+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Юбиляр
25 октябрь 2019, 03:38

Үзе дә, холкында да — Октябрь!

Күренекле галим, публицист, җәмәгать эшлеклесе Октябрь Вәлитовка — 85 яшь

Күренекле галим, публицист, җәмәгать эшлеклесе Октябрь Вәлитовка — 85 яшь


...2005 елның язында, “Кызыл таң”да эшләүче яшь журналист буларак, Нефтекама шәһәрендә үтүче “Студент язы” фестивален яктыртырга командировкага юлладылар. Чара кичке якта узганлыктан, яхшылап төшке ашны ашап, татарча әйт­сәк, бер самавыр чәйне бушатканнан соң гына юлга кузгалдык. Әй­тергә кирәк, нәкъ әнә шул бер самавыр эчелгән чәй юлда үзен сиздерде дә инде, ә март ахыры булганлыктан, юл буенда туктарлык түгел, кайда да пычрак һәм күлләвекләр. Гөнаһым шомлыгы, ул чорда Дүртөйле тирәсеннән Нефтекамага кадәр автозаправкалау станция­ләрендә дә бер генә эшләгән бәд­рәфкә дә очрамадык. (Соңыннан бу хакта тәнкыйть мәкаләсе дә язып чыктык әле). Кыскасы, Нефтекама шәһәренә, дөресрәге, “Студент язы” фестивален оештыручы БДУның Нефтекама филиалына, чын мәгъ­нәсендә, кыс­талып барып кердек. Һәм, аңлашыла инде, моңа кадәр таныш булмаган укыту учреж­дение­сендә кергән беренче бүлмәбез дә бәдрәф булды...


Кердек тә, ялгышмадык микән, дип арытыбызга борылдык. Чөнки мондагы чисталык, пөхтәлек, тәртип ул елларда БДУның Уфадагы төп корпусларындагы бәдрәфләрдә булу түгел, төшкә керерлек тә хәл түгел иде. Соң төп вуздагы бәдрәфләр тәмәке төтененә, башка шакшы исләргә сасыган булса, монда тәрәзә төбендә үрмә гөлләр үсеп утырсын инде!

Бу хакта БДУның ул чактагы Нефтекама филиалы директоры Октябрь Кәли улы Вәлитов бүлмәсенә кергәч тә сүз кузгаттык. Ә ул аңа гына хас тыйнаклык белән һәм тыныч кына: “Туган, бөтен җирдә дә тәртип булырга тиеш, шул исәптән бәдрәфтә дә”, — дип җаваплады. Хәер, шушы тыйнак караш, тыныч холык артында никадәр көчле, ут өертеп эшләүче һәм эшләтүче җитәкче, юктан бар ясаучы булдыклы ир-узаманы һәм кайда да тәртип булдыручы, чәчәк аттыручы шәхес торуына без соңрак, Октябрь Вәлитов белән еллар дәвамында аралаша-аралаша һәм бик күп мөкатдәс эшләренә үзебез шаһит булганнан соң гына төшендек.

Ә шәһәрнең Яшьләр сараенда ул чакта оештырылган студентларның иҗат фестивале чыннан да бик югары дәрәҗәдә, күңелдә уелып калырлык булып үтте. Аеруча бер нәрсә таң калдырды: фестивальдә БДУның Нефтекама филиалыннан гына да дистәгә якын коллектив чыгыш ясады. Барысында да чагу, күз явын алырлык костюмнар, чыгышлары югары һөнәри дәрәҗәдә, күпләре инде республика, илкүләм дәрәҗәдәге конкурсларда катнашкан, лауреат исемнәре алырга өлгергән, ялгышмасам, хәтта халык исеменә ирешкән коллектив та бар иде. Соң ул вакытта биш ел элек кенә оешкан вуз филиалында сәнгатьне ничек шушы югарылыкка күтәрергә мөмкин? Бу сорауны минем Октябрь Кәли улының үзенә дә биргәнем булды.

