килде. Шушы күзлектән караганда, Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Радик улы Мостафин да туган төбәгенең тулыканлы вәкиле саналырга хаклы. Аның йөз-кыяфәтеннән үк күпчелек халыкны башкорт-татар тәшкил иткән Әлшәй кешесе икәнлеге күренеп тора сыман. Моңа аның тугандаш милләтләр – башкорт-татар гаиләсендә туып-үскәнлеген дә өстик.
Аның әтисе Радик Тимерхан улының нәсел тамырлары Ташлы авылына тоташса, әнисе Наилә Исмәгыйль кызы – чыгышы белән Бәләбәй тарафларыннан. Рәсми чыганакларда исә Дамир Мостафинның туган урыны итеп Әлшәй районының Кармыш авылы күрсәтелгән. Монысы инде әтисенең һөнәри хезмәт эшчәнлегенә бәйле. Элек укытучыларны бер төбәктән икенчесенә күчереп йөртү гадәти саналды. Ә укытучы Радик Мостафин Әлшәйнең киң катлам кешеләре өчен шактый билгеле шәхес. Сабый чагында ятим калып, балалар йортында тәрбияләнә ул. Аннары Тимирязев исемендәге укытучылар институтында (хә-зерге БДУ) укый. Яшьле-гендә Радик Мостафин хәзер республикада киң билгеле шәхесләрдән Рәми Гарипов, Урал Бакиров, Рамазан Янбәковлар белән аралашып үсә. Сәләтле педагогның һөнәри эшчән-легендә биек үрләр яулавына, югары дәрәҗәләр алуына әлеге үзенчәлекле мохитнең дә тәэсире булгандыр, әлбәттә.
Ни аяныч, Радик ага күптән вафат, авыр туфрагы – җиңел, урыны оҗмахта булсын. Укытучы баласына һөнәр сайлаганда икеләнергә урын калмый сыман, бу җәһәттән юнәлеш тә күптән ачыкланган кебек. Әмма Ташлы урта мәктәбен тәмамлагач, үзаллылыкны үзенчә төсмерләгән Дамир хәрби һөнәр алырга карар итә, документлар туплап, Ульяновск югары команда училищесына юллана. Тәү-ге имтиханнарны уңышлы тапшыргач, күңеленә шик төшә бит егетнең: хәрби һөнәр кирәкме миңа? Моңа җавапның тискәре булганлыгы хәзер, әлбәттә, билгеле. Ә ул чакта дуамаллыкның беренче сабагын алган егеткә туган якларга кайтып, ата-ана алдында җавап тотарга туры килгән-леге аңлашыла. Ә бит республика уку йортларында кабул итү имтиханнары тәмамлануга барган вакыт бу. Шуңа да карамастан, Башкорт дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына таләп ителгән документларны тапшырып, имтиханнарны уңышлы биргәч, конкурсны да үтәргә насыйп була аңа. Менә шулай уку йортына кабул итү вакытының соңгы мизгелендә студент булып китә Дамир Мостафин.
1981 елда дипломлы яшь белгечне эшкә Ташлы авылы мәктәбенә җибәрәләр, хезмәт юлын ул физика укытучысы булып башлый. Совет чорында кадрларны сайлап алуга зур игътибар бирелүе, вазыйфага тәгаен-ләнүчеләргә каты таләпләр куелуы яхшы билгеле. Педагогик коллективта олы абруй казануын, оештыру сыйфатларын исәпкә алып, унике еллык хезмәт стажына ия тәҗрибәле белгечне 1993 елда Ташлы мәктәбе директоры итеп үрләтәләр. Дамир Мостафин бу вазыйфада 1996 елга кадәр хезмәт сала. Алдагы еллардагы хезмәт баскычлары Ташлы авыл Советында хакимият башлыгы, аннары инде биредәге “Союз” хуҗалыгында (соңрак – “Ташлы” җәмгыяте) рәис вазыйфаларына бәйле. Бер сүз белән әйткәндә, авылда төрле өлкәләрдә эшләп, сынау үтә, ярыйсы ук тәҗрибә туплый. Шуңа да Дамир Мостафинның 2001 елда 42 яшендә район дәрәҗә-сендәге вазыйфага – Әлшәй район Советы рәисе урынбасары итеп күчерелүе гаҗәп тә түгел. Берникадәр вакыт район Советы секретаре вазыйфасында эшләп алгач, 2004 елның 2 апреленнән ул – Әлшәй районы хакимияте башлыгы, 2012 елда исә әлеге вазыйфага кабаттан сайлана.
