Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Башкортстан Республикасы икътисады: үткән һәм бүгенге арасында” конференциясе форматында үткәрелгән БР Фәннәр академиясе Президиумы һәм БАГСУның Гыйльми советы утырышында катнашты. Чара академик, икътисад фәннәре докторы, профессор Әнәс Мәхмүтовның 90 яшенә багышланды.
Төбәк җитәкчесе галимне юбилее белән котлады һәм күпьеллык хезмәте өчен аңа Салават Юлаев ордены тапшырды.
- Сез - әйдәүче идарәчеләрнең берсе, алдынгы педагог, авыр елларда республикабызның үсешен билгеләгән Башкортстан икътисад мәктәбенә нигез салучы. Сез Башкортстан Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен булдыруда актив катнаштыгыз, озак еллар аның ректоры булдыгыз. Республикада биредә укымаган яисә белемен камилләштермәгән җитәкче һәм дәүләт, муниципаль орган хезмәткәрен табу авыр, -- дип билгеләде Радий Хәбиров. – Рәхмәт сүзләрен сезгә шәхсән җиткерәсем килә. 1990 елларда аспирантурадан соң мин эшкә килдем һәм үземне дә Сезнең укучыгыз дип саныйм. Сез һәрвакыт иҗат итәргә мөмкинлек бирүче җылы, шәфкатьле мохит булдырдыгыз. Бүген дә туган республикабыз хакына фән белән шөгыльләнүегез шатландыра. Зур рәхмәт Сезгә!
Әнәс Хөсәен улы Мәхмүтов 1930 елның 15 гыйнварында Чишмә районының Яңа Усман авылында туа. Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын, КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Җәмгыять белемнәре академиясен тәмамлый. Башкортстанның ВЛКСМ обкомында эшли, республиканың мәдәният министры урынбасары була.
1991 елда Башкортстан Президенты каршында Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе – идарә итүче кадрлар әзерләүче махсус уку йорты булдырыла. Әнәс Мәхмүтов аның беренче ректоры, соңрак академия чыгарган “Икътисад һәм идарә” фәнни-гамәли журналының баш мөхәррире була.
Икътисад буенча 300дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән "Башкортстан Республикасының озайлы вакытка үсеш концепциясе"нең авторы.
Әнәс Мәхмүтовка “Башкорт АССРның атказанган фән эшлеклесе” (1977), “Русия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе” (1990), “Русия югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәре” (1999) исемнәре бирелгән. “Башкортстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” (2010), Салават Юлаев (2020) орденнары, СССР һәм Русия Федерациясе медальләре белән бүләкләнгән.