—Филиалда көчле сәнгать үзәге булдыру, аны шушы югарылыкка күтәрү бер эш, без бит филиалның үзен дә чын мәгънәсендә тигез урында булдырдык. Хөкүмәт карары чыккан һәм мин тәүге директоры итеп тәгаенләнгән 2000 елда БДУның Нефтекама филиалының базасы юк дәрәҗәсендә иде. Эшне элекке мәктәп бинасында башлап җибәрдек һәм биш ел дигәндә филиалны Башкорт дәүләт университеты структурасында гына түгел, ил күләмендә күп җәһәттән иң абруйлы уку йортлары югарылыгына күтәрә алдык. Әлбәттә, җиңел булмады. Тәүдә, төпле, ышанычлы белгечләрне җәлеп итеп, көчле коллектив тупланды. Бер үк вакытта уку йортының матди-техник базасын яңарту, яхшырту, заманча таләпләргә яраклаштыру буенча колачлы эш җәелдерелде. Рәхмәт, бу җәһәттән республика Хөкүмәте дә, БДУ җитәкчелеге дә, Нефтекама һәм якын-тирә шәһәр-районнар хакимиятләре дә һәрдаим ярдәм кулы сузды. Нәтиҗәдә, танымаслык булып үзгәреш кичергән филиалның төп корпусыннан тыш башка укыту биналары, башкаладан җәлеп ителгән абруйлы галимнәрне яшәтү өчен үз кунакханәсе, студентлар өчен тулай торагы, шөгыльләнү өчен бай китапханәсе, спорт һәм тренажерлар заллары, мәдәни-күңел ачу үзәге һәм башка бик күп мөһим объектлар һәм уңайлыклар барлыкка килде. Ә инде ныклы матди-техник база һәм көчле педагогик коллектив булдырылгач, укыту процессыннан тыш, студентларны киңкырлы, шул исәптән иҗади сәләтләрен үстерү өчен дә киң мөмкинлекләр ачылды. Гомумән, мин баштан ук шундый таләп куйдым: филиалдан студентлар тирән, төпле һөнәри белем алып кына түгел, ә һәр җәһәттән үсешкән киңкырлы шәхес булып чыгарга тиеш. Һәм без шуңа ирештек тә: БДУның Нефтекама филиалын тәмамлаган белгечләрне бүген республика, ил халык хуҗалыгының барлык тармакларында һәм төрле югары вазыйфаларда күрергә мөмкин. Бу — безнең өчен бик куанычлы, әлбәттә. Иң мөһиме — әлеге күркәм традиция бүген дә дәвам итә, шул исәптән сәнгатькә игътибар да уку йорты эшчәнлегендә иң югары дәрәҗәдә кала. Әйтимме ни өчен? Чөнки сәнгать белән шөгыльләнгән кеше, беренчедән — талантлы, икенчедән — аның күңеле чиста, рухи дөньясы бай була. Өченчедән исә, яшь кеше сәхнәгә, халык алдына чыккан саен, аның ораторлык, аудитория алдында үзен тоту сәләте арта. Ә бу сыйфатлар юристка да, икътисадчыга да, филологка да, башка һөнәр ияләренә дә бердәй кирәк. Менә шуңа филиалда сәнгатькә шул дәрәҗәдә игътибар бирелә дә инде, туган, — диде бу уңайдан Октябрь Вәлитов БДУның Нефтекама филиалын җитәкләгән эшчәнлек чорына караш ташлап.

Әйе, Башкорт дәүләт университеты өчен дә, республиканың төньяк-көнбатыш төбәге халкы өчен дә яхшы мәгънәдә чын-чыннан инкыйлаб, бу очракта Октябрь инкыйлабы ясаган шәхес булып тарихка кереп калды Октябрь Вәлитов. Башкортстанның төп вузы, беренче чиратта, аның тырышлыгы белән шушы рәвешле көчле, федераль Аттестация комиссиясе тарафыннан да һәрчак үрнәк итеп куелган яңа филиалга ия булса, Башкортстанның төньяк-көнбатыш төбәген төяк иткән дистәдән артык район халкы исә баланы кайда укытыйм икән, дигән баш бәласеннән котылды. Соң янәшәдә генә шундый көчле югары уку йорты бар икән, нигә берничә йөз чакрымдагы башкала яки чит төбәкләр вузларына ынтылырга?! Бәй, Башкортстан яшьләренең читкә китү проблемасын хәл итүгә дә иң тоемлы өлешне Октябрь Вәлитов керткән булып чыга түгелме соң? Ул гына түгел, аларны үзебездә калдыруның төп юлын да күрсәткән әле. Югары белем бирүне һәм шәхес тәрбияләүне үзебездә Нефтекама филиалындагы кебек сыйфатлы һәм федераль дәрәҗәдә үрнәкле итеп оештыру гына кирәк икән бит ләбаса! Әнә бит ике дистә елга якын вакыт эчендә ике дистә мең чамасы яшьләр, чит төбәк вузларына китмичә, нәкъ Нефтекама филиалын сайлаган. Шушы вакыт эчендә генә биредә 50гә якын кандидатлык, берничә докторлык диссертациясе якланган. Димәк, эшне тиешле югарылыкта оештыру гына кирәк!