Хезмәт вазыйфасы бу юлларның авторын Әлшәй тарафларына 2014 елда гына китерсә дә (“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе хез-мәтләндергән районнарга Әлшәй дә өстәлде), район хакимияте башлыгы, төбәк-тәге хәлләр турында элек-тән дә хәбәрдар идем, әлбәттә. Күптәнге танышым, Бүздәк районы хакимиятенең элекке башлыгы мәрхүм Ренат Шәрипов белән Дамир Мостафин пединститутта бер чорда һәм бер үк факультетта укыганнар. Алар арасында студент елларында туган дуслык соңыннан да дәвам итте. Элекке курсташларны берләштерүче янә бер сыйфат турында да әйтеп үтәсе килә – бу аларның эш стиле. Монысы инде яшьлектә сайланган төп һөнәрдән – укытучылыктан чыга. Дамир Радик улының педагогик стажы 15 елдан артык, кыска гына итеп әйткәндә, мәктәп тормышына энә-сеннән җебенә кадәр төше-нер өчен җиткелекле вакыт. Моңа аның һөнәри осталыкта шактый югары дәрәҗәгә ирешүен дә билгеләп китү урынлы. Мәсә-лән, 1993 елда ук, ягъни һөнәри конкурслар үткәрү гадәткә генә кергән чорда Ташлы мәктәбенең физика укытучысы Дамир Мостафин Әлшәй районы тарихында беренче тапкыр “Ел укытучысы” исеменә лаек була.
Аның эш стилендә педагогик алымнарга (фәнни яссылыкта караганда да алар бихисап, әмма бер-ләштерүче сыйфат – кул астында эшләүчеләргә кешелекле мөнәсәбәт) өстенлек бирүен өнәп бетер-мәүчеләр генә түгел, хәтта тулысынча инкарь итүчеләр дә бар. Ягъни заманы – башка, алгы планда бүген икътисад тора, базар мөнә-сәбәтләре исә эшчәнлектә катылык сорый. Әлеге карашның республика кү-ләмендә киң тарала баруына мисал – соңгы чорда район хакимиятләре башлыклары арасында һөнәре буенча педагоглар азайды бит. Дамир Мостафинның исә бу җәһәттән үз фикере: эшчәнлектә бүген өстен-лекне нәкъ менә үз эшенең остасы булган белгечләргә бирү максатка ярашлы. Район мисалында, мәсәлән, һәр тармакны бу өлкәдә компетентлы белгечләр җитәк-ли. Хакимият башлыгы вазыйфасына менә шушы бердәм команданы анык максатларга юнәлтү, аннары инде эшкә ныклы күзәтчелек итү йөкләтелгән. Әйткәндәй, җитәкчелектә урынбасарларына таянып, район хакимияте башлыгы аларга тулы ышаныч та күрсәтә. Монысын инде шуннан да төсмерләргә мөмкин – урынбасарлар һәм бүлек мөдирләренең барысы да диярлек ул хаки-мияткә килгән чордан башлап бүген дә хезмәт сала.
Әлшәй районының агросәнәгать комплексы куәтләре, социаль үсеш дәрә-җәсе белән республиканың әйдәүче төбәкләре исемле-гендә торуы яхшы билгеле. Моны төбәк әлеге юнәлеш-тәге төп күрсәткечләрнең берсе – сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы җитештерү күләмнәре белән тулысынча аклый. Бу җәһәттән шуны аерым билгеләү мөһим: инвестицияләр җәлеп итү юнәлешендәге ун еллап элек башланган эшчәнлек үзенең нәтиҗәләрен бирә. Район икътисадының бү-генге торышын соңгы вакытта барлыкка килгән “Башкорт бройлеры”, “Әлшәй-ит”, “Ашлык компаниясе” кебек заманча предприятиеләр билгели. Бу урында шуны да әйтеп үтик: Әлшәй районы хакимияте төбәккә йөз тоткан инвесторлар белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырып, ул чорда алдан күрмәсә, төбәк икътисадындагы бушлык бүген үзен аеруча аянычлы сиздерер иде. Шул ук вакытта, төбәктә электән тупланган икътисади куәтләргә дә яңа сулыш бирә алдылар. Моңа мисал итеп Раевка шикәр заводын күрсәтү дә җитә. Әлеге чорда Русиянең җитмештән артык шикәр заводлары арасында әйдәүчеләрнең берсе саналган бу агросәнәгать предприятиесе район икътисадына зур өлеш кертүе белән бергә, район үзәгендә яшәүчеләрне эш урыннары белән дә тәэмин итә. Гомумән, районның аграр тармагында да саллы гына нәтиҗәләр бар. Ашлык җитештерүгә һәм терлекчелеккә махсуслашкан заманча предприятиеләр белән беррәттән, хәзер инде тернәкләнеп киткән крестьян-фермер хуҗалыклары авыл хуҗалыгы җитеш-терүенең киләчәктә ныклы үсешенә өмет бирә.
Хәзерге чорда Дамир Мостафин республиканың авыл районнары хакимият башлыклары арасында иң озак эшләүчеләр исәбендә. Монда инде аның хезмәт һәм тормыш юлында туып-үскән төбәгеннән аерылмавын да билгеләү таләп ителә. Әлеге үзенчәлек, безнеңчә, төбәк башлыгы өчен генә түгел, бәлки биредә яшәүчеләр өчен дә зур әһәмияткә ия. Шушы күзлектән караганда, хакимият башлыгының төбәктәге социаль мәсьәләләргә бигрәк тә игътибарлы булуы табигый, әлбәттә. Бу юнәлештә районда күп эшләнә. Дамир Радик улының мәгариф өлкәсен аеруча якын итүе аңлашыла. Әйткәндәй, матди-техник үсеш ягыннан моның нәтиҗәләре саллы, район авылларында яңа мәктәпләр, балалар бакчалары төзелеп тора. Соңгы елларда мәгариф учреж-дениеләрен авылның иң күркәм урыны дәрәҗәсенә күтәрү буенча максатлы эш башланды. Сәламәтлек саклау районда шулай ук зур үзгәрешләр кичерүче өлкә. Быел гына, мәсәлән, фельдшер-акушерлык пунктларын яңарту буенча махсус программага ярашлы, 19 медицина пунктына канализация челтәрләре корылды, бу эш дәвам иттерелә. Гомумән, төбәктәге социаль проектларның тормышка ашырылуы район хакимияте башлыгының ныклы күзәтүендә тора.
Туган төбәк халкын бер-ләштерү максатында, Әл-шәй районында республикада беренчеләрдән булып авыллар бәйрәмнәре үткәрелә башлаган иде. Әлеге чаралар төрле исем астында оештырылса да, алар-ның максатлары булып әлшәйлеләрне, якташларны туган төбәк мәнфәгать-ләрендә берләштерү тора. Әйткәндәй, туган ягының патриоты сыйфатында, мондый күркәм чараларның үзәгендә булуны Дамир Радик улы үзе дә игелекле гамәл итеп саный.
Шушы көннәрдә 60 яшен тутырган юбиляр турында янә дә шундый мәгълүмат биреп үтик: туган төбәгендә генә түгел, республикада киң билгеле бу шәхеснең асыл сыйфатлары арасында аның кеше-ләргә игътибарлы, кешелекле һәм кечелекле җитәкче булуы сокландыра. Боларга өстәп, аның хоккей һәм шорт-трек буенча спортчы даны, шәхси тормышында табигый тыйнаклыгы, җыр-моңга мөкиббәнлеге, бер-ничә музыка коралында килешле уйнавы турында да әйтик. Җәмәгате, шулай ук һөнәре буенча укытучы Гөлйөзем ханым белән алар ике балага тәрбия биреп, олы тормышка чыгардылар. Яраткан басмасы – “Кызыл таң” гәзите укучылары исеменнән Дамир Радик улын истәлекле гомер бәйрәме белән ихлас кайнар котлыйбыз.
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.