Бәлки, нәкъ әнә шулай эшне сыйфатлы итеп, югары дәрәҗәдә оештыра белгәнгә күрә дә Октябрь Кәли улын 80 яшь үренә чыкканда да БДУ җитәкчелеге дә, үзе җитәкләгән коллектив та филиал директоры вазыйфасыннан җибәрергә теләмәде. Бары тик филиалда почетлы советник сыйфатында калу, уку йорты эшчәнлегендә даими катнашу шарты белән генә ул гаризасын канәгатьләндерә алды.

Читләшмәде, билгеле, Октябрь Вәлитов үзе тудырган коллективтан. Четерекле мәсьәләләр туса да, киңәш сорап та, беренче чиратта аның янына киләләр, үзе дә юл төшкән саен Уфадан Нефтекамага барып, филиалның хәлләрен белеп тора.

Югарыда без бүген 85 яшьлек күркәм гомер бәйрәмен билгеләүче Октябрь Кәли улының күбрәк җитәкчелек эшчәнлегенә тукталсак, аның шушы еллар эчендә туп­ланган гыйльми багажы да зур соклану тудыра. Тарих фәннәре кандидаты, философия фәннәре докторы Октябрь Вәлитов — егермедән артык монография, уку кулланмасы һәм китап, 600дән артык гыйльми һәм публицистик мәкаләләр авторы. Һәм аларның барысы да үзәк федераль һәм республиканың рәсми матбугатында дөнья күргән.

Әйтергә кирәк, бу юнәлештәге колачлы эшчәнлегендә дә Октябрь Кәли улы агым буенча йөзүче түгел, ә тормыш дигән елгада очраган аркылы агачларны кисеп, юл ачучы, түмгәкләрне тамырдан йолкучы, чүпне җыеп ярга чыгаручы шул ук яхшы мәгънәдә инкыйлаб ясаучы, чистартучы, тазартучы, төзүче, төзек­ләндерүче, тәртип урнаштыручы булып кала. Гомумән, мин аның эш юктан буш мәкалә язып яисә фактлар белән ныклы нигезләнмәгән, көнүзәк проблеманы күтәрмәгән чиле-пешле язма китергәнен хәтерләмим. Октябрь Кәли улы мәкаләсе икән, аннан галимлек тә, гадилек тә, киң диапазон һәм күпкырлылык та, объектив тәнкыйть тә, кыскасы, Октябрьлек әллә каян кычкырып тора. Хәер, монысы инде Октябрь Вәлитовның озак еллар ВЛКСМның Башкортстан Өлкә Комитетында пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире, Югары партия мәктәбен тәмамлаганнан соң КПССның Башкортстан өлкә комитетында җаваплы вазыйфаларда, 1981-82 елларда БАССР Министрлар Советы каршындагы Матбугатта дәүләт серен саклау буенча Баш идарәдә начальник булып, аннары Башкорт­станның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат серен саклау буенча дәүләт инспекциясе начальнигы булып эшләгән чорыннан ук киләдер. Республикада матбугат өчен төп җаваплы кешеләрнең берсе буларак, ул үзе өчен дә әйткән, язган һәр сүзнең – гадел, тәнкыйть икән, объектив һәм гомум җәмгыять файдасына юнәлтелгән булырга, һәм әлбәттә инде, барлык мораль-этик кагыйдәләргә, закон һәм кешелек нормаларына туры килергә тиешлеген төп кагыйдә итеп алды.

Әйткәндәй, Октябрь Кәли улы үзенең тәүге “инкыйлабын” әле мәктәптә укыганда, моннан 70 еллар элек үк ясый. Авылдагы кире күренешләр турында ул район гәзитенә язып җибәрә. Кире күренешләр дә гамәлдән чыгарыла, Октябрь Вәлитовның да башыннан сыйпамыйлар, билгеле. Аның каравы, ул шушы вакыттан матбугат сүзенең көчен тоя һәм гомере буе аңа тугрылык саклый!

Алдагы чорда да Сезгә күркәм эшләрегез белән дә, саллы гыйльми мәкаләләрегез белән дә, заман проблемасын күтәрүче публицистик язмаларыгыз белән дә тагын бик күп мөһим, гомум җәмгыять файдасына булган “инкыйлаблар” эшләп яшәргә язсын, хөрмәтле Октябрь Кәли улы. БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Баш­кортстанның атказанган фән эшлеклесе, “Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” ордены, башка бик күп дәүләт бүләкләре, медальләр лауреат исемнәре белән билгеләнгән гомер көзегез соң өлгерүче сорттан булган яңа уңышлары белән дә сөендерсен. Бәрәкәтле имин еллар һәм озын гомер телибез Сезгә!


Илдар Фазлетдинов.

Читайте